16+

Агачтан да герләр ясап була, ди агач остасы Рамил Кәримов

Элеккеге заманнарда тимер булмаган, шуңа күрә дә халык тормышында агачтан эшләнгән җайланмалар белән кулланган.

Агачтан да герләр ясап була, ди агач остасы Рамил Кәримов

Элеккеге заманнарда тимер булмаган, шуңа күрә дә халык тормышында агачтан эшләнгән җайланмалар белән кулланган.

Бүген исә ул тагын үзенең популярлыгын яулап бара. Аның уңайлылыгын һәм матурлыгын аңлаган Рамил Кәримов әлеге төр материалдан кирәкле әйберләп ясап, табышлы бизнес җәелдергән.

Рамил Кәримовның Казанда агач эшкәртә торган предприятиесе бар. Ул 2015 елдан бирле эшли. Анда себер агачыннан стандарт булмаган такталар ясыйлар. Күбесенчә, продукциясе парк һәм скверлар төзегәндә кулланыла. Әйтик, аның ширкәте җитештергән агач эшләнмәләре Казандагы берничәсендә, Чистай, Минзәлә, Менделеевск, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм башка республика шәһәрләрендәге җәмәгать урыннарында урнаштырылган. Хәзер инде Рамил Кәримов Идел буе округындагы башка төбәкләр белән дә хезмәттәшлек итә. Анда аның эшчәнлеген яраталар, җирле шәһәрләрдәге халык парк һәм скверларда ул җитештергән агач эшләнмәләреннән куллана, такталары өстеннән йөри дип әйтергә була.

Монысы эшмәкәрнең акча китерә торган төп юнәлеше булса, җан тынычлыгы өчен һәм миллилекне саклап калу максатыннан агачтан эшләнгән оригиналь бүләкләр кибете ачкан. Анысы Казандагы "Туган авылым" комплексында урнашкан. Рамил Кәримов әйтүенчә, монда 3 кат тере һәм җылы материалдан ясалган бүләкләр, осталар тарафыннан агач ярдәмендә тормышка ашырылган туган як тарихын тасвирлаучы эшләнмәләр бар. Әйтик, кибеттә Шүрәле, Су Анасы, Батыр, Зилант, Барс сыннары, татар курае, шамаиллар һәм башка милли геройлар һәм символлар күренде.

- Боларны кем ясый соң? - дип сорамыйча булдыра алмадым Рамилдән.

- Мин Татарстан һәм кайбер башка төбәкләрдәге 50дән артык агач осталары белән хезмәттәшлек итәм. Алар үзләре уйлап, фантазиясенә карап, шундый төрле сыннар һәм эшләнмәләр ясыйлар, продукцияләре шушы кибеттә сатыла. Күбесенчә, аларны туристлар ала, чөнки Казаныбызга күп киләләр, кибетебез урнашкан комплекска да еш керәләр. Монда нинди генә әйберләр юк, урындыклар һәм агач белән матурлаган көзгеләр дә бар, - диде Кәримов.

Нуленче катында килгән кунаклар өчен агачтан уеп ясау, кәрзин туку, каен кабыгына бизәү һәм яндырып эшләү буенча  мастер-класслар уздырыла икән.

Туристлар каршында зур сыннар да ясап күрсәтәләр. Ә менә кибетнең икенче катында тиздән агач музее ачылачак. Анда кунаклар тарих белән тирәнтен таныша алачак, әлбәттә, агач эшләнмәләре дә күп булачак. Әлеге кибетне оештыру өчен чыгымнар күп киткән, хәзер дә ул әлләни табыш китерми икән. Шулай да, Рамил мондый проектны күңел тынычлыгы өчен тормышка ашырган, чөнки агачтан ясалган әйберләр бик матур, алар милләтнең тарихын чагылдыра, әле җитмәсә экологик яктан чиста продукция дә санала. Осталар исә фантазияләрен тормышка ашыру өчен бөтен җанын-тәнен бирәләр, шуңа күрә дә эшләнмәләр тере һәм җылы килеп чыга. Үзенең әлеге кибетен эшмәкәр "Туган авылым" комплексына килгәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да күрсәткән. Республика башлыгы аның эшчәнлеген хуплаган.

Боларны исәпкә алып, Рамил Кәримов тагын бер проектка алынган, ул да булса Туган Батыр дигән атама астында агачтан спорт җиһазлары ясарга керешкән. Күптән түгел генә "Казан экспо" күргәзмәләр үзәгендә узган "Россия - спорт дәүләте" дигән форумда әлеге эшләнмәләрен җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткән булган. Шунысы сөенечле, барысы да ошатты, кызыксыну бик көчле булды, ди Рамил. Җиһазлар белән Рөстәм Нургали улы да танышкан, аларны балалар лагерьларына куярга кирәк дигән фәрман да биргән әле.

- Нәрсәгә кирәк булды соң сезгә әлеге эшләр белән шөгыльләнү? Кайсы ягы белән үзенә тартты?

- Мин кечкенәдән бирле агач эшләнмәләре белән кызыксынам, ничектер яратам. Шулай ук аннан төрле сыннар һәм әйберләр ясаучыларга сокланам, чөнки күп кеше әлеге эшне булдыра алмый, нинди фантазия һәм түземлек кирәк бит аңа! Шунысын да әйтергә кирәк, элеккеге заманнарда тимер бөтенләй булмаган диярлек, барлык эшләрне агачтан ясалган җайланмалар белән башкарганнар, хәтта сука да аннан эшләнгән. Бу - үзе бер дөнья, безгә аны онытырга кирәкми, өстәвенә тарихы да зур бит, әйберләре дә аеруча бик матур һәм тере килеп чыга.

Кофены да автомат ясап биргәнне инде, агач эшләнмәләре безгә кирәкме, дип уйлаучылар да бардыр. Тик әлеге табигый материалдан ясалган әйберләр күңел тынычлыгы бирә. Рамил Кәримов моңа ачык мисал!

Рәсим Хаҗиев
Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading