16+

«Ахырзаман якынлашканда, көтүченең дәрә­җәсе күтәрелер»

Ахырзаман якынлашканда, көтүченең дәрә­җәсе күтәрелер, дия иде әбием. Күрәсең, шул заманнар якынлаша торгандыр. Хәзер авылларда көтүче – иң кадерле һөнәр ияләренең берсе.

Иң күп хезмәт хакы алучылар да көтүчеләрдер әле. Бездә – сыерларны чиратлап көтү гадәте. Өлкәнрәк яшьтәгеләр көтүгә чыга алмый, билгеле, көтүче ялларга туры килә. Ә кеше табып булмый, үсмер егетләргә ялынабыз. Бер көн көтүгә чыккан өчен 500 сум түлибез.

Күпләр электр көтүчеләренә күчеп бетте. Җайлырак, диләр. 18 меңгә җайланманы алып куялар да, берничә хуҗалык кушылып, болында урын әзерлиләр. Кайбер районнарда сыер­ларны арканлап кына куялар. Көтү бөтенләй юк. Сөт бәясе төшә, җитмәсә соңгы арада мал-туарда төрле авырулар табылып тора, көтүче табу да бер баш бәласе, сыер асрауның файдасы юк. Ничек кенә булмасын, гаилә әгъзасына әйләнгән сөтлебикә белән саубуллашасы да килми. Сыер асраучыларга уңайлы шартлар тудырылсын иде.

Сания Әкрәмова, Кама Тамагы.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading