16+

Альбина Зеленина: “Тортлар пешерергә һәм планерда очарга яратам”

Һөнәре буенча программист булган Альбина Зеленина 2017 елда ныклап торып кондитерлык эше белән кызыксынып китә.

Альбина Зеленина: “Тортлар пешерергә һәм планерда очарга яратам”

Һөнәре буенча программист булган Альбина Зеленина 2017 елда ныклап торып кондитерлык эше белән кызыксынып китә.

- Социаль челтәрләрдә шеф-кондитерларның эшләре, алар әзерләгән ризыкларның фотоларын күзәтеп барып, торт пешерергә өйрәткән видеороликларын сәгатьләр буе карый идем. Дус кызымның туган көне алдыннан үзем дә торт пешереп карарга булдым һәм ул минем бик әйбәт килеп чыкты. Торт пешерү процессы үземә дә бик ошады. Шуннан бирле бәйрәмнәргә һәм туйларга тортлар, десертлар, шоколадтан скульптуралар ясыйм, - ди ул.

Ә үзенең эшләнмәләрен Кечкенә Җидегән йолдыз бренды астында тәкъдим итә. Ни өчен нәкъ менә шул атаманы сайлавы турында, ул минем әлегә беркемгә дә әйтми торган серем, дип кенә куйды.

Хобби белән төп эшен бергә алып бару авырлашканлыктан, узган елның көзендә эшеннән китәргә карар кыла. Шуңа өстәп, тортлар пешерүне Альбинаның хобби дәрәҗәсендә генә калдырасы килми, алга таба тагын да үсәргә омтыла. Декабрь аенда үзмәшгуль булып теркәлә.

- Үзмәшгульлек турында телевидениедән, социаль челтәрләрдән, дуслардан ишетеп белә идем, үзем дә теркәлергә булдым. Анда теркәлү бик җиңе, барысы да аңлаешлы. Хәзер мин төрле ярминкәләрдә катнаша, заказчыларыма чек бирә алам, шуның белән аларда миңа карата ышаныч туа. Үзем дә тынычлап эшлим. Инстаграм аша да курыкмыйча сата алам. Ял көннәрендә агросәнәгать паркына сатарга чыгам. Даими заказ бирүче яңа клиентларым артты, бу миңа алга таба үсәргә тагын да зур стимул бирә, - ди ул.

Альбина, кондитер эшеннән кала, авиацияне дә ярата булып чыкты. Аерым алганда, планер спорты белән шөгыльләнә икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading