16+

Украинада һәлак булган Александр Осиповның батырлыгы мәңгелек

Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган лейтенант Александр Осиповны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр.

Украинада һәлак булган Александр Осиповның батырлыгы мәңгелек

Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган лейтенант Александр Осиповны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр.

Тантаналы чара 31 майда Идел буе федераль округының Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында узды.  Чарада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Мингәриев, укытучылар һәм кадетлар катнашты.

Хәрбинең тол калган хатыны Полина Осиповага һәм әнисе Галина Купцовага бүләкне Рамил Муллин тапшырды.

Александр Осипов 2015 елда Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусын тәмамлаган. Рязань югары һава-десант команда училищесында белем алган. Махсус операция барышында махсус билгеләнештәге төркем командиры була. Март аенда, халкыбызның тыныч тормышын һәм Ватаныбызның милли куркынычсызлыгын саклап, батырларча һәлак була. Александр үлгәннән соң Дәүләт бүләге белән бүләкләнде.

"Александр Осипов үз тормышы бәрабәренә Илебез мәнфәгатьләрен яклады. Бүген миңа солдат әнисенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Улыгыз белән горурлана аласыз. Сез чын кеше, герой тәрбияләгәнсез. Аның исеме һәрвакыт Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре белән бергә аталачак»-диде рамил Муллин.  
Кадетларга мөрәҗәгать итеп, шәһәр башлыгы егет-кызларның Александр Осипов һәм Гани Сафиуллин кебек батырларга тигезләнергә кирәклеген ассызыклады.

«Сез аларның батырлыклары турында белергә тиеш. Сез үз тормышыгызны Бөек һөнәргә — илне саклауга багышладыгыз. Димәк, әниегезне, апагызны, туганнарыгызны һәм моңа мохтаҗ булган бөтен кешене яклау дигән сүз бу". 
"Ниндидер сүз әйтүе дә авыр биредә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мингәриев. - Иң яхшылар, чын ир-атлар китә. Александр илне дошманнардан гына түгел, ә кара көчләрдән яклаган. Ул илебез сагында торды, аны дошманнардан саклауда катнашты. Мондый шәһесне тәрбияләүдә ата-аналар һәм кадет мәктәбе зур роль уйнады".
«Безнең мәктәптә традицияләр күп. Шуларның берсе-педагоглар һәм мәктәпне тәмамлаучылар арасындагы элемтә. Балалар кайда гына хезмәт итмәсен, эшләмәсен, педагоглар аларны һәрчак хәтерли һәм һәркемнең язмышы турында хәбәрдар. Бәла килеп чыкканда, барлык балалар да берләшеп, бу фаҗигане һәркем якын итеп кабул итә. Александр образы алар өчен герой образы, киләчәк тормышка ориентир булып тора. Бүген елның соңгы уку көнендә без монда җыелдык, биредә безнең чыгарылыш сыйныф укучысын искә алабыз».
Хәзер, Ирина Плаксина сүзләренчә, «кадетка» да яңа традиция барлыкка килде. Александр Осипов корпус составына мәңгегә кереп калды һәм аның исеме һәрчак беренче булып санала. Без аны һәрвакыт хөрмәт итәчәкбез", - диде директор.

Александр Осипов Россия Президентының 2022 елның 31 мартындагы Указы белән күрсәткән батырлыгы өчен Дәүләт бүләге белән бүләкләнде.

Фото: https://ntr-24.ru/ сайтыннан скриншот
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading