16+

«Акча дигәч, бигрәк нык дулкынландыгыз»

Авыл җирлегенең активлыгын үстерү, яшьләрне авылда калдыру, районнарда сәнәгать паркларын булдыру һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының санын арттыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Татарстан муниципаль берәмлекләре советының XIII сьезды делегатлары шул хакта сөйләште. Чарада җирле үзидарә органнары эшчәнлеген нәтиҗәле итү юллары хакында да сүз барды.

«Акча дигәч, бигрәк нык дулкынландыгыз»

Авыл җирлегенең активлыгын үстерү, яшьләрне авылда калдыру, районнарда сәнәгать паркларын булдыру һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының санын арттыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Татарстан муниципаль берәмлекләре советының XIII сьезды делегатлары шул хакта сөйләште. Чарада җирле үзидарә органнары эшчәнлеген нәтиҗәле итү юллары хакында да сүз барды.

Уңай фикер күбрәк

Съезд эшендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авылны күтәрү өчен, җирлекләрдә эш урыннарын арттыру мөһим. Моны кооперативлар төзү, фермерларның санын арттыру һәм кулланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләрен эшкә җигү юлы белән ирешеп була. Мондый җирләр аеруча Казанга якын районнарда күп. Россельхознадзор 43 мең гектардан артык кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклаган.
 
– Аларны инвесторлар акча эшләү, нәрсә дә булса төзү уңаеннан алгандыр, әмма ул җирләр максатчан кулланылырга тиеш, – диде Президент.

Районнарда уңайлы эшлекле мохит булдыру кирәклеген дә ассызыклады ул. Социаль инфраструктураларга гына түгел, сәнәгать паркларына да игътибарны арттырырга, аларга инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Клуб, спорт залы булып, эшләргә эше юк икән, моннан халыкка ни файда?
Авылларда шәхси хуҗалыкларны үстерү юлларына да басым ясалды.
– Терлек саны күп булган гаиләләргә төрле ярдәм формаларын уйлап табарга, аларда кызыксындыру тудырырга кирәк. Кайбер районнарда терлек саны кимегән, моның сәбәбен ачыклау мөһим, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларда үзара салым акчасы җыю системасы турында да сүз кузгатты.
– Әлеге акчалар авыл җирләрендә күп проблемаларны чишәргә булыша. Аны өнәмәүчеләр дә, шул ук вакытта уңай караучылар да бар. Соңгылары исә күбрәк. Халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга кирәк, – дигән күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Сөенче

Быел үзара салым акчасы 218 млн сум күләмендә җыелган. Республика бюджетыннан аңа 900 млн сумга якын акча өстәп бирелгән. Биш ел буена исә 4 млрд сум акча туплауга ирешелгән. Әлеге акча күбесенчә авыл җирләрендә юллар төзү, зират коймаларын төзекләндерү, су башняларын яңарту, обелисклар, парклар, балалар мәйданчыклары төзү эшләренә, техника алуга тотыла.
Техника дигәннән, «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин съезд делегатларына күңелле хәбәр җиткерде.

– Авыл җирлекләренә 1 млн сум күләмендә грант бирелә һәм шул акчага юлларны карап тору өчен трактор сатып алалар иде. Әмма соңгы берничә елда ул сумма трактор сатып алуга җитми башлады. Шушы көннәрдә Татарстанның Министрлар кабинеты грант суммасын 1,5 млн сумга күтәрү турында боерык имзалады, – дип әйтеп бетерергә өлгермәде, зал көчле алкышларга күмелде.
Докладчыга сүзен дәвам итәр өчен берничә минут вакыт кирәк булды, чөнки бу хәбәрдән соң халык арасында шактый сүз алышу булып алды. Авыл җирлекләре өчен бу чынлап та зур сөенче иде шул.
– Акча дигәч, бигрәк нык дулкынландыгыз. Авыл башлыкларына аз акчага шактый күп проблемаларны хәл итәргә туры килә шул, – дип дәвам итте ул. – Урамны яктыртуга да, су белән тәэмин итүгә дә финанслау җитми, әле ярый үзара салым акчасы системасы белән дәүләт программалары бар.

Бистәләр игътибарга мохтаҗ

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин үзенең чыгышында, бистәләргә игътибар арттыру кирәклегенә басым ясап, «Республика әһәмиятендәге бистәләр» дигән программа булдыруны сорады.

Сарман районының шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов та, бистәләрдәге проблемаларны санап үтеп, аерым алганда, күпкатлы йортларның ишегалды территорияләрен асфальтлау буенча махсус программа кабул ителсен иде, дигән теләген җиткерде. Авыл җирлекләренә грант бирелүен һәм аларның шул акчага трактор яки самосвал сатып алуларын, ә бистәләрнең мондый мөмкинлеккә ия булмавын да билгеләп үтте ул.

«Сөтнең литры 20 сум булса, субсидия дә кирәкми»

Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов 2013 елдан башлап дәүләттә крестьян-фермер хуҗалыкларына, фермерлык хәрәкәтенә 333 млн сумлык ярдәм күрсәтелүен әйтте. Шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерү күләмен арттыру максатыннан, район программасы буенча, өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга савым аппаратлары бирәләр икән.
– Әмма хәл итәсе проблемалар әле шактый. Күп кенә фермерлар кабаттан гаилә фермаларын үстерү программасында катнаша. Аның өчен 40 процент күләмендә үз финанслары булу мәҗбүри, бу сумманы 20 процентка төшереп булса, фермерларга зур ярдәм булыр иде, – ди ул.
Буа районының Боерган авылы җирлеге башлыгы Ирина Малышева фермерларга субсидия алганда бюрократия киртәләрен узуны гадиләштерергә сорады. Шул ук вакытта ул сөтнең бәясе ел дәвамында бер литры 20 сум булса, бернинди дә субсидия кирәкми дигән фикерне җиткерде. Аның әлеге сүзләрен зал шулай ук алкышларга күмде.

Моннан тыш Ирина Малышева турыдан-туры үзидарә җирлегенә караган проблеманы да әйтеп үтүне кирәк дип тапты.
– Элек Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына караган гидротехник корылмалар хәзер авыл җирлекләре балансында. Аларга, экспертиза үткәреп, декларация эшләтү мәҗбүри, моның өчен 500 мең сум акча кирәк. Ә моны финанслау өчен бездә акча юк, – диде ул.

Әлки районы Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов та терлек асраучыларга ярдәм итү чараларын булдыру турында сөйләде. Аның сүзләренчә, кайбер шәхси хуҗалыклар, фермер булып теркәлмәсә дә, бишәр-унар баш сыер асрый. Мини фермасы булмагач, махсус программалардан да файдалана алмыйлар, бәлки аларга терлек абзарларын ремонтларга ярдәм итә торган программа булдырырга кирәктер дигән фикер белдерде ул.
– Абзарларын ремонтлату яки зурайту хисабына терлек санын киметмәскә яки, киресенчә, арттырырга булышыр иде бу программа, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading