16+

Агар чишмә челтер-челтер...

Туган як, туган авыл һәркемгә кадерле ул. Өч кенә йорттан торса да, дөньяның үзәге синең өчен нәкъ шунда, синең туган авылыңда.

Агар чишмә челтер-челтер...

Туган як, туган авыл һәркемгә кадерле ул. Өч кенә йорттан торса да, дөньяның үзәге синең өчен нәкъ шунда, синең туган авылыңда.

Әйе, җиһанда матур җирләр, кала-салалар бик күп, ләкин туган авылың, кендек каның тамган туган туфрак барыннан да газизрәк, изгерәк, чөнки ул бердәнбер. Безнең Яңа Тинчәле авылы урман-күлләре, чишмә-болыннары белән әлләни мактана алмый. Ә менә кешеләре, үзе үстергән балалары горурланып туймаслык. Алар хезмәт сөючән дә, шәфкатьле, юмарт та.

Чишмәләр Табигать ананың йө­рәк тибеше, ә күлләр аның күзләре диләр. Еракларга киткән балаларын тилмереп көткән ул күзләр түземлекләре беткәч, йомыла башлый, кибә, чишмәләр дә җырларыннан туктап, тынып кала икән. Һәр авылның үз чишмәсе. Аларның күбесе, кызганыч, бүген инде кирәкмәгәнлекләрен белгәнгә, челтерәвеннән туктап, таш-ком астында күмелеп калган. Моңа берәүнең дә әләни исе китми, эче пошмый. Су өйгә кадәр кергән, кирәк чагында кранны гына борасы. Кайчандыр кызларыбыз иңендәге көянтәләр дә күптән инде мичләрдә янды.
Без дә үскәндә тирә-күрше кызлары җыелып кизләүгә суга йөри идек. Дөресрәге, суы бик тәмле, йомшак, биек сиртмәле кое иде ул. Безне еллар-юллар чакырды, без киттек. Суны көянтә-чиләк белән барып аласы булмыйча, үзе өйгә кергәч, эшсез калгач, безне дә юксынгангадыр, кое бик тиз биреште, картайды, буралары череде, сиртәмәсе ауды, тирә-янын кычыткан, әрекмән басты. Тик менә чишмәсе генә үләргә теләмичә яшәргә омтылып, акты да акты.

Менә шушы чишмәнең аянычлы хәлен күреп, ярдәмгә килеп, аңа икенче гомер бирделәр дә инде мәрхәмәтле һәм юмарт күңелле авылдашларым. Аны ачу тантанасы авылыбызда зур бер бәйрәмгә әйләнде. Хәер, болай да нурлы бәйрәм көн – ураза гаете иде ул. Мәчеттә гает намазы укыганнан соң, яше-карты яңартып эшләнгән чишмә янына килде. Авылыбыз мулласы Илдар хәзрәт Шәрифҗанов коръән аятьләре укыганнан соң аның суы тагын да шифалыга әйләнде бугай. Эчеп караган идек – бал салганнар. Туган як чишмәсе шул!
Гает бәйрәме узган елда да ис­тә калырлык итеп үтте бездә – «Бердәмлек» дигән яңа парк ачылды. Аннары бер ел буе авылдагы барлык бәйрәм чаралары:төрле концертлар,сабан туе, егетләрне армиягә озату да шунда узды. Инде менә авылдашларга быел тагын бер зур бүләк ясаганнар. Чишмә. Янында бик матур күле дә бар. Вакытында өлгертик дип, авыл җирле идарәсе башлыгы Радик Мадышев җитәкчелегендә көне-төне эшләгәннәр. Ә бу бик игелекле һәм әҗер-саваплы эшнең башында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин тора. «Яңа Тинчәленең бәхете ул!» – диләр аның турында. Чынлап та, бу шулай. Тарихтан күренгәнчә, Татарстанда беренче мәчет төзелеп, манарасыннан беренче азан яңгыраган иманлы авылның язмышын бүген Радик әфәнде кебек егетләре яза. Авылдашымның тагын бер әйбәт сыйфаты бар: ул үзе артыннан ияртә белә. Туган авылны яратуда һәм яңартуда аның үрнәгенә кушылган, чишмәгә икенче тормыш бирүдә дә, авыл уртасында парк ачуда да үзләреннән өлеш керткән авылдашларым да байтак. Болар: Радик Хәсәнов, Наил Хәсәнов, Ринат Гайзатуллин, Рузинә Җәләлиева һәм башка бик күпләр.


– Һәркем үз авылын яратырга, аңа кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тиеш. Туган авыл ул әни шикелле. Сине үстергән,кеше иткән. Син дә аңа рәхмәтле булырга тиешсең, – ди Радик Рәүф улы, бу гамәлләрен гади генә аңлатып. Буа район администрациясе башлыгы Марат Азат улы Җаббаров та: «Яңа Тинчәлеләр үзара салым акчасын нишләтергә белмиләр, – ди уенын-чынын бергә кушып, үз районыныда шундый бәхетле авыл барлыгына сөенеп.

Шәфкатьле авылдашларым кү­ңелендә бу урын гади чишмә генә түгел, ә матур ял паркы булып гәү­дәләнә инде. Ә беренче агач-куак­ларны без үз кулларыбыз бе­лән утырттык. Татарстан урман ми­нистр­­лыгының элеккеге министр урынбасары Харис Мусин үзе безгә ки­ңәшләрен биреп торгач, каштаннар да, зәңгәр чыршылар да Яңа Тинчәле җиренең уңдырышлы кара туфрагын бик тиз үз итәр һәм шаулап үсеп китәр.
Яңа сулыш алып, яңарып матурланып, тагын да дәртлерәк җырлап агучы бу чишмә дә туган авылны ташлап еракларга киткәннәрне үз янына чакырып кайтарыр. Ә инде китәргә җыенганнарны: «Эчәсе суың монда!» – дип җибәрми торыр. Эх, шулай булса. Чишмә-парклары никадәр генә матур, юллары шома, йортлары төзек булса да, авылның киләчәге – кешеләрендә, яшьләрендә.

Габделбәр Ризванов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading