16+

АДӘМНӘР (ТӨНГӘ КАРШЫ ҺӘМ ЙӨРӘГЕ НЫК БУЛМАГАННАРГА УКЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛМИ)

Гәрәй Бәхриядән балтаны сорап алды. Кызы ябык, кипкән тәненә әллә нинди капчык, палас кисәкләреннән ясалган бишмәтме, чикмәнме сыман нәрсәсен өстенә салды, башына – Зәйнинең бүреген, аягына әнисенең иске киез ката калдыгын киде, билен җеп белән буды да атасы белән бергә йортка чыкты.

Гәрәй Бәхриядән балтаны сорап алды. Кызы ябык, кипкән тәненә әллә нинди капчык, палас кисәкләреннән ясалган бишмәтме, чикмәнме сыман нәрсәсен өстенә салды, башына – Зәйнинең бүреген, аягына әнисенең иске киез ката калдыгын киде, билен җеп белән буды да атасы белән бергә йортка чыкты.

Башы.

(1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига)

Гәрәй заманында тырышлык белән көн итүче адәм иде. Көтелмәгәндә Герман сугышына кудылар, үзе теләп, акларга каршы ике ел фронт кичерде. Эшләрлек ир-ат булмаганга, йорт җимерелде, мал калмады, шуңа күрә аның утын китерергә дә чамасы булмады. Ул быел кыш буенча үзенең абзарларын, өй түбәләрен якты. Хәзер бер нәрсә дә калмаган иде. Дөньясын ташлап киткән күршенең ике уртада читәне бар. Ишектән атлагач та, нәрсәне җимерергә дип бераз уйланды, туры шул читәнгә барып балта салды. Кызы бераз аптырап карады, ләкин каршы әйтмәде, икәүләшеп зур бер кочак вак коры утын ясадылар да яңадан өйгә керделәр.
Ике авыру тавыш-тынсыз яталар, кечкенә кыз белән малай, судан чыккан чебешләр кебек, икесе ике почмакка бөрешеп утырганнар.
Бәхрия мич якты, казан алынган иде. Яңадан куйсаң да, учак белән бер вакытта яксаң, төтен кайтара торган булганга, суны чүлмәк белән мичкә генә куйды.
Балалар, урыннарыннан кузгалып, утка таба җыелыштылар. Тәне бераз җылынгач, Зәйни тагы, сеңлесенең куркуына карамастан, үзенең убырлы карчыкны ничек сагалап йөрүен, хәерче малайларның кереп югалуын сөйләргә кереште.
Яңа авыру Миңлебай кияү дә өй җылынуданмы яки үзенең вакыты җитүдәнме, азрак җан әсәре күрсәтә, ара-тирә ыңгырашкалап куя башлады.
Мәгәр Сатирә җиңгигә яккан мич әсәр итмәде, ахры, ул элеккечә:
– Ай эчем! Йөрәгем! Ай берәр җылы нәрсә ашасам иде, терелеп китәр кебек үк булам шул! – дип, ара-тирә зарланып ала да тагы тына иде. 
Кыз, башка һичбер нәрсә белән ярдәм итә алмагач, анасының янына барып, тезләнеп карап тора да тагы утка килә иде.
Гәрәй һичкемгә һичбер нәрсә әйтмичә, әйтергә сүз тапмыйча, сәкенең бер читендә янган утка карап, башын кочаклап озак утырды, чүлмәктәге су булана башлагач, тагы аның мие чуалды... Бераз уйлап торды да матчага кыстырылган йонлы иске калын күн бияләйне алды, балта белән акрынлап ваклап турады:
– Кызым, син шуны чайкатып, кайнарга сал әле, тиренең азмы-күпме азыклыгы бар, диләр, – дип бирде.
Тагын элекке урынына, элеккечә башын кочаклап утырды. Миен кара уйлар каплады: менә биш ай инде өйгә арыш икмәге кергәне юк. Алабута беткәненә дә күп булды... Җәй көне бака, сычкан, йомран бар иде. Хәзер алар да юк. Җыйган үләннәр, яфраклар да калмады... Салам тарттырып ашадылар. Аннан соң бер туфрак килеп чыкты... Бераз аксыл төсле, йомшаграк бер нәрсә... Моңа салам яисә алабута онына кушканда, таш икмәге кебегрәк бер әйбер була... Үзе дә, балалар да, ачлык йөрәкне артык кимергән, эчнең тырнавына, аш соравына гаҗиз булган чакларда шуны җылы су беләнрәк чәйнәсәң, карын бераз басыла... Мәгәр Сатирә ничектер моңа күнә алмады, түзә алмыйча эче катты. Тышка йөри алмас булды...


Менә ничә көн инде:
– Карынымда каты таш бар кебек, шул җанлы әйбердәй кузгалып йөргән кебек... – дип газап чигә. Сөт сорый, ләкин сыер былтыр ук сатылган иде инде...
Шулай әйберләр белән саташып, уйланып утыра-утыра үзенең дә түзәр чамасы беткәндәй, күз алды караңгылангандай була. Ачлык әйтерсең тимер тырнаклар белән аның йөрәгеннән, карыныннан алды. Авырулар – сәкедә, балалар мич алдында, ут тирәсендә калды. Гәрәй баягы казанны күтәрде дә яңадан урамга чыкты, туры Намаҗан картка китте.
Җил яңадан кузгалган, буран уйный башлаган. Бару кыен булды, күп урамнарда юлларның бөтенләй булмавы аны тагы азаплый иде. Тик Намаҗаннар тирәсенә җиткәч кенә бераз җиңеләйде: монда ничектер җан әсәре сизелде, кайбер өйләрнең морҗаларыннан төтен чыкканы күренде, бер йорттан бик тәмләп мичтә арыш икмәге пешкән ис килеп, борынны кытыклый. Йортларда кешеләр дә йөриләр, этләр, атлар, сыерлар да очраштыра.
Гәрәй казанын күтәреп барып җиткәндә, Намаҗан карт, биш билле кара тун, камалы бүрек, кыска кунычлы киез ката киеп, күршесендәге мәчеттән кайтып килә иде.
Килеп җитәр-җитмәс, гүя үзалдына сөйләнеп-сукранып куйды:
– Алланың бәндәләре гыйбадәтне бөтенләй онытмасыннар дип, мәчет юлын көн саен көрәп куям, мәгәр аяк басучы юк... Мәзинебез карт; бичара, зәңгелә белән авырып ята. Муллабыз яшь; ул каядыр, сату-алу артыннан чаба... Бер ходай үзе кичерсен инде, туса – исем кушарга, үлсә – җеназа укырга адәм калмады, – диде.
Гәрәй бернәрсә дә аңламады, бу сүзләр аңа ниндидер бик ерактагы төшме яки кайчандыр булып үткән бер хәлме кебек тоелды, миендә, йөрәгендә боларга җавап тапмады: хуҗа аның җавабын көткән кебек күренми иде:
– Ни хәл, Гәрәй туган? – диде дә, аягындагы карларны кага биреп, яшел түбәле яңа нарат өйнең таш кибет белән янәшә ишегенә таба китә башлады. Гәрәй ашыкты. Әрнү катыш ялварулы акрын тавыш белән авызын ачты:
– Намаҗан абзый, сиңа бер үтенеч белән килгән идем.
Карт, күзенең бер чите белән генә, сораучының кулындагы әйберенә карады да аның сүзен бүлдерде:
– Ни йомыш, казаныңны салмак буласыңмы?! Гаеп итмә, энем, үзем дә алабута белән көн кичерәм... Әле дә ярты авылның бер тиен тормаган җыен юк-бер әйберенә барлы-юклы онымны әрәм итеп бетердем... Балтаңны китерсәң, әллә карап карар идек! – диде.
Гәрәй тирә-якның исемле балта осталарыннан иде. Атыннан, сыерыннан аерылды, самавырын биш кадак онга бирде. Инде актык әйберен – казанын күтәреп килгән иде. Картның сүзе аның йөрәгенә барып чәнчелде. Көз көне илләрдән кәрван-кәрван халык әллә кайларга агылган заманда, аның китмәвенә сәбәп үзенең кулына, балтасына ышану иде. Урыслардамы, татар байларындамы, шәһәрдәме бәлки аз-маз эш табылмасмы дип өметләнү иде.
– Намаҗан абзый, үзең беләсең, балтам да булмаса, мин бөтенләй кулсыз-аяксыз калам бит... – диде.
Карт тагын бер мәртәбә казанның зурлыгын-чамасын карады да, ак буяулы зур ишекнең тоткасына кулын салган көенчә:
– Бу нәрсәңә күпме сорыйсың? – диде.
Гәрәй бераз җанлана, өметләнә төште:
– Биш кадак бирмәссеңме дип уйлаган идем.
Намаҗан кулын гына селекте:
– Казаныңны кирәккә алмыйм... Риза булсаң, ике кадак бирергә ярый, – диде дә кереп китте. 
Гәрәй аның артыннан үтерелгән тавыш белән:
– Ярый, бирәм... мә... ал! – дип калды. 
Ләкин үзе дә аптырады: актык казан чыннан да кызганыч иде. Ул ике кадак белән алты ач җан ни генә эшләячәк?.. Икенче яктан, Намаҗан бәлки киреләнер, аннан ике кадактан да мәхрүм булырсың.
Карт киреләнмәде, ачкычларын күтәреп яңадан килеп чыкты да зур каралтылар, келәтләр, амбарлар белән әйләндереп алынган йортына китте. Гәрәй аның артыннан иярде.
Сәүдәнең шәп заманында кибеткә сыймаган сату малын куяр өчен ясалган тимер ишекле таш амбарның эче хәзер бер-беренә охшамаган мең төрле әйбер белән тулы иде.
Монда эреле-ваклы самавырлар, яхшы тимер савыт-сабалар, сарылы-кызыллы юрганнар, паласлар, зурлы-кечкенәле түшәк, ястык, мендәрләр – һәрберсе үз рәте белән буй-буй тезелгәннәр. Бер якта төрле үлчәүдәге туннар, толыплар асылынган. Иң читтә берничә казан ята.
Намаҗан Гәрәйнең кулындагысын өченче мәртәбә ипләп карады.
– Әнә куй шунда, – дип, урын күрсәтте, чүпрәген сорап алды. Шул ук амбарда агач әрҗәдә туфрактан аз гына аграк алабута оны бар. Моның янында бик күп вак герле үлчәү тора.
Элек чүпрәкне чамасын тартты, аннан соң табакның бер ягына ике кадаклы герне куйды да, бер алуда ук һичбер мыскалга да ялгышмастан соскы белән кара онны китереп салды.
Карт бикләп калды. Гәрәй чүпрәккә төреп алган онны чикмән эченә, күкрәккә тыкты да авыр салмак атлап өенә юнәлде.

VI
Балалар һаман мич тирәсендә. Аталары килеп керүгә, ач күзләре белән, аңар карадылар. Сәкедә яткан Сатирә:
– Картым, син тагы буш кайттыңмы? – дип ыңгырашты.
Гәрәй дәшмәде, куеныннан чыгарып, Бәхриягә чүпрәктәге онны бирде. Кечкенә Нәфисә:
– Апа, ул нәрсә? Икмәкме? – дип кычкырып аңа ташланды. 
Зәйни, ризык кайтканын белгәч, ни эшләргә дә аптырады, ул бөтен өйдә иң бирешмәгән кеше иде, апасының ирегенә куймастан тизрәк ачып карады да анасы янына сикереп менде:
– Әнкәй... әнкәй, он кайткан... Ашыйбыз, ашыйбыз... – диде.
Сатирә тагы зур кызына ыңгырашты:
– Балам, суыңны аз ясама, җитәрлек булсын! Ай азрак тоз булсачы!
Тоз юк иде. Бәхрия бер кулына буяулары кубып беткән, көйгән агач кашык алып шуның белән бутый торды, икенче кулы белән чүлмәктә кайнап утырган суга онны сала торды.
Балаларның сабыры югалды, алар һәр минут:
– Апа, тизрәк!.. Апа, тизрәк!.. – дип ашыктыралар. «Хәзер, хәзер тагы аз гына кайнасын», – диюгә карамастан әле кашыкны, әле чүлмәк читенә тамган апараны алып ялыйлар.
Аш сәкегә куелганда, һәммәсе дә, ач күзләре белән, табакка кадалдылар. Һәрберсе бу чүлмәктәге чаклы биш өлешне бетерерлекләр. Ләкин Сатирәнең тамагына бармады.
Ул бер-ике капты да, «ай эчем, йөрәгем», – дип кире ауды. Балалар да, Гәрәй белән Бәхрия дә һичбер сүзсез хапыр-хапыр китереп табакка капланып йотылганда, Миңлебай яткан җиреннән кузгалды. Аңар бер карадылар да тагын табакка капландылар. Авыру тагы селкенеп куйды, ниләрдер әйтеп саташа башлады. Гәрәй, пешкән апаралы кашыгын авызына тыга-тыга, аның кулыннан тартты, Миңлебай торып утырды да, яртылай үлек күзләре белән, табакка карады.
– Сез кайттыгызмыни, ә? Зәйни, Бәхрия, сез дә мондамыни?!.. – дип сөйләнә башлады. Үзе аштан, ашаучылардан күзен ала алмый.
Гәрәй:
– Миңлебай, ашыйсыңмы? Кызым, бер савытка салып бир! – диде.
Авыру җүнле сүз әйтә алмады, мәгәр биргән савытны туры авызына каплады, өзмичә, бүлмичә йотып бетерде, савытны кире сузды, «мин кайда икәнмен, ә!» – дип сөйләнеп, биргән апараны тагы бер тында суырып куйды...
Ул хәзер терек инде. Мәгәр аңы кайтмаган, теле саташулы.
Чүлмәкне, табакны, кашыкларны кат-кат ялап, адәмнәр тукталдылар.
Һичбере туймады, ашыйсы килү элеккедән мең кат яман артты. Эчнең соравы үткенләнде, шулай да күңелләре бераз ачылды, күзләргә аз гына тереклек нуры керде. Электән дә бирешми килгән Зәйни малай бөтенләй җанланды, әткәй, кыш күп калмады бит инде, дип, җәйнең килүен, аннан соң ашарга төрле нәрсә табылуын хыял кыла башлады.
Бала боларны дәртләнеп-дәртләнеп сөйли дә:
– Шулай бит, апа... Шулай бит, әткәй... – дип, зурлардан җөпләтеп куя.
Бәхрия белән Гәрәй, кыска сүз белән, «шулай, Зәйни, шулай» диештеләр.
Сатирә аны янына чакырып алды да:
– Шулай, балам, шулай... Син бит акыллы, балам минем!.. Ни күрсәк тә, бергә күрербез... Инде калага качмыйсың бит, бәгырем?! – дип, башыннан сыйпады.
