16+

Алма дисәң дә алалар: Татарстан бакчачыларын нәрсә борчый?

Алма күп быел, сөбханалла. Кибет алмасы никадәр матур булса да, ялтырап торса да, бакчадагы җиргә тәгәрәп төшкән шул кортлы алмадан да тәмлерәге юк инде. Бакча алмасының үзенә генә хас тәме, хуш исе була диимме?

Алма дисәң дә алалар: Татарстан бакчачыларын нәрсә борчый?

Алма күп быел, сөбханалла. Кибет алмасы никадәр матур булса да, ялтырап торса да, бакчадагы җиргә тәгәрәп төшкән шул кортлы алмадан да тәмлерәге юк инде. Бакча алмасының үзенә генә хас тәме, хуш исе була диимме?

Кызганыч, үзебездә алма күп булса да, язга кадәр сакланмый. Сатып алам дисәң дә, кыш көне кибет киштәләрендә Татарстанда үскән алманы табып булмый. Сәбәбе – әлеге дә баягы тагын шул – махсус саклау урыннары булмау. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада алма саклау урыннары җитәрлек булмау – зур проблема.

Ә алмага сорау зур. Санкцияләр игълан ителгәннән соң, бездә алмага ихтыяҗ тагын да арткан. Саклау урыннарын булдыру миллионлаган сумга төшә, әле яңа гына бизнесын башлап җибәргән фермерларның моңа мөмкинлекләре юк. Шуңа да уңышны сак­лар өчен тиешле шартлар булмагач, ярминкәләрдә алманы арзан бәядән сатарга мәҗбүрләр. Әнә алма үстерү белән шөгыