16+

Агросәнәгать паркының беренчесе Зәйдә булачак

Татарстан Президенты үзенең еллык юлламасында районнарда агросәнәгать паркларын булдыру турында әйткән иде. Әлеге мәсьәләдә нинди яңалыклар бар икән? Беренче парклар кайда ачылачак? Илнур Абдуллин, Биектау.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары ачылачак. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.
– Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлеген җайга салу өчен, район үзәкләрендә агросәнәгать парклары ачарга җыенабыз. Беренчесе Зәйдә булачак, аның планы инде әзер,– ди Марат Әхмәтов.
Мини агропаркларны финанслау өчен бюджеттан 90 миллион сум акча бүленәчәк. Сәүдә паркы өчен җир бүлү, коммуникацияләр уздыру эшләрен муниципаль районнар башкарырга тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading