16+

Александр Малов: «Сугыш кызык түгел, ул – бик пычрак, авыр хезмәт»

Җиңү залплары яңгыраганга да – 75 ел. Ныклабрак уйласаң, бер кеше гомере. Шуңа да сугыш турында китаплар укып, кинолар карап кына ничә буын үсте инде.

Александр Малов: «Сугыш кызык түгел, ул – бик пычрак, авыр хезмәт»

Җиңү залплары яңгыраганга да – 75 ел. Ныклабрак уйласаң, бер кеше гомере. Шуңа да сугыш турында китаплар укып, кинолар карап кына ничә буын үсте инде.

Шөкер, сугыш дәһшәтләрен үз күзләре белән күргән озын гомерле аксакалларыбыз да бар арабыз­да. Шундыйлардан – Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист-язучы Александр Малов аеруча хөрмәткә лаек. Күптән түгел генә ул үзенең яңа китабы чыгу шатлыгы белән уртаклашты. «На войне о войне без войны» дип аталган әлеге китап танылган каләм иясенең һәм аның чордашларының биографиясе шикелле. Ул Татарстанның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Александр Михайлович 1926 елда Татарстанның Кайбыч райо­ны, Курбаш авылында гади кресть­ян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, бары 14 яшь кенә була аңа. 1943 елда яшь егетне фронтка алалар, танкист итеп. Ул үзләренең танк ­часте белән Германиягә кадәр килеп җитә, Берлин операциясендә катнаша. Күптән көтелгән, миллионнарның кан-­яше бәрабәренә яуланган җиңүнең ша­һиты була. 1949 елда гына тәмамлана сугыш аның өчен.

Тыныч тормышта Александр Михайлович кулына каләм ала. Һәм үзе үткән сугыш елларын һәм юлларын сурәтли. Моңа аны сугышчан дуслары кодалый. «Осталыгың бар. Безнең хакта да яз!» – диләр. Һәлак булганнары, төшләренә кереп, шул сүзләрне кабатлый. Шулай итеп, Александр Михайловичның тугыз китабы дөнья күрә. Монысы – унынчысы. Китап Татарстан китап нәшрияты табасыннан төшкән. Тиражы 1000 данә. Мөхәррире – Булат Хәмидуллин.
Сугыш чорын гына сурәтләми китап. Тыныч тормышта совет халкының хезмәт батырлыгы, нефтьче-бораулаучылар турында да тере хикәяләр шактый анда.

– Миңа, еш кына, үткән сугышның истә калган вакыйгалары турында сөйләргә кушалар. Алар сугышны кызыктан тора дип уйлыйлар, күрәсең. Ә бит сугыш ул – бик пычрак, авыр хезмәт. 27 миллион кешенең гомерен өзгән коточкыч фаҗига. Шуңа, кабат аны булдырмау өчен, һәркем тырышырга тиеш! Китабымда шул турыда яздым.

Александр Михайловичның энергиясенә, талантына, хәтеренә күз тия күрмәсен. Хәер, моннан өч ел элек үзенең 90 яшьлек юбилее сәхнәсендә тыпырдап биеп, ул бөтен залны шаккатырган, сокландырган иде. Инде менә каләменнән төшкән яңа хезмәтенә бар кешелек исеменнән рәхмәт әйтерлек.

Шактый олы яшьтә булуына карамастан, Александр дәдәй вакыйгаларның үзәгендә кайнарга, сәяхәтләрдә булырга ярата. Әле менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Германиягә командировкага барырга җыена.

Тиздән Татарстан Журналистлар берлеге ветеран каләмдәшебезнең әлеге яңа китабын тәкъдим итүне зурлап уздырачак. Ишетсәгез, килми калмагыз. Бу якты дөнья­да бер гасырга якын гомер итүче бу аксакалдан тормышны яратыр­га өй­рәнеп һәм яшәү дәрте алып китәрсез.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading