16+

“Әйе...кеше кешечә яшәргә тиеш!..”

Булмаганны! – дип ышанмыйча кул селтәр бәлки укучым, бигрәк тә чордашларым аптырар кебек

“Әйе...кеше кешечә яшәргә тиеш!..”

Булмаганны! – дип ышанмыйча кул селтәр бәлки укучым, бигрәк тә чордашларым аптырар кебек

Узган гасырның 70нче елларын исегезгә төшерергә телим мин хәзер.   Аерым бер шәһәрдә, чәнечкеле тимер чыбык белән чикләнгән һәм автомат аскан кызыл пагонлы солдатлар тарафыннан сакланган серле шәһәрдә булса да, чынга ашкан хыялны күрү насыйп булды фәкыйрегезгә.  Көнләшә күрмәгез берүк!   

Бәхетемә дим инде, авиация институтын тәмамлагач искиткеч матур дөньяда яшәп карау мөмкинлеге тәтеде миңа. Моның өчен  уку йортыбызга рәхмәтемне дә әйтәсем килә. Серле Себер каласына – коммунизм шәһәренә юлламаны бирде бит ул миңа. Әле кайчан күргән булыр идем андый хыялый-матур дөньяны. Сүз башымда ук искәртим: менә бу могҗизаны - чәнечкеле тимер чыбык белән аерып куелган бөтен бер кала чынбарлыгын - роман ише олы әсәрдә генә тулысынча  ачып бирергә мөмкиндер. Ә хәзер исә, бирегә килүгә  үземне хәйрән калдырган берничә үзенчәлеген генә сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Беренчесе аның биредә яшүчеләргә булдырылган уңайлы җитеш тормыш әлбәттә. Әйе, әйе! Инде ничәмә еллар вәгъдә ителгән коммунизм муллыгын татып карый алдым мин шул Себер каласында. Килгән мәлдә, төштә күрәмме соң боларны дип, йөдәп тә беттем әле.            

Узган гасырның 70нче еллары – башка илләрдә берсеннән-берсе биегрәк йортлар төзелүенә кызыгып, үзебез барак-гомумторакларда гомер сөргән торгынлык еллары ич бу. Менә шул иске хәрәбәләрне бетерү турында, ниһаять, махсус дәүләт программасы кабул ителәчәге әле башыбызга да керми  ул чакта.  
Әлеге могҗизаның тагын бер үзенчәлеген сөйлисем килә хәзер. Килгәч эшкә урнашып йөргәндә үк: “Биредә әйбәт кешеләр яши!” – дигәннәр иде безгә. Һәм бу чынлап та шулай иде. Менә бу коммунизм шәһәренең кешегә уңай йогынты ясау көченә тулаем ышанам мин, бихисап мисаллар да китерә алам. Әмма һәр кагыйдәнең искәрмәсе дә булуы ихтимал  шул. Шәһәребез халкын хәйран калдырган бер вакыйга булды. Шуны бәян итәм хәзер. 

... Кышкы беркөне, иртән эшкә барганда, урамнардагы сәер хәлгә игътибар иттек. Чат саен зәңгәр шинель кигән егетләр тора иде. Милиция!  Моңарчы бездә андый хәлне күргән юк иде әле. Коммунизм шәһәрендә канун тыюлары белән исәпләшмәүче азгыннар юк – димәк тәртип саклаучыларның да кирәге шулкадәр генә. Боларны Красноярскидан китергәннәр икән. Мәгълуматлы кешеләр эштә сөйләде. Төнлә “Ашыгыч ярдәм” машинасы юкка чыккан, шуны эзлиләр. “Волга” машинасының комби дип йөртелгән моделенә кызыл хачлы шар беркетелгән машина ул.

 Шәһәрдә бер атналап телдән төшмәде бу шаккаткыч хәл. Әүвәл аны урлашу дип тә әйтмәделәр. Ничек инде идеалга тиңләрлек  коммунизм каласында андый әшәкелекнең булуы мөмкин? Ояты ни тора! Әмма кемдер яңалык җиткерде: әлеге "Ашыгыч ярдәм" станциясенең  элемтә чыбыгын төнлә тыштан кискән булганнар икән. Телефоннары шалтырамагач мөрәҗәгать итүче юк дип, кизү торучылар җылыда тынычлап төн кунганнар һәм, билгеле, машинаны иртәнгә хәтле чыгып карамаганнар. Халык караклардан көлде инде. Элемтә чыбыгын өзәргә башлары җиткән, ә машинаны шәһәрдә  калдырырга ярамауны уйламаганнар. Монда аңа утырып йөреп булмый ич инде, хәзер эләктерәчәкләр. Ә ябык шәһәрдән дөньяга чыгу юлы – КПП. Ул берәү генә һәм автомат аскан кызыл пагонлы солдатлар тарафыннан саклана...

Апрель аенда, кар күпләп эри башлагач эзләнгән техника табылды табылуын, әмма “Ашыгыч ярдәм” машинасына кул сузган намуссызларның  үзләрен тота алмадылар. Андый “Волга”ны биредә бүтән машиналардан өстен күрәләр иде.  Нык машина  ул, ерак араларга сәфәргә чыгарга да уңайлы. Комби булгач кирәк-яракны җитәрлек төяргә була. Алучылар күп иде аны. Машинаны кышын, гадәттә, ишегалдында тоталар, кеше әйберенә тиюче юк биредә.  Брезент белән ябып куялар да, шуның белән шул. Яз җиткәндә хуҗалары әлеге чыдам техникаларын кар астыннан казып чыгаралар. Бар да тыныч кына, гүя Себер табигатенә ияреп, үз көенә бара. Быел да шулай булыр иде. Тик  яңа микрорайонда   берсе көрәген  ташлап милициягә  чабарга мәҗбүр була. Үзенең былтыр гына алган яңа “Волга”сы урынына  “Ашыгыч ярдәм” машинасын казып чыгара ул. Кызыл хач ясалган шары да әнә кабинасы эчендә ята.  Кыш көне ул кар актарып җафаланмаган, билгеле.

Брезент кырыеннан тәгәрмәчләр күренгән кар өеме үзенеке кебек үк комби ич... Менә сиңа фокус бу! Теге вакытта югалган машина булып чыга әлеге  табылдык. Шәһәр халкы аһ итте. Бар да уйлап эшләнелгән булып чыга бит. Кеше болай фаразлады: төнлә алдан мондагысын казып алганнардыр да, берсе шуңа  утырып ятрәк шәһәрдән чыгып сызгандыр, ә  икенчесе телефон чыбыгын кисеп кызыл хачлы машинаны чәлдергән һәм бирегә китереп кар астына тыккандыр. Әлеге кырын эш ачылгач, шунда яшәүче берсе тәрәзәсеннән төнлә  ике кешенең ишегалдында кар көрәвен күрүен исенә төшергән... Мәгълум комбинатор Остап Бендерың читтә торсын!  Берничә ай элек урланган  машинаны эзләп кара инде син хәзер!.. 

Ә коммунизм иркәләвенә күнегеп өлгергән халыкта шундый сорау туды: нигә урлашырга соң? Ни җитмәгән ул мәлгуньнарга? Оҗмахка тиң матур тормыш ич биредә... Угрылар өчен хурланып бик аптырадылар инде бу җинаятькә. Шушы каланыкылар ич урлаучылар! Әмма кырын эш шәһәр һавасын боза алмады. Ыгы-зыгы да купмады, бер-беренә ышану да бетмәде, кешеләр арасындагы матур мөгамәлә дә суынмады. Җитеш тормыш тылсымының кешене тәрбияләве үзенекен итте. Һәр кагыйдәнең искәрмәсе дә булуы мөмкин,  дип үз-үзен тынычландырды  шәһәр халкы. 

... Инде соңгы сүзем итеп, ни өчен яшь чакларымны искә төшерә башлавымны да әйтим. Яңа гасырда мәркәзебез бик нык яңарды безнең: бихисап яңа йортлар төзелде һәм төзелә, юллар-урамнар яңартылды һәм яңартыла, һәм ниһаять, халыкны сөендереп  ишегалларына ук килеп керде  матур үзгәрешләр... Шулай берсендә, читтән килгән дустым белән Казанны карап йөрдек. Иптәшем  шәһәрдәге яңарышка  сокланып туя алмады дисәм дә арттыру булмастыр. Ишегалларындагы  балалар өчен корылган уңайлыкарны бигрәк тә ошатты ул. Һәм кунагым сәяхәтебез ахырында: “Әйе...кеше кешечә яшәргә тиеш!..” - дип, әйтеп куймасынмы! Нәкъ теге вакытта Себердәге коммунизм каласында телебезгә кергән сүзне ишетәм түгелме соң мин?... Менә шулай хатирәләр йомгагым сүтелеп китте минем.    

Ильяс  САЛИХҖАН
Фото: freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading