16+

Аллага тапшырдык! Татарстанда урып-җыю эшләре башланды

Татарстанның 30га якын районы урып-җыю эшләрен башлап җибәрде. Әлегә республиканың төньяк районнары гына калыша.

Аллага тапшырдык! Татарстанда урып-җыю эшләре башланды

Татарстанның 30га якын районы урып-җыю эшләрен башлап җибәрде. Әлегә республиканың төньяк районнары гына калыша.

 Шушы көннәрдә алар да чыгачак. Ә иң беренчеләрдән булып уракка Зәй, Сарман һәм Азнакай районы аграрийлары төште. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зәйдә урып-җыю эшләрен оештыру темасына багышланган семинар вакытында әйтте. Семинар урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфракны эшкәртү темасына багышланды.

– Көннәр эссе тору сәбәпле, республика кисәк һәм кинәт кенә тоташ уракка төште дип әйтә алабыз. Кинәт булгач, гадәттә кайбер сәбәпләр аркасында, комбайннар да әзер булмаска мөмкин, әмма бу очракта мин республика куркып кала дип уйламыйм. Шушы бер-ике көн эчендә калган районнар да төшәчәк. Икмәкнең чыгышы күңелдә берникадәр шик тудыра, чөнки узган ел мул уңышка ияләнеп киткән идек. Быел корылык булу, дым җитмәү, бу көннәрдәге эсселек язгы бодайга шактый зыян ясады. Чөнки 500 мең гектарда язгы бодаебыз бар, - диде Марат Әхмәтов. – Көннәрнең кызуланып китүе игеннәрнең өлгерүен дә тизләтә. Мәсәлән, кичә зәйлеләр тәүлек эчендә 5800 тонна икмәк суктырып кайтардылар. Сарманлылар 4 мең тонна икмәк суктырды. Хәзер инде 2-3әр мең тонна икмәк кертә торган районнар бар. Әле көннән-көн өстәлер дип уйлыйм.
Әле алдагы көннәрдә дә шулай 30-35 градус эсселек күрсәтә. Министр әйтүенчә, көзге культураларның хәле зарланырлык түгел. Зәй явым-төшем белән артык иркәләнмәгән булса да, монда көзге бодайның гектарыннан 30 центнердан күбрәк уңыш чыга. Шушындый уңыш Сарман, Тәтеш районында да күзәтелә.
– Бүгенге очрашуда да көзге культураларның мәйданын киңәйтергә кирәк дип сөйләштек. Ул безнең бөртеклеләр мәйданының ким дигәндә өчтән берен (40 процентын) алып торса да ярый, - диде министр.
Әлеге семинарда Марат Әхмәтов белән бергә министрның урынбасары Илдус Габдрахманов, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов механизаторлар, белгечләр белән бергә иген мәйданнарын, шушы зонага яраклы сортларны карап чыктылар.
– Киләчәктә корылык шартларында да авыруга бирешми торган һәм ипи пешерергә яраклы сортларны күбрәк игү күп табыш алу белән турыдан-туры бәйле. Зәйдә бу тәҗрибә мәйданын узган ел гына оештырып җибәргәннәр иде. Бик файдалы сөйләшү булды. Шактый зур хезмәт куйганнар, алдагы елны бу эшне дәвам итәргә кирәк, – диде Марат Әхмәтов.
Аграрийларның чынлап торып кызу урак өсте башланды. Икмәкләребез бәрәкәтле булсын иде дә, авыл хезмәтчәннәренең эшләре лаеклы бәяләнсен иде дип телисе килә.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading