16+

Алимент түләмәсәң, машина йөртә алмыйсың

Республикада алимент түләмәүче 20 мең кеше исәптә тора, дип хәбәр итә Татарстанның баш суд приставлары матбугат үзәге.

Алимент түләмәсәң, машина йөртә алмыйсың

Республикада алимент түләмәүче 20 мең кеше исәптә тора, дип хәбәр итә Татарстанның баш суд приставлары матбугат үзәге.

Чит төбәк басмаларының берсендә алимент түләмәүче ир-атларны кәҗәләр дип атаганнар иде. Бу алимент түләмәүчеләр арасында кәҗә елында туучылар күп булу белән дә бәйле. Татарстанның баш суд приставы урынбасары Әнвәр Закиров әйтүенчә, безнең республикада алимент түләмәүчеләр, гадәттә, 30-42 яшьләрдәге ир-атлар. Татарстанда мондый 11 меңнән артык кеше исәпләнә. 42-54 яшьлекләр 4 меңгә якын. 18-30 яшьлекләр 2414 кеше. 50 яшеннән узган алимен түләмәүчеләргә карата 376 эш ачылган. Гадәттә, аларның бурычларын пенсия акчасыннан тотып калалар. Баксаң, 66 яшеннән узган кешеләр арасында да алимент түләмәүчеләр бар икән. Дөрес, андыйлар республикада бары 13 кенә кеше.

Хатын-кызлар арасында да балаларын ташлап китүчеләр бар. Алимент түләүдән качып йөргәннәре дә 2 меңнән артып китә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Күбесенең рәсми эш урыннары юк, түләргә акчалары җитми. Татарстанның баш суд приставларыннан алынган мәгълүматлар буенча, быелның алты аенда гына да 554 алимент түләмәүче әти-әнине ачыклый алганнар. Закон нигезендә рөхсәт ителгән алымнарның барысын да кулланалар: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алу, хезмәт хакыннан акчаны тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертү дисеңме...

Иң үтемле ысулларның кайберләре – чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү. Бүген машина йөртү таныклыгын йөртүне чикләгән 2816 эш каралган.
Закон нигезендә әгәр дә алиментлар буенча 10 мең сумнан артык бурычың бар икән, Россия чиген чыгарга рөхсәт ителми. Беренче яртыеллыкта 13859 алимент түләмәүче чит илгә чыга алмаган.

Быелның алты ае эчендә Татарстанда алимент белән бәйле 30 мең эш ачылган. 8078 эшне туктатканнар, суд приставлары алимент түләмәүчеләрдән барлыгы 415 миллион сум акчаны кайтара алганнар.

Президент контролендә

Татарстанда алимент кайтару белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем оешачак. Әлеге төркемне Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге. Бу төркемгә суд приставлары хезмәткәрләре, Татарстан прокуратурасы вәкилләре керәчәк. Алар алимент түләмәүчеләр белән эшнең нәтиҗәле стратегиясен булдырырга һәм атна саен Президентка хисап биреп барырга тиеш булачаклар.

Фото: rg.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading