Һәр төбәкнең үрнәк итеп сөйләрлек матур гаиләләре була. Гадәттә, алар турында бер яман сүз ишетмисең, тормышлары түгәрәк аларның. Әнә шулай гаилә кыйммәтләрен саклап, 25 елдан артык матур гомер итүчеләргә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшыралар. Шундый бүләкне быел Саба районы Шекше авылында яшәүче Рәмзия апа белән Тәлгать абый Хуҗиннар гаиләсе дә алды. «Моннан да зур бүләк була алмый. Мәхәббәтне, тугрылыкны саклап яшәү җиңелләрдән түгел», – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов, аларны бүләкләгәндә.
Чынлап та, авылда иң булган, тату, ачык йөзле, күркәм парларның берсе алар. Авылда бит кеше бер-берсенең тормышын биш бармагы кебек белә. Медаль алып кына алдый алмыйсың. Аларның матур йортлары, тырыш, игелекле балалары, җылы мөнәсәбәтләре менә 40 ел авылдашлары күз алдында.
Тәлгать Әхәт улы шушы җирлектә туып-үскән егет. Ә Рәмзия Мансур кызы күрше Көек авылыннан. Училище тәмамлап, Шекше фельдшер-акушерлык пунктына эшкә әлеге авылга килә ул. 1976 елда авыл клубында кичке уенда танышалар. Шуннан инде ике ел узгач, 16 июнь көнне, шаулатып туй үткәрәләр.
– Кыз алырга автобус белән барырга тиеш идек. Ләкин ул районнан кайтып җитмәде. Барыбыз да әзер, нишләргә белгән юк. Шуннан автомеханик белән янгын сүндерү йорты янында торган йөк машинасын сирень чәчәге ботаклары белән бизәдек тә кыз алырга киттек. Ул елны да яз, быелгы кебек, соң килгән иде, – дип искә төшерә Тәлгать абый. – Кәләшнең матур, тыйнак булуы җәлеп итте. Ул вакытта әле акыллы булуын белеп бетереп булмый, ләкин эчке сиземләвем алдамаган. Аллага шөкер, бик зирәк хатын булды Рәмзия.
Аңа хатыны да кушыла:
– Без очрашканда, Тәлгать тракторда эшли иде, мине авылга кадәр гел озатып куйды. Ә өйләнешкән вакытта ул бригадир иде инде. Мин аның нинди җаваплы эштә эшләгәнен, йорттагы күп эшне барлап, көйләп тору минем җилкәгә төшәсен аңладым. Чөнки үземнең дә әти бригадир булды. Аннары югары уку йортын тәмамлады. Казанга айлар буена укырга китә иде. Үземнең дә төн уртасында да чыгып китә торган эш булгач, балаларны күршеләргә калдырган вакытлар да булды, – ди.
Алга таба Тәлгать абый хезмәт юлының гел югары баскычларына үрмәли. 14 ел дәвамында хуҗалык кырларында мул уңыш үстереп, аны түкми-чәчми җыеп алуга, терлекләрнең туклыгын тәэмин итүгә ирешеп килгән агроном, 18 ел фермер хуҗалыгын җитәкләде. Шулай итеп, ул 46 ел туган җиреннән аерылмый, илебез табынын баету өчен хезмәт куйган кеше. Күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган агрономы, хезмәт ветераны исеменә лаек булган.
– Әлеге уңышларга өйдәге тыл да ярдәм иткәндер, Тәлгать абый? – дим.
– Әлбәттә, Рәмзия бик сабыр хатын булды. Җәй көне урып-җыю вакытында балаларны күрергә дә өлгерми идем. Мин чыгып киткәндә дә, кайтканда да йоклап калалар иде. Бригадир булганда да иртәнге биштә халыкны барлап, йокыларыннан уятырга таңнан чыгып китә идем. Ләкин миңа бер кырын караш булмады, – ди Тәлгать абый.
Рәмзия апа да ирен, сабыр, тыныч кеше, ди.
– Ул эшләгән кешене ярата. Өйдә дә, колхозда да шулай иде. Шуңа да без малайлар белән ул кайтышка бөтен эшне бетереп куя идек. Кичке ашка әтиләре кайтмыйча утырмадык. Соң кайтам дип алдан әйтсә генә аерым ашадык. Ул беркайчан да эштәге проблемаларын өйгә ташымады, кәефсез кайтмады. Хәзер балаларга да шуны өйрәтә. Безнең өйдә дә әти гел баш булды, мин шуңа өйрәнгән, өйдәге эш миңа гына эләгә дип елап утыру юк иде, – ди Рәмзия апа.
– Күп гаиләләрдә акча җитмәү проблема. Сездә ничек иде?
– Ии, колхоз акча бирмәгән вакытлар бар иде инде. Әле ярый мин бюджетта эшләгәч, ала идем, өйдә пенсия алучылар булмагач, авыргарак туры килде. Өй салган вакытларда аеруча кысып сак кына тоттык. Тырышмасак, булмас иде. Гомумән, безнең чор кешеләре акчаны әрәм-шәрәм итеп, кирәкмәгән нәрсә алып туздырмадылар. Без дә яшь булганбыз, аласыбыз да килгәндер инде ул. Ләкин гаилә, өй өчен дип тырыштык. Шуңа да акча җитмәүне бәхетсезлек итеп кабул итмәдек, шөкер иттек, – ди Рәмзия апа.
40 ел тигез гомер итүче Хуҗиннар гаиләсеннән тату яшәү серләре:
Иң кирәк сыйфат ул – сабырлык. Гел кирәк дип тә яшәмәскә. Хәзер бигрәк тә интернетта бер-берсен котыртып, анысын-монысын күрсәткән булалар. Беркем дә бит көн дә кочаклашып кына, чәчәк бирешеп кенә яшәми, ул күз алдау кебегрәк. Дөньяның көне күп, төрле чак була. Шуны аңлап, түзем булырга, авыр вакытларда ачуланышмаска кирәк. Тырышсаң, бергә тау да күчерергә була.
Әлеге күркәм пар өрлектәй өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Илдар, Илшат, Илнар бүген үзләре дә матур гаилә корган, үзләре хезмәт куючы тармакларда уңышларга ирешкән ир затлары.
– Тартмагыз, эчмәгез дә димәдек. Балага әти-әнисе дә зур үрнәк. Улларыбызны иркәләп, кадерләп кенә дә үстермәдек. Кечкенәдән эшләделәр, кызлар эше дип тә тормадылар. Комбайнчы ярдәмчесе дә булдылар, терлек көтүе дә көттеләр, техника ремонтына да йөрделәр. Иркәләнеп ятып, бала бозылып кына бетә ул, – ди Тәлгать абый.
Төпчек уллары гаиләсе белән әти-әнисе янында яши. «Ул электән шулай булган. Кечкенә малай өйдә калырга тиеш. Оныкларыбызны карашырга ярдәм итәбез. Шушы тормыштан Ходай аермасын иде», – ди Хуҗиннар.
– Көндәлек тормыш мәшәкатьләре ярату хисен бетерә диләр, – дип кызыксынам.
«Безнең заманда бар кеше бер төсле яшәде, башкалар кебек тордык, бер артык җиребез булмады. Тормыш булгач, гел яратышып та тормыйсың. Хезмәт белән яшәдек. Хәзер инде беребез өчен беребез башка төрле якын, кадерле. Кайсыбыз да булса су буена төшеп китеп озаграк күренмәсә, берәр нәрсә булмадымы икән, дип борчыла башлыйсың. Тигез булып яшәү олы бәхет икәнен аңлыйбыз», – диләр.
Лилия Гатауллина.
Комментарийлар