16+

“Аллаһка шөкер” дип әйтергә оялмыйк

Безнең өчен ят булган төшенчәләр кайдан телебезгә кереп, башыбызны бутарга өлгерде соң әле?

“Аллаһка шөкер” дип әйтергә оялмыйк

Безнең өчен ят булган төшенчәләр кайдан телебезгә кереп, башыбызны бутарга өлгерде соң әле?

“Благодарю Вселенную!”, “Спасибо, Вселеннная!”... Инстаграмда яки башка социаль челтәрләрдә утыручыларның шундый сүзләрен укыганыгыз-ишеткәнегез бардыр. Шундыйларны укыгач, үз-үзем дә еш кына сорау биреп куям: “Ә нигә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укымыйбыз соң?”. Ярый, социаль челтәрләрдә утыручылар арасында төрлеләр бар бит инде, имансызлары бардыр, диндәгеләр... Ләкин, ни хикмәт, “Вселенная”га рәхмәт белдерүчеләр арасында яулыклы кызлар, постларында Коръән сүзләре китерелгәннәр дә арта башлады.

Татар кешесе – иманлысы да, башкасы да – беркайчан да: “Рәхмәт сиңа, Җиһан!” – дип әйтми, әлбәттә. Элек-электән: “Аллаһка шөкер”, – дияргә өйрәнгән без. Ләкин русча язасыбыз килә икән, шунда ук башкаларга ияреп, “вселенная”сын кыстырабыз. Трендтан артта калмыйбыз, янәсе. Әнә шул иярү дигәне үтерә шул. Инстайолдызлар да, бизнес-тренерлар да, аналитик-экспертлар да шулай яза бит, без кемнән ким? Шул рәвешле, үзеннән үзе Аллаһы Тәгаләне җиһаннан кимрәк, кечерәк итеп күрсәтебез булып чыга. Ә бит беренчесен икенчесе барлыкка китермәгән, нәкъ киресенчә!

Рәхәт, бәхетле, акчалы, ирле яки хатынлы тормышта яшәргә өйрәтүче псевдописхолог, псевдотренерлар гаҗәеп күп сандагы чараларга әверелгән тренинг, бизнесзавтрак, вебинар-семинарлар аша төрле юллар белән халыкның аңына тәэсир итү белән мәш килә. Беркатлы адәм баласы шул тренингның берсенә барам да, кесә тутырып акча эшли башлыйм, ике-өч айда 2-3 миллионлык кредитымны түлим дә, Таиландка очачакмын дип хыяллана. “Мөнәсәбәтләр мәктәбе”, “Бәхетлеләр мәктәбе”нә эләгүчеләр исә, моннан кайтам да, ирем яки хатыным белән гомер беткәнче бәхетле яшиячәкмен, дип шаша. Башта бушлай дип вәгъдә ителгән тренингның алдагы дәресләре түләүле булуын белгәч, йә, кәефе китеп, икенчесен көтә, йә, тагын кредит алып булса да, укый башлый. Әле берни дә эшли башламаган кыз яки егет инстасторисларында “Благодарю тебя, Вселенная” ише сүзләр яза башлый.

Җиһан безнең өчен, адәм баласы өчен берни эшләми. Без бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә рәхмәт әйтә, шөкер итә алабыз, тыелганнарыннан тыелып, рөхсәт ителгәннәрен эшләп кенә хәерле гомер итәргә мөмкинбез. Тормышыбызда яхшы үзгәрешләр сизәбез яки күрәбез икән, “Аллаһка шөкер!” дип әйтү дә дөресрәк, хәерлерәк булыр иде. Буталмыйк һәм... бутамагыз безне дә...
Хакыйкатькә дәгъва кылмый, шулай да...
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading