16+

Адәм акыллары бар

Минем бу язганнарга ышанырсызмы-юкмы, белмим. Хәер, берәрсе бу хакта сөйләсә, үзем дә бик ышанып бетмәс идем. Ләкин сүзләремдә тамчы да ялган юк.

Адәм акыллары бар

Минем бу язганнарга ышанырсызмы-юкмы, белмим. Хәер, берәрсе бу хакта сөйләсә, үзем дә бик ышанып бетмәс идем. Ләкин сүзләремдә тамчы да ялган юк.

Безнең Назлы (кушаматы шундый) песиебез «рәхмәт» әйтә белә. Ишек ачып кертсәң, шундый эре кыяфәт белән бусаганы атлап уза да, борылып, «мияу» дип китеп бара. Беркайчан да ишектән дәшми генә, авызын йомып керми. Әдәпле песи.

Назлының ишек белән булган хикмәтләре шактый. Коридорда калып, өйгә керәсе килсә дә, фатир ишеген ача алмый бит инде – буе да, көче дә җитми, ләкин ул песи генә булса да аптырап тормады, ишекнең тоткасына сикерә башлады. «Шылт» иткән тавыш чыгарып, үзенең коридорда калганын, бик тә өйгә керәсе килгәнен шулай белдерә торган булып китте. Без дә моңа ияләштек, тоткыч тавышын ишетүгә, ишекне ачабыз. Ә ул, «рәхмәт»ен әйтеп, өйгә уза.

Ә көннәрдән бер көнне, дөресрәге, төннәрдән бер төнне барыбызны да шаккатырган хәл булды. Төнге сәгать өчтә ишектә кыңгырау шалтырады. Аның тавышына уянып, «Бу вакытта кем йөри? Юньле кеше булсын инде», – дип коридорга чыксак, беркем дә эндәшми. Ишекне ачып караган идек, берәү дә юк. Ә кыңгырау һаман шалтырый. Ул да булмады, коридордагы шкаф башыннан песиебез сикереп төште. Ул, хәйләкәр, ишек кыңгыравының чыбыкларын ялап, шулай тоташтыра икән. Звонок биреп керү аның үзенә дә ошап китте, күрәсең. Хәзер төнлә өйгә керәсе килсә, чыбыкларны гына ялый. Ә безгә татлы йокыбыз бүленмәсен дисәк, аны кичен барлап өйгә керткәч кенә ятарга туры килә.

Шулай да ара-тирә аның кыңгырау төймәсенә «басканын» тыңлаштыргалыйбыз. Бервакыт ирем, шаяртып: «220 вольт тоташтырам бит!» – диде. Шулвакытта сез Назлының карашын күрсәгез иде. Күзләре белән ул «Син нәрсә, акылыңнан яздыңмы әллә? Миннән башка ничек яшәрсез?» дигәндәй карап тора иде. 

Назлының иң яраткан урыны – аквариум яны. Анда гел ут янып торгач, җылы да, якты да, балыклы да. Мәш килә инде шул балыкларны карап. Күзен дә йоммый күзәтә. Менә-менә тотармын, аннан кабып йотармын дип хыяллана. Телләрен дә ялмап куя хәтта. Бар буена сузылып, үрелеп суга тәпиен дә тыгып карый. Ләкин балыклар да башлы: аквариум стенасының калын булуын, үзләрен саклыйсын беләләр. Исләре дә китми, үртәп йөзә бирәләр.

Ә суны барлык песиләр шикелле үк яратмый инде ул. Үзе яратмау гына бер хәл, безне дә ванна бүлмәсенә кертми. Берәрсе юына башласа, батып үләрләр дип курыккан сыман, кызганыч мияулап тора. Бигрәк тә балалар өчен борчыла. Ишекне ачып, үзеңнең исән икәнеңне күрсәтмичә, китми. Менә шундый хикмәтле песи.

Беркөнне без дә үзебезнең Назлыны югалттык. Гаилә әгъзасына әйләнгән бит инде, мәшәкате булса да, күңелсезләнеп калдык. Балалар аеруча моңсуланды. 16 катлы йортыбызның бөтен баскычлары буйлап йөгереп, песине эзләделәр. Ишек ачык калган саен, иреккә омтыла иде, чыгып качкан, күрәсең. Шактый эзләгәч, 10нчы каттан тапканнар. Адашкан, бер ишек төбендә мияулап торган. Үзенекеләрне күргәч, каршыларына йөгергән. Хәзер ишек ачык булса да, янына да бармый. Борынын тыгып карый да кире өйгә чаба, кабат адашасы килми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading