Шулай ук әлеге программа нәтиҗәсендә Татарстанда маллар саны – 900 башка, умарта кортлары – 1056 ояга, кош-кортлар 88 меңгә арту көтелә.
Грант алучылар арасында иң күбесе Мамадыш (8 фермер), Азнакай, Теләче (6шар фермер) районнары вәкилләре бар. Шулай ук бер генә грантка да ия булмаган районнар да җитәрлек.
– Татарстанда уңышлы эшләүче фермерлар мисаллары шактый. Бу проект 2024 елга кадәр гамәлдә булачак һәм киләсе елда аңарда катнашырга теләүчеләр саны артыр дип өметләнәбез. Без дә, үз чиратыбызда, акча күләмен 500 млн сумга кадәр арттырырга ниятлибез, – диде тармак министры Марат Җәббаров.
Әлеге илкүләм проект беренче тапкыр гына гамәлгә куелган. Ул авыл хуҗалыгын үстерүне генә түгел, яшьләрне авылга җәлеп итүне дә максат итеп куя.
– Грантларны алучылар арасында күпчелек – яшьләр. Проект шартлары буенча, анда кемнең теләге бар, шул катнаша ала, яшь ягыннан чикләүләр юк. Иң мөһиме – ул кеше фермер булып теркәлгән һәм авылда яшәргә яисә авылга күченеп кайтырга тиеш. Беренчел кертем дә, башка грантлардан аермалы буларак, бары 10 процент кына, – ди министр.
Дәүләт ярдәме, проектына карап, 2-4 млн сум тәшкил итә. Крестьян-фермер хуҗалык хуҗалары проектларын 18 ай эчендә гамәлгә ашырырга тиеш.
Нәрсә эшләргә кирәк?
Әлеге илкүләм проект кысаларында акча алырга теләүче, беренче чиратта, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының башка грантларын («Эш башлаучы фермер», «Гаилә терлекчелек фермасы») алмаска тиеш.
Моннан тыш, дәүләт ярдәменә дәгъва кылучының өч ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәве, коммерция оешмасын гамәлгә куючы булмавы шарт.
Башка грантлардан аермалы буларак, «Агостартап»ны шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да алырга хокуклы. Әмма грант отучы 30 көн эчендә КФХ буларак теркәлергә тиеш.
Грант, кире кайтарып бирмәү шарты белән, 3 млн сумга кадәр бирелергә мөмкин. Кооператив составында булган КФХларга 4 млн сумга кадәр ярдәм күрсәтелә ала.
Акчаны ничек тотарга?
Грант, акчасы, инде әйтелгәнчә, 18 ай эчендә тотылырга тиеш. Аны алган кеше эш урыннары булдырырга тиеш. Ярдәм 2 млн сумга кадәр икән – бер, 2 млн сумнан артканда, кимендә ике эш урыны булдыру кирәк.
«Агростартап» акчасы арендага алынган объектларны төзекләндерү һәм төзүгә тотыла ала. Ә ул акчага сатып алынган техниканың исә бер ел элек кенә чыккан булуы шарт.
Килешү нигезендә, сатып алынган техника биш ел дәвамында сатылмаска, ә мал-туар һәм кош-кортларның баш саны кимемәскә тиеш.
Акчаны туганлык җепләре белән бәйләнгән кешеләрнең хезмәтен түләү өчен тоту тыела.
Шулай ук грант акчасына алынган техника да, мал-туар да, килешү үз көчендә булган вакыт аралыгында иминиятләштерелгән булуы шарт итеп куела.
Грант акчасы авыл хуҗалыгында куллану максаты белән, җир кишәрлекләре сатып алырга; җитештерү һәм склад буларак файдаланылачак биналарны төзергә, төзү өчен документация булдыруга; сәнәгать бинасына илтә торган юлларны төзекләндерүгә; сәнәгать объектларын инженер челтәрләренә тоташтырырга; мал-туар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм утырту өчен яшелчә орлыклары сатып алырга һәм башка максатларга тотылырга мөмкин.
Комментарийлар