16+

«Аллаһы Тәгалә келәмдә дә җиңеллеген бирсә иде»

Көрәш һәм билбаулы көрәштә дөньяның иң яшь чемпионы булып тарихка кереп калган Ислам Фәләхов хаҗ гамәлен кылып кайтты. Спортчылар теле белән әйтсәк, монысы да – рекорд: татар көрәшчеләре арасында хаҗга баручылар булса да, әлеге изге бурычны 21 яшьтә үк үтәүчеләр юк иде кебек. Шул уңайдан Алабуга батырына хис-кичерешләрен җиткерергә мөмкинлек тудырдык.

«Аллаһы Тәгалә келәмдә дә җиңеллеген бирсә иде»

Көрәш һәм билбаулы көрәштә дөньяның иң яшь чемпионы булып тарихка кереп калган Ислам Фәләхов хаҗ гамәлен кылып кайтты. Спортчылар теле белән әйтсәк, монысы да – рекорд: татар көрәшчеләре арасында хаҗга баручылар булса да, әлеге изге бурычны 21 яшьтә үк үтәүчеләр юк иде кебек. Шул уңайдан Алабуга батырына хис-кичерешләрен җиткерергә мөмкинлек тудырдык.

«Көрәшеп, акча тупладым»

– Хаҗга акча табу мәшә­кать тудырмады – Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирде, – дип башлады сүзен Ислам. – Көрәштә җиңүләр яулап, шактый гына акча туп­ланды. Соңгы өч елда Алабуга Сабан туенда откан машиналарның да ярдәме тиде. Иң мөһиме – менә шул мөмкинлекләр күңелдә теләк уянган чакка туры килде. Әни алдагы елларда ук бару теләген җиткерсә дә, быел насыйп булган икән.
– Хаҗга әниең белән бардыңмы?
– Әнигә юлдаш кирәк булмаса, быел ук хаҗ гамәлен кылырга тәвәккәлләмәс идем. Сүз дә юк, бу адымны кайчан да булса ясар идем анысы. Ләкин быел түгел. Инде хәзер барып кайткач, күңел кабат шунда тартыла.

– Дингә тартылуда да әнинең тәэсире булган, димәк?
– Кечкенәдән күңелдә дин бар иде, ә әни шуңа тәэсир итә алды. Кеше ышана икән, аны мәҗбүриләргә кирәкми – күңелдәге әйбер барыбер уяна ул. Кечкенәдән мәчеткә дә йөргәләдем, догалар да өйрәндем. 14 яшьләр булгандыр, көрәш ярышлары алдыннан догалар кыла идем. Ходайның рәхмәте, җиңәм бит! Шуннан дингә ныграк тартыла башладым, әлеге гамәлләрнең даими үтәлергә тиеш­леген аңладым.  

 

 «Хатын сайлаумы? Авыр сорау»
– Бүген дин юлында яшьләрне күреп сөенәбез. Теләктәшләр булгач җиңелрәктер, Ислам?
– Исламга якын кешеләр белән якынаерга тырышам. Яшьлекнең тәэсире бар бит ул – диннән ерак кешеләр юлны бутарга да мөмкин. Аллага шөкер, күңеле белән динне хөрмәт иткән яшьләр бик күп. Яшьлеккә бәйләп, вакыт юклыкны сәбәп итеп дингә килмәү – сылтау гына.

– Хаҗи булу җаваплылыкны да арттыра бит әле. Инде хәзер сайлаган юлдан аз гына да читкә тайпылырга ярамый...
– Кирегә юллар юк. Читкә китү зур гөнаһ булачак. Җавап­лылыкны тоям һәм дингә тагын да ныграк якынаерга тырышам. Мәчеткә йөрү, Коръән һәм намаз уку... Юллары күп. Камиллекнең чик­ләре юк, үсешкә таба барырга кирәк.