Ләкин аның бу сүзе хата булып чыкты.
Кала дигәнне хәтеренә китергәч, малайның элекке уйлары тагы уянды... Ул, анасының ябык, кипкән кочагына керә биреп:
– Әнкәй, мин бер дә китмәс идем дә бит... әнә теге җиде хатыннан бик куркам шул, – дип, тагы күз алдындагы кебек куркынычларны хыяллый башлады.
«Кайдадыр җиде хатын бар икән, ди. Болар теге убырлы Зәбидәдән дә яманнар икән, ди... Балаларны әйбер белән кызыктырып тоталар икән дә ди, караңгы бүлмәдә суялар икән, ди... Симезрәк балалар туры килсә, аның итен калага җибәреп саталар икән, ди... Анда үзләренең таныш марҗалары бу иттән бәлеш пешереп, пилмән ясап, бик кыйбат хакка саталар икән, ди...»
Бала шулай такылдаганда, Миңлебай кинәт сикереп торды. Аның күзләре бөтенләй шашкан. Өстендәге киемен салып ыргытты да ялан аяк көенчә ишеккә – тышка йөгерде. Үзе кемгәдер, нәрсәгәдер каратып:
– Мин аларны... аналарын... фәлән... – дип сүгенеп, яман селтәнеп бара.
Гәрәй, көч-хәл белән, аны кочаклап тотып алды. Ләкин егет бирешмәскә азаплана. Балалар куркып елый башладылар. Миңлебай дуларга, «чыгам, ватам», дип җенләнергә тотынды. Зур кыз белән Сатирә дә каушап калдылар. Гәрәй аларны тынычландырды:
– Аның тиф хәстәсе кайта... төзәлер ул, – диде. 
Хәлсезләр өчен бу саташканны тыю җиңел булмады. Кызы белән икәүләп, көчләп, ирне яңадан сәкегә китереп ектылар. Гәрәй аны куркытты:
– Менә билбау! Әгәр җенләнә торган булсаң, мин синең кул-аягыңны бәйлим! Ишетәсеңме?
Кияү болардан күзен алмыйча карый, камил акыллы адәм кебек кире утыра, кызып сөйләнергә тотына:
– Юк, – ди, – син мине бәйләмә. Мин терелдем инде! Мин иртәгә патшага китәм. Юк, патшага түгел, кем соң әле безнең хәзер зур кеше? Ай, минем хәтерем кая булган?! Ярый, барыбер: әнә шул зур кешегә барырмын да әйтермен, син, диярмен, мине белмисеңдер, мәгәр, диярмен, мин сине беләм, диярмен...
Мин, диярмен, Гәрәй белән унбиш ел балта остасы булып эшләдем... Тирә-якның, диярмен, шәп йортларын мин салдым, зур күперләрен мин эшләдем, диярмен... Аннан соң, диярмен, өч ел алпавытка каршы кан түктем... диярмен. Хатыным, диярмен, шешенеп үлде... Кечкенә баламны, диярмен, суеп ашадылар! Син, диярмен, мине яратмасаң, мине суйдыр да, диярмен, итемне ваклап дөньяның һәммә патшаларына җибәрт, диярмен! Адәм итен алар да татып карасыннар... Алай, диярмен, читтән көлеп карамасыннар, диярмен!
Кияү бу сүзләрне бер оратор кебек янып, дәртләнеп сөйләп килде-килде дә ахырга таба хәлдән тайды, тавышы акрынланды, иң актыкта кызга карады:
– Китәбез бит, син дә минем белән китәсен бит?.. – диде.
Шуның белән бөтенләй көчтән язды, урынына ауды да шул минутта ук гырылдап йокыгамы, үлемгәме чумды.

Галимҗан Ибраһимов

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading