16+

Алинә Шәрибҗанова: «Филармония кызлары «Кызлар пати»га оппозиция оештыра»

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрибҗанова күп кенә башка җырчылар кебек үк һәрвакыт юлда.

Алинә Шәрибҗанова: «Филармония кызлары «Кызлар пати»га оппозиция оештыра»

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрибҗанова күп кенә башка җырчылар кебек үк һәрвакыт юлда.

Ике кечкенә баласы булуына карамастан, ул Сабантуйларында да эшли, төрле рәсми чараларда иң көтеп алынган җырчы буларак чыгыш ясый, төрле проектларда да бик теләп катнаша.  

- Һәрвакыт каядыр чабабыз, йөгерәбез, өйдә торырга вакыт та юк, - диде ул безгә хәлләрен белергә дип шалтыраткач. - Апрель аенда филармонияда эшләүче кызлар белән бергә “Хатын-кыз бәхете” дигән җыр башкарган идек. Ул безгә бик ошады. Шуннан соң Фәридә - Алсу дуэты, “Зөләйлә” кызлары һәм Алсу Абелханова, Дилә Нигъмәтуллина белән сөйләштек тә, өр-яңа, моңа кадәр бер дә булмаган проект эшләргә булдык. Әлегә барлык серләрне дә чишеп бетермибез, ләкин бик кызык булачак, дип ышандыра алам. Бу турыда белеп алган сәхнә дусларыбыз: «Сез «Кызлар пати”га оппозиция оештырасызмы әллә”, - дип тә шаярта.   

Билгеле булганча, Алинә ире Айдар белән Әмир һәм Альмира исемле балалар тәрбияли. Айдарның беренче гаиләсендәге улы Тимур белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә.

- Тимурга декабрьдә 11 яшь булачак. Балалар белән бик дус, тату. Кечкенә вакытында безгә ешрак килеп йөри иде, хәзер атнасына өч тапкыр көрәш белән шөгыльләнгәч, гел очраша алмыйбыз. Быелгы җәе дә махсуслашкан спорт лагеренда узды. Җәй уртасында ирем Айдарга - 35 яшь, улыбыз Әмиргә 5 яшь тулды. Аларның туган көннәрен зурлап ресторанда туганнар белән билгеләп уздык. Бәйрәмгә Тимурны әнисе (Айдарның беренче хатыны) китереп китте. Барыбыз бергә күңелле бәйрәм иттек. Балалар да зур абыйларын сагынып, көтеп ала, - диде Алинә безгә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч талантлы, акыллы, зыялы шул Алинәбез! Алга таба да уңышлар, бәхет!

    Мөһим

    loading