Ниһаять, мин дә күреп кайттым Питрауны. Мамадыш районының Җөри авылына барганда, автобустагы юлдашымның: «Ел буе эшлибез, күңел ачарга вакыт та юк, ичмасам, шул Питрауга барып рәхәтләнеп бер ял итеп кайтабыз», – дигәнен ишеткәч, кызыксынуым тагын да көчәйде.
Питрау Җөри авылының бик матур Тырлау аланында уза икән. Аланның һавасы ук үзгә. Печән, чәчәк, җиләк, коймаларга эленгән каен себеркесе исенә мичтә пешкән коймак, икмәк исләре килеп кушыла. Керәшеннәрдә табигать белән бәйләнеш бик көчле. Аларның күп кенә гореф-гадәтләре, йолалары да ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйләп үткәрелә.
Питрау да искәрмә түгел, ул беренче чиратта җәй, яфрак, чәчәк бәйрәме. Мамадышлылар шактый тырышкан, әллә ничә йөз каен себеркесе бәйләгәннәр, җиләген дә, чәчәкләрен дә җыйганнар. Дару үләннәренең дә әллә ничә төрлесен киптереп элгәннәр иде.
Питрау дуслыкны ныгыта
Питрау бәйрәменең төп кунагы – Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да үзенең чыгышында Питрауның бай тарихлы бәйрәм булуын билгеләп үтте.
– Питрау республикабызда зур колач белән үтә торган бәйрәм. Бу күңел ачу чарасы гына түгел, биредә керәшен халкының традицияләре, гореф-гадәте, йолалары белән дә танышып була. Питрау ел саен кунакчыл Мамадыш җирендә уза. Район җитәкчелегенә, аның тырыш халкына шундый күңелле бәйрәм уздырганнары өчен рәхмәт. Әлеге бәйрәм республикада яшәүче башка милләт вәкилләрен дә җыя. Бу үзара дуслыкны ныгыта торган бәйрәм, – диде ул сәламләү сүзендә.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов җыелган кунакларга үзенең рәхмәтен җиткерде.
– Кунаксыз бәйрәм дә булмас иде, безне якын итеп килгәнегезгә рәхмәт. Питрау – җыр һәм чәчәк бәйрәме. Ул – Мамадышның визит карточкасы. Питрау бөтен республика бәйрәменә әверелде, бирегә төрле районнардан керәшен кардәшләребез җыела. Тамашаны күрергә башка милләт вәкилләренең килүе дә куанычлы, – диде ул.
Бәйрәм ачылышына кадәр кунаклар республиканың төрле районнарыннан килгән керәшеннәр утарлары белән танышты. Алар арасында Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре дә бар иде. Һәр коллектив кунакны тәмле ризыклары белән сыйлап, борынгы йола, җырлары белән таныштырып калырга ашыга.
Керәшен туенда сөйләшмәгәннәр, җырлаганнар гына
Мамадышның Шәдче авылы «Туганайлар» фольклор коллективы кунакларга туй йоласын күрсәтте.
– Керәшеннәрдә туйда бер дә сөйләшмәгәннәр, алар җырлаган гына. Табынга ризыкны чыгару да, кунак сыйлау да, кияү белән кәләшне мактау да җыр юллары белән генә барган, ягъни үзара әңгәмә җыр әйтешү формасында барган. Яшь парны мактау дигәннән, кияүне үз әти-әнисе һәм туганнары, ә кәләшне үзенекеләр мактап җырлаган. Элек керәшен туйлары музыкаль спектакльне хәтерләткән, – дип сөйли ансамбль җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Керәшеннәрдәге кияү күлмәге кидерү традициясе исә булачак кияүне сынау максатыннан үткәрелгән. Күлмәкне кияүгә кызның җиңгәләре кидерә. Аның җиңнәрен махсус алдан бәйләп куялар. Кияүне башта мендәр, аның өстенә яулык, ә мендәр өстенә кәләшнең чиккән кульяулыгы куелган урындыкка утырталар. Ул җиңнәре төйнәлгән күлмәкне дә кияргә, шул ук вакытта кулъяулыкны да бирмәскә тиеш. Кулъяулыкны исә кызның җиңгәләре төрле яклап тартып алырга тырыша. Кулъяулыкны ычкындырса, кияү җебегән була.
Кияүгә сырлап-матурлап, кызыл ленталар белән бизәлгән җөйсез янчык та бүләк итәләр. Аның эченә чикләвек тутыралар. Янчыкны кызның туганнары җыр да җырлап тапшыра: «Менә, кияү, сиңа янчык, аның эчек тулы орлык. Шул орлык шикелле орлыкларың күп булсын, теләсә кайда чәчеп йөрмә, кирәккә генә тотарсың».
Туйга кунак ризыгы – пирмәнкә пешергәннәр. Пирмәнкә ул – пилмәннең бер төре. Аны да табынга махсус җыр җырлап чыгаралар.
Башкорт керәшеннәре тәбәсе
Башкортстанның Бакалы районыннан килгән «Керәшен бизәкләре» ансамбле дә үзенең утарын булдырган. Ә өстәлләре берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән тулган. Маргарита Маркова сүзләренчә, алар ягында керәшен ризыгы тәбә – бик популяр. Аны сугымнар чорында пешергәннәр.
– Терлекнең бавырын, үпкәсен, йөрәген, бөерен – барысын бергә башта кайнар суда кабартып алалар. Аннары барысын бергә сарымсак белән ит тарткыч аша чыгаралар. Шул катнашмага өч-дүрт йомырка сытасың. Сөт, тоз, борыч, эре угычтан уган чи бәрәңге, бераз гына манный ярмасы кушасың. Табага башта эч маен җәеп калдырасың. Аның өстенә катнашманы саласың һәм өстенә шулай ук эч маен җәясең дә газ мичендә пешерәсең. Тәбәне без зур бәйрәмнәргә дә, сугым чорында көндәлеккә дә пешерәбез, – дип сөйләде безгә Маргарита Маркова.
Питрауда егетләр кәләш сайлый, Покрауда туй уздырыла
Питрауда, традициягә кергәнчә, «Димче Гөрпи почмагы» да эшләде. Быел атаклы димче Гөрпи түти – Аграфена Васильеваны Гөлнур Васыйлова алыштырды. Димче почмагы бәйрәмнең иң популяр урыны дияргә була. Бирегә ялгыз егет-кызлар үзләренә пар эзләп килә. Яшьләр генә түгел, 60 яшьлек әби-бабайлар да үзенә тиң эзли икән. Әбиләр дигәннән, Алла Пугачева белән Максим Галкин да шушында кавышкан ди. Алла Пугачева телефон номерын язып калдырган булган, Максим аңа шалтыратып, шуннан танышып киткәннәр. Бик беләсегез килсә, Анджелина Джоли белән Брэд Питтны да Питрау таныштырган. Әллә шуны ишетеп, димче почмагына керүчеләр шактый булды. Егет-кызлар монда анкета тутыралар, анда исем-фамилияләре, кайсы районнан булуларын, телефон номерларын язып калдыралар. Үзенә пар эзләгән кеше шул анкетадагы телефон номерын язып ала да шалтырата. Йөзгә якын кеше анкета тутырып калдырган иде. Үз күз алдымда санадылар: 21 хатын-кыз, 19 ир-атның анкетасы өстәлдә ята иде. Кунакка узган елны шушында танышып, күптән түгел генә бәбиләре туган парны да чакырган булганнар. Алар нишләптер килмәде.
Иң чибәр керәшен кызы Мамадышта яши
Елдагыча, Питрауда иң чибәр керәшен кызын да ачыкладылар. «Керәшен чибәре» бәйгесендә унике кыз көч сынашты. Алар конкурска ипи пешереп, сөлге чигеп, тырлар әзерләп килгән иделәр. Кызлар керәшен гореф-гадәтләре, йолалары, фольклоры турында да шактый белә булып чыкты. Интеллектуаль ярышта барысы да чатнатып җавап бирде. Төп җиңүче исә бер генә була. Керәшен чибәре исеменә Мамадышның Дусмәт авылы кызы Алиса Исакова лаек дип табылды. Алиса бәйгедә өч ел рәттән катнашкан.
– Быел тагын катнашып карыйм да, булмаса, башка килмәм дигән идем. Җиңүемә әле дә ышанып җитә алмыйм. Бу минем өчен көтелмәгән җиңү, конкурста үзебезнең Мамадышны лаеклы күрсәтә алуыма бик шатмын, – диде ул.
Алисага – 18 яшь, ул Чаллыда ТИСБИда укый, булачак икътисадчы. Алиса конкурста катнаша башлаганнан бирле керәшен халкының йола, гореф-гадәтләрен, фольклорын өйрәнүен, бик күп керәшен җырларын белүен сөйләде. Без үзебезнең традицияләрне сакларга тиешбез, ди ул.
Җиңүче кызга бүләккә илле мең сум акча һәм күчмә таҗ бирелде.
Питрауда баш батыр булып Раил Нургалиев калды. Көрәш шактый кызу барды. Төнге сәгать өчкә кадәр көрәштеләр. Баш батырга бүләккә машина алу өчен сертификат тапшырылды.
Питрау бәйрәме салют белән тәмамланды.
Комментарийлар