16+

Акчасы белән бергә 10 кило итен дә урлаган

Яр Чаллыда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре элек тә хөкемгә тартылганы булган каракны тоткарлады. 34 яшьлек ир кибетнең ишеген ватып кереп урлашуда гаепләнә.

Яр Чаллыда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре элек тә хөкемгә тартылганы булган каракны тоткарлады. 34 яшьлек ир кибетнең ишеген ватып кереп урлашуда гаепләнә.

Төнлә белән маршрут юлында булган сакчыллык бүлеге хезмәткәрләренә Икмәк проездындагы ит кибетендә хәзерге минутта җинаять кылына дигән хәбәр килә. Ялгыш күреп калучылар табылып, телефоннан хәбәр иткәннәр.

Санаулы минутлар эчендә урынга килеп ирешкән тоткарлау төркеме ватык йозак һәм кибет эчендәге тәртипсезлекне күрә, кассаның да ватып ачылган булуы ачыклана. Хокук бозучы ерак китәргә өлгермәгән булырга тиеш дигән фикердә экипаж якындагы сәнәгать зонасын тикшерергә ниятли. Чыннан да, авыр пакетлар тоткан кешене ерактан күреп, куып җитәләр.

Аңарда кассадан урланган 6 мең сум акча һәм 10 килодан артык ит табыла. Менделеевскидан килүче гастролерга карата Җинаять Кодексының 158нче "Урлау" маддәсе 2нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading