16+

Әдилә Сәфәрова: «Без подружкаларга авыз ачтырырга тиеш түгел, фәкыйрьләрне эзләп табарга тиеш...»

ТНВ алып баручысы Әдилә Сәфәрова социаль челтәрендәге сәхифәсендә

Әдилә Сәфәрова: «Без подружкаларга авыз ачтырырга тиеш түгел, фәкыйрьләрне эзләп табарга тиеш...»

ТНВ алып баручысы Әдилә Сәфәрова социаль челтәрендәге сәхифәсендә

"Ничә ел күзәтәм. Ифтарлар. Берничә бай хатын күрешә дә, бай булмаса да, хәлле инде, подружкалар, авыз ачалар. Бер көнне берсенә кунакка баралар, бер көнне берсенә. Купшы табын әзерләнгән булса, и тотыналар мактарга! Табын әзерләп торасы килмәгәннәр заказ бирә. Яки ресторанга чакыра. Ресторанда бер кешегә ифтар табыны 1400-2000 сум. Шуны унга тапкырласаң, 20000 килеп чыга. Бер тапкыр җыелып ашау.
Рамазан аеның асылы бит мескен-фәкырьләрне эзләп табуда, шуларны ашатуда. Ач торуның асылы да шунда бит, мескеннәрнең хәлен аңлау. Шул 20 мең акчаңны илтеп бир мохтаҗ гаиләгә. Юк, алай эзләп йөрергә иренәбез, ялкауланабыз. Ислам диненең нигезе дә шунда. Мохтаҗларны булдырмау. Зәкәт бирүнең асылы да шунда. Байлар ярлыларны гел кайгыртып тору.
Без подружкаларга авыз ачтырырга тиеш түгел, фәкыйрьләрне эзләп табарга тиеш.
Туганнарны җыю анысы икенче нәрсә. Анысы изге. Туганлык җепләрен ныгыту динебездә аерым бер дәрәҗәдә. Шул табын артында вәгазь тыңлап кемдер намазга баса, дингә килә. Димәк, бу мәҗлес нәтиҗәле булган дигән сүз.
Фэшн ифтар, бизнес ифтар дигән һ.б. чараларны мин гомумән дә аңламыйм. Ул чаралар өчен башка вакыт бар. Өйдә Коръән укыйсы урында мөслимәләр, тематикасы буенча кызыл, яшел, ак күлмәк эзләп Казан бутикаларында җилдерә.
Эх, бабаларыбыз күрсә безнееее. Пәйгамбәребез (СГВ) күрсәәә... Ахырзаман шушы икән инде дияр идеме?
Беркемне дә гаепләмим. Үз фикерләремне генә язам. Күптән борчыганны. Дин - ул тыйнаклык. Рамазан ае ул тәүбә ае, чистарыну, тәрбия ае.
Мин дөрес уйламасам, аңлатыгыз миңа, ялгышсам - төзетегез. Мине ифтарга чакырганда гел икеләнеп калам, мин бит фәкырь түгел дим. Икенче яктан, чакырган җиргә барырга кушкан", дип язган Әдилә үз блогында.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

19

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    8

    0

    Бигрәк дөрес язгансыз!

    • аватар Без имени

      5

      0

      Дөрес фикерләр.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Миндэ сезнен белэн килешэм

        • аватар Без имени

          1

          0

          Ә мин ту андарымды ,әхирәттәремде са ырам,бе ең арттан ура алар тотһондар,дингә тартылһындар ,вә әз тыңлаһындар,тип

          Мөһим

          loading