– Яшьлек димәктән, аның аерылгысыз өлеше – «мәхәббәт» дигән төшенчә дә бар бит әле. Көрәшче егет тагын ничә ел кызларның башын әйләндерергә җыена?
– Югары уку йортында соңгы елымны укыйм. Диплом алгач, әлеге мәсьәләгә җитдирәк карыйсы булыр. Тиң яр булырдай кызны ничек табарга? Менә анысы авыр сорау. Диндә таләпләр дә башка бит, аулакта очрашып йөрергә дә ярамый. Әмма бу мәсьәләдә искәрмәләр кирәк, дип саныйм. Гомерне аның белән үткәрәсе бит. Шуңа да мөнәсәбәтне бәйләгәнче, бер-береңне өйрәнергә дә кирәктер.

 

«Чиста күңел белән кайттым»
– Хаҗ тәэсирләре белән дә уртаклаш инде, Ислам.
– Сәяхәт чагыштырырга мөмкинлек тудыра икән. Үз илеңнең кадере, аңа карата хөрмәт арта, бездәгедән дә яхшырак тормыш булмавын аңлыйсың, нәтиҗәләр ясыйсың. Безнең якларда булган җирле халыктан: «Сез җәннәттә яшисез», – дигән сүзләрне еш ишеттек. Дөресе дә шулай – елгалар, агачлар үсә, ел фасыллары бер-берсен алыштыра. Аларда бит климат башка – мунчада кебек йөрисең. Әмма кешеләре бүтән. Гел елмаеп кына йөриләр, мәшәкатьләре юк, диярсең. Мәчетләргә йөрүе күңелгә рәхәтлек өсти, бар җирдә – тынычлык, һәр кеше якын итеп исәнләшә.
Хаҗ гамәлләренең барысын да ихластан башкаруны максат итеп куйдым. Аллага шөкер, үз өстемнән җавап­лылык төшереп, чиста күңел белән кайттым.   

– Андагы шартларга ияләнү кыен булмадымы?
– Анда вакытта Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирә икән. Көненә 20шәр чакрым җәяү йөрисең, артыгын ашамыйсың да – зәм-зәм суы эчеп, хөрмә белән генә тукланган вакытлар да күп булды. Шуңа да карамастан, өлкән кешеләр дә йөгереп кенә йөри. Авыр­лыкны тоймадым да. Спорт белән шөгыльләнүнең дә тәэсире булгандыр. Кайтканыбызга бер атнадан артты, әни әле һаман да үзебезнең шартларга яраклашып бетә алмый, ә мин ялдан кайткан кебек йөрим.

– Көрәшчеләр арасында ел саен бер турнир батыр калучылар арасында хаҗга юллама уйнатыла. Отып куйсаң, нишләтәсең инде хәзер?
– Тагын бер барып кайтам. Көрәшеп юллама отасы килә, шуңа ышанам да әле. Хаҗ – янәдән үзенә тарта торган урын. Анда вакытта туган өй сагындырса да, әле тулысынча рәхәтлек алырга өлгермәдем кебек. Хәзер инде тәҗрибә бар, Ходай язса, кабат бик теләп барачакмын һәм икенче төрле тәм табачакмын.

 

«Келәм сагындырган»
– Алда – көрәш сезоны. Бер келәмнән читтә булу үзен сиздермәсме?
– Организмга ял кирәк иде. Туктаусыз шөгыльләнү ялыктыра. Көрәшне, келәмне сагынып кайттым һәм дәрт белән шөгыльләнә башладым.

– Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионнары исемен яулаган узган елгы сезоннан соң җиңүгә этәргеч табуы кыен булмасмы?
– Дәрәҗәне тоту авыррак бит ул. Хыяллар зурдан, былтыр­гы уңышларга кабат ирешәсе килә. Үземне 70 килограмм авырлыкта лидер итеп тоя башладым һәм Аллаһы Тәгалә келәмдә дә җиңеллек бирсә иде, дип телим.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Ислам ?

    Мөһим

    loading