16+

Актерларның чын йөзләре Сабан туенда ачыла

Данлыклы Әтнә районының, куе, кара урманына терәлеп торган Каенсар аланы артистлар Сабантуен каршы алды быел. 24нче июнь көнне тамашачы театр сәхнәсеннән генә күрә алган артистлар белән бер мәйданда рәхәтләнеп күңел ачты.

Актерларның чын йөзләре Сабан туенда ачыла

Данлыклы Әтнә районының, куе, кара урманына терәлеп торган Каенсар аланы артистлар Сабантуен каршы алды быел. 24нче июнь көнне тамашачы театр сәхнәсеннән генә күрә алган артистлар белән бер мәйданда рәхәтләнеп күңел ачты.

XI Театраль сабантуй кыңгыраулар белән бизәлгән җигелгән атлар белән  башланып китте. Ат караучы Рәис Галимҗанов сүзләренчә, бу әтнәлеләрдә инде традициягә әйләнгән милли бәйрәмнең күркәм гадәте. Атлар артыннан ук мәйданга Әтнә, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Казан кебек республиканың төрле театрларыннан җыелган актерлар төркеме мәйданга чыкты. Концерт тамашасы быел декабрь аенда 100 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәк Әтнә театры тарихы күренешләре белән башланып китте.

- Без инде узган елны ук Сабантуйны үзебездә кабул итәргә тиеш идек. Ләкин аны Саба районы Лесхоз авылына күчерделәр. Быел инде актерларны үзебездә кунак итәбез. Соңгы көннәр бик тыгыз узды. 100нче театр сезоныбызны Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” спектакле премьерасы белән төгәлләдек. Спектакльдә Ана образын Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева башкара. Әле артистларны җәйге ялга җибәргәнче киләсе сезонга әзерлек эшләре бара, - диде  Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.
Милли уеннар да элеккеге гадәт буенча Сабантуй мәйданына сыешып беткән иде. Бер яктан көрәш өчен җәелгән келәм өстендә батырлар бил алыша. Икенче бер почмакта чиләк-көянтә белән йөгертеп иң җитез киленнәрне билгелиләр. Тагын бер җирдә агач кашыкка йомырка каптырып ярышлар уздыралар. Әлеге ярышлар бары тик актерлар, театр хезмәткәрләре генә катнашуы белән үзенчәлекле. Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов яшь егетләрне дә уздырып капчык киеп йөгереп беренчелеккә чыкты. Актерның өлгерлеге, җитезлеге тамашачыларны таң калдырды. “Ничек 50 яшьтә дә 18 яшьлек егетләр кебек соң сез?” – дип кызыксынам үзеннән.   


 
-Спорт, спорт һәм тагын бер тапкыр спорт! Бассейнга, фитнеска йөрим, иртән вакыт булганда йөгерәм. Минем хәләл җефетем биюче, бергә биибез. Тәмәкене ташлагыз – иң зыянлысы шул. Мин бөтен уеннарда да катнашып чыгар идем, берәр кеше генә катнаша дигән таләп куйганнар. Әле чүлмәк тә ватасы идем. Мәйданда абсолют батыр калырга исәбем. Ләкин мине мәйдан янына якын китермиләр, - ди ул ярым җитди, ярым шаяру белән.

Һәр Сабан туенда халык яратып караган спорт төре – ул көрәш. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Актерлар арасында да профессиональ көрәшчеләр бар икән. Көрәшне алып барган беренче категорияле хөкемдар Дамир Зиннәтуллин сүзләренчә, ул көрәшне халыкара категория буенча бәяләгән. Актер профессиональ спортчы булмаса да, мәйданда алар көрәш кагыйдәләре буенча хөкем ителгән.
Абсолют батыр исеме өчен Минзәлә театры белән Кәриев театры көрәште. Авыр, ләкин профессиональ, матур көрәш булды бу. Беренчелекне Кәриев театры баянчысы Илдар Әхмәдуллин яулап алды. Баксаң, ул инде көрәш белән балачактан ук шөгыльләнә икән.
 
- Мәктәптә укыганда X сыйныфка кадәр көрәшә идем. Шуннан бирле ныклап шөгыльләнгән юк. Узган елны да театраль сабантуйда бил тартышып карадым, ләкин абсолют батыр булып кала алмадым. Быелгысына җентекләп әзерләндем. Вакыт булганда йөгереп организмны ныгытам. Үз авылыбызда узган Сабан туенда (Саба районы, Югары Симет авылы) тренировка өчен генә мәйданга чыктым. Ләкин быелгы Сабантуйда беренчелеккә чыгам дип һич тә уйламаган идем. Хәтта якыннарым да җиңдем дип шалтыраткач, ышанмый тордылар, - ди Илдар Әхмәдуллин.

Көрәшче-артист үзенә бүләккә тапшырыласы “Lada vesta” машинасын күрмәгән әле. Автосалоннан барып аласы бар икән аны. Ә Сабантуй мәйданыннан ул бер култык астына симез тәкә, икенчесенә “Pozis” суыткычы кыстырып кайтып китте.

Театраль сабантуй Әтнә халкы күңелендә бер җылы истәлек булып  калачак. Монда вакыйгалар режиссер кушканча сценарий буенча бармый. Актерларның мимикасы, борчылу-шатлануы да чын, ихлас. Алар матур җиңә дә, җиңелә дә беләләр икәнен аңладым мин. Ачуланганын да әйтеп салалар. Уен-көлкесен дә кыстырып җибәрәләр. Ничектер театраль гаилә җылыгы, ихласлыгы белән төрелгән Сабантуй булды бу.

 

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading