16+

“Акча биргәнче, кешене эшләргә өйрәтергә кирәк”

Елга берничә тапкыр Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирә һәм проблемалары белән таныша. Бүген шундый очрашуларның берсе узды. Сүз – республикада җитештерелгән продукцияне интернет мәйданчыкларда сату, бу өлкәдә булган кыенлыкларга багышланган иде.

“Акча биргәнче, кешене эшләргә өйрәтергә кирәк”

Елга берничә тапкыр Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирә һәм проблемалары белән таныша. Бүген шундый очрашуларның берсе узды. Сүз – республикада җитештерелгән продукцияне интернет мәйданчыкларда сату, бу өлкәдә булган кыенлыкларга багышланган иде.

“Электрон сату — яңа эш. Безнең өчен, классик юл белән сату итәргә өйрәнгәннәргә бераз авыррак. Шуңа да безне өйрәтергә кирәк. Хәзер маркет плейслар теләсә кемгә сату итәргә мөмкинлек бирә”, - дип сүз башлады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, бу мәйданчыкларда үзмәшгульләр, кече бизнес вәкилләре дә сату итә башларга тиеш. Сүз уңаеннан, Татарстанда үзмәшгульләр саны 2020 ел азагында ук 100 меңнән арткан иде. Әмма алар классик ысулдан китәргә ашыкмый. Мисал өчен “Валберейз” интернет кибетендә шуларның 82 се генә үз товарлары белән сату итә икән.

“Укырга, өйрәнергә кирәк. Бер урында тору — ул артка бару дигән сүз. Көн саен ниндидер яңа әйбер уйлап табарга кирәк. Мин сезгә ак көнләшү белән көнләшәм. Дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр шулай тиз уйлый белсә, безнең тормышыбыз күпкә яхшырак булыр иде”, - дигән фикердә Президент.

Миңнеханов үзмәшгульләрне интернет сәүдәгә чакырса да, барлык маркет плейслар да аларны колач җәеп тормый. “Таткием” брендын булдыручы Тимур Хөснияров та шулай, ди. “Киләчәктә маркет плейслар күзаллауларын үзгәртеп, үзмәшгульләргә дә юл ачылсын иде”, - дигән теләктә ул.

Эшмәкәр башта интернет мәйданга чыгу өчен бер сират күпере узса, анда продукциясен тәкъдим итә башлагач, ул күперләр тагын да арта. Чөнки товар әйләнеше үсә, ихтыяҗ арта. Ә продукцияне җитештереп өлгерергә кирәк.

Яр Чаллыдагы “Балабай” бренды да интернет аша сата башлагач, кадрлар җитмәү белән очраша. Тегү фабрикасына тегүчеләр кирәк икән. Хәзергә анда 10 хезмәткәр эшли, ә тагын 25 вакансия ачык кала. Шуңа да оешма вәкиле Елена Батаева республикадагы сәнәгать оешмаларына кадрлар әзерләүне сорап, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Татарстан Президенты, үз чиратында, әлеге мәсьәләне чишүне профильле министрлыкларга йөкләде.

Кадрлар проблемасы моның белән генә бетми әле. Интернет мәйданга чыктың да бетте түгел. Анда сату итә белә торган кеше кирәк. Чөнки виртуаль киңлектә эшләү ул бөтенләй башка төрле сыйфатлар таләп итә. Үзмәшгульләр генә түгел, кече, урта бизнес вәкилләре дә аккаунт менеджерларга мохтаҗ.

“Маркет плейсларга ничек эләгергә, зур оешмалар мондый шартларда ничек эшләргә тиеш — болар барысы да бик мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу өлкәдә белгечләрне җәлеп итеп, укулар оештырырга йөкләмә бирде.

Эшмәкәрләр халыкара аренага чыгу, логистика мәсьәләләрен дә күтәрде. Логистика өчен ташламалар ясарга яисә грантлар булдырырга кирәк дигән тәкъдим дә булды.

“Акча биргәнче, кешене эшләргә өйрәтергә кирәк”, - диде бу уңайдан Татарстанның икътисад министры Мидһәт Шаһиәхмәтов.

“Безгә мондый элемтәләрне булдыру кирәк. Сез дә өйрәнәсез, без дә. Болар барысы да яңа. Мәгълүмати яктан эш алып барырга кирәк. Кешеләрне өйрәтергә кирәк. Яшьләр үзләре дә белә, өлкәнрәкләргә бер тапкыр күрсәтү җитә. Бүгенге шартларда бу социаль адым”, - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов очрашуга.

 

Фото: Татарстан Президентының рәсми сайтыннан алынды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading