16+

Алексей Песошин Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Без Россия Федерациясе Оборона министрлыгы частьләре һәм бүлекчәләрендә үзләренең хәрби бурычын лаеклы рәвештә үтәүче яшьләребез белән горурланабыз. Бәйрәм белән, Ватанны саклаучыларыбыз! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләп калабыз

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Бу — намус һәм батырлык, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Ул Ватанына хезмәт иткән, бүгенге көндә хәрби вахта үтүче һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына басарга әзерләнүче, илебездә тыныч хезмәт белән иминлек һәм тотрыклылыкка ирешүче, бөек илебезнең данын һәм куәтен ныгытучы һәркемгә тирән хөрмәт билгесе булып тора.

Авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт белдерәбез. Аларның данлы героик традициясен локаль сугыш һәм конфликтта катнашучылар дәвам итте.

Бүгенге көндә без, элеккеге кебек үк, тыныч тормышның ышанычлы рәвештә сакланачагына ышанабыз. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең кадрлар составы ныгый, һөнәри осталыгы һәм матди-техник базасы яхшыра. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен күп эш башкарыла.

Илнең оборона сәләтен күтәрүгә республикабыз да сизелерлек өлеш кертә. Илнең хәрби-сәнәгый комплексына кергән Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә.

Без Россия Федерациясе Оборона министрлыгы частьләре һәм бүлекчәләрендә үзләренең хәрби бурычын лаеклы рәвештә үтәүче яшьләребез белән горурланабыз.

Бәйрәм белән, Ватанны саклаучыларыбыз! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләп калабыз», — диелә котлауда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading