16+

Альбина Кармышева: «Акча эшлим дип, кемгәдер ярарга тырышып, бервакытта да ялагайланмаячакмын»

Альбина Кармышева белән танышуыбыз очраклы рәвештә генә булган иде. Хезмәттәшебез Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдә алар Зөлфәт Зиннуров белән «Улым» җырын беренче тапкыр тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр.

Альбина Кармышева: «Акча эшлим дип, кемгәдер ярарга тырышып, бервакытта да ялагайланмаячакмын»

Альбина Кармышева белән танышуыбыз очраклы рәвештә генә булган иде. Хезмәттәшебез Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдә алар Зөлфәт Зиннуров белән «Улым» җырын беренче тапкыр тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр.

Ул вакытта Альбина киңкүләм тамашачыга бик үк мәгълүм булмаса да, «Тутарка» җыры белән шактый танылу алырга өлгергән иде инде. Беренче танышудан соң әлеге тырыш һәм үҗәт кыз турында шактый ишетергә туры килде. Шуңа күрә чит төбәктә үсеп, катнаш гаиләдә тәрбияләнеп, татар телендә иҗат итүче әлеге җырчы белән якыннанрак танышыр өчен, аны редакциягә кунакка дәштек.

– Альбина, татар тамашачысы өчен син – яңа исем, яңа башкаручы. Газета укучыларын үзең белән якыннанрак таныштырыйк әле.
– Тумышым белән мин Мордовия Республикасының Саранск шәһәреннән. Әнием – рус-украин милләтеннән, әтием – татар. Татарстан башкаласы белән танышуым 2003 елда булды. Ул чагында ансамбль белән Милли-мәдәни үзәккә килдем дә Казанга гашыйк булдым. Шул вакытта ук, колледжны тәмамлагач, укуымны шушында дәвам итәргә теләвемне аңладым. Шуннан соң мине Мордовиядәге бер журналист Римзил Вәлиев белән таныштырды. Ул исә мине Миңгол абый Галиев белән очраштырды. 2004 елда бик зур көч куеп, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыкаль факультетына укырга кердем.

– Альбина, әниеңне рус милләтеннән дисең. Ә син рәхәтләнеп татарча сөйләшәсең, татар телендә иҗат итәсең. Туган теле булып та өйрәнергә теләмәгән кешеләр барында синең теләккә «Афәрин!» диясе килә.
– Чыннан да, Мордовиядә яшәүчеләрнең 70 проценты рус телендә аралаша. Анда татар телен дә факультатив рәвештә генә өйрәнәләр. Апаларымның бу телгә карата кызыксынулары булмаса да, минем һәрвакыт татарча аралашасым, җырлыйсым килде, шигырьләрем дә шушы телдә иҗат ителде. Шуңа күрә факультатив буларак татар телен сайладым. Укытучым Гүзәл Абдулхаеваның да өлеше зур булды. Ул миңа татар теленә чиксез мәхәббәт тәрбияләде. Шулай да Мордовия татарларының теле Татарстанда яшәүчеләрдән бик нык аерыла. Миңгол абый да миңа: «Альбина, син дөрес сөйләшмисең, авазларны дөрес әйтмисең», – дип әйтә иде. Казанга күченеп килгәндә, әллә нинди зур өметләр багламадым. Казанны яулау максаты да юк иде. Мине монда профессиональ дәрәҗәдә татар телендә җырлау теләге алып килде. Татар халык җырлары, романслар җырларга, мөнәҗәтләр әйтергә теләдем. Миңгол абый мине шуңа өйрәтте. Хәзерге көндә, горурланып, үземне аның иң яраткан укучыларының берсе дип әйтә алам. Ул миндәге моңны чыгара алды.

– Күпләрне үзенә сыендырган Казан сине колач җәеп каршы алдымы соң?
– Юк инде. Ялгызыма гына бик авыр булды, әлбәттә. Минем монда бер генә туганым да юк бит. Әти-әни дә ярдәм итә алмый иде, киресенчә, мин аларга матди яктан булыштым. Беренче хезмәт хакына әнигә кер юу машинасы алып бирдем. Яшермим, акчаны бик сак тота идем. Ипи белән суда гына торган чаклар да булды. Ә бит Мордовиядә акча эшләү мөмкинлеге күпкә авыррак. Монда ике музыкаль мәктәптә гитара һәм вокал буенча дәресләр бирдем, югары стипендия алып укыдым. Өченче курста Лидия Әхмәтова мине төрле чараларга чакыра башлады. Акча эшләү өчен ул да бик яхшы мөмкинлек иде. Аннан соң акрынлап фатирга дип акча җыя башладым. Һәм югары уку йортын тәмамлагач, кредит алып, җыелган акчаларны да кушып, фатир сатып алдым. Аннан соң энемне дә монда алып килдем.

– Хәзерге вакытта да эш, иҗат һәм гаиләңне бергә алып барасың. Тырышып-тырмашып эшләвеңнең татлы җимешләрен дә татый башладың кебек. Тамашачылар игътибары турында әйтүем... Төп эшеңне калдырып, үзеңне карьерага гына багышлар вакыт җитте дип уйламыйсыңмы, Альбина?
– Шуңа таба барам, Зөһрә, чөнки бөтен җиргә дә өлгереп булмый. Хәзерге вакытта мин яшүсмерләр клубында эшлим. Анда да ставканы киметтем, чөнки минем өчен әлеге вакытта беренче урында – гаиләм һәм карьера. Туктарга ярамый, чөнки менә хәзер генә карьерамда күпмедер уңышларга ирешә башладым. Яңа җырлар яздырам, мәш килеп, 8 ноябрьдә «Туган авылым»да узачак иҗат кичәмә әзерләнеп йөрим. Гаиләмә дә күп көч һәм игътибар таләп ителә. Ирем Айзат белән Әминә һәм Әскар исемле балалар үстерәбез. 2013 елда улыбыз тугач, тормышымда нәрсәнедер үзгәртәсем килә башлады. Ул чагында да төрледән-төрле чараларда катнаша идем, ләкин алар күңел кушуы буенча эшләнелми бит. Сер түгел, банкетлар, корпоративлар акча эшләү максатыннан гына башкарыла. Шул елны үзем өчен, күңел рәхәтлеге өчен бер җыр, клип эшлисем килә башлады. Бер чарада «Журавли»ны башкаргач, Ренат Харис «Торналар» шигырен тәкъдим итте. Яздырдым, клип ясадым. Фикерләр дә, караучылар да күп булды. Шуңа күрә әлеге вакыйлар миңа алга таба үсәргә этәргеч булды. Мин күбрәк романслар, акрын җырлар башкарырга яратам, тик, кызганыч, алар бөтен кеше өчен дә кызыклы түгел.

– Интернет киңлекләрендә синең башкарудагы «Тутарка» җыры бик популярлашты. Халыкка танылуың да шушы җыр аша булды шикелле?
– Әйе. Аның язылу тарихы кызыклы. Беренче курста укыганда, Рөстәм Гыйльфанов белән танышкан вакытта «Альбина. Мин татар» димәкче идем. «Тутарка» дип әйтелде. Ә җыр соңрак, 13 елдан соң гына барлыкка килде. Җырның клибын 2 млн нан артык кеше карады. Аңа карата бик күп тәнкыйть тә, мактау сүзләре дә ишеттем. Чынлыкта, мин бөтенләй башка юнәлештә иҗат итмәкче идем. Бу җыр исә җан авазы булды, чөнки миңа һәрвакыт үземнең татар икәнлеген исбатларга туры килә. Бу җыр күпмедер дәрәҗәдә үз-үзеңнән көлү дә иде. Гаҗәп, ләкин шушы җырдан соң минем иҗатыма күп кенә татар җырчылары да игътибар итте. Безне аңлап булмый шул. Мөнәҗәтләр укыйсың, матур итеп татар халык җырларын җырлыйсың. Ә аларның берсе дә кешегә кирәк түгел булып чыга. Ниндидер бер гади генә җыр башкарасың да танылу аласың. Әйе, мин яшермим, ул җырда әллә нәрсә юк. Тексты да гади, музыкасы да берничә аккорд кына. Тик гадилек өскә чыкты.

– Саранск шәһәрендә татар җырчыларының концертларын оештыру белән дә шөгыльләнгәнсең икән.
– Әйе, үзем монда булсам да, анда татарча концертлар оештыра идем. Айдар Галимовныкын да оештырган идек. Хәтта мәрхүмә булган Хәния апа Фәрхинең дә концертларын куеп өлгердек. Ләкин хәзер бу рәхмәтсез эштән туктадым, чөнки минем ябык ишекләргә баш бәрәсем килми. Гадәттә, яһүдләр, кеше арасына чыкса, үзләренекен үз артларыннан ияртә. Хәзерге вакытта мин Казанда Мордовиядән килгән бердәнбер татар дип әйтә алам. Минем кайвакыт күңелем дә төшә, чөнки Татарстанда барыбер үзләренекенә ярдәм итәләр. Ә мин кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, гел борып чыгардылар. Авыр вакытлар күп булды. Күп кенә артистлар, белсәләр дә, сәхнә артында белмәмешкә салышып китәргә мөмкиннәр. Мин моны бөтенләй аңламыйм. Безнең артистларның зур хатасы – тәкәбберлек. Хәзер, Аллага шөкер, тормышымнан бик канәгатьмен. Мин, горурланып, һич икенләнмичә: «Үземне үзем ясадым», – дип әйтә алам. Якташлардан дуслар гына ярдәм итә иде.

– Тормышта да, иҗатта да үз миссияңне аңларга нәрсә ярдәм итте дип уйлыйсың?
– Миңа гадилегем ярдәм итәдер. Әрсезлегем дә юк түгел. Эстрада артистларыннан аермалы буларак, мин башка төрлерәк юнәлештә иҗат итәм. Романслар, шансон, халык җырларын башкарам. Шул ук вакытта шаян җырлар да җырлыйм. Аннан соң мин һәрвакыт эзләнүдә. Жанрлар төрлелегенә омтылам. Яңалык дигәндә, гитарада уйнап җырлауны да әйтергә мөмкин.

– Альбина, әңгәмәбезне татар теле турында сөйләшүдән башлаган идек. Шуның белән тәмамлыйк әле. Сезнең гаиләдә татар теле нинди урын алып тора? Балаларыгызда да татар теленә мәхәббәт тәрбиялисезме?
– Әлбәттә. Әтиләре Актаныш районыннан. Ул: «Казанга килгәч, рус телен камил белмәгәнлектән, бик авыр булды», – ди. Шуңа күрә балалар белән күбрәк русча сөйләшә. Ә мин гел татарча аралашырга омтылам. Яшермим, әгәр татар теле булмаса, мин акча да эшли алмас идем бәлки. Катнаш гаиләдә үскән булуыма карамастан, хәзер мине хәтта никахлар алып барырга да чакыралар. Бөтен уңышларым, эшләп тапкан акчаларым татар теле аркасында. 32 яшемә минем барысы да бар. Мактанып әйтүем түгел, тик мескен дә буласым килми. Ничек бар – шулай әйтәм. Әгәр Мордовиядә булсам, мин югалып калыр идем. Ләкин акча эшлим дип, кемгәдер ярарга тырышып, бервакытта да ялагайланмаячакмын һәм кеше башыннан йөрмәячәкмен. Миңа яхшы мөнәсәбәттә булганнарга мин дә яхшы мөнәсәбәттә. Үзем булып калырга тырышам. Нәрсә өчендер ясалма буласым килми.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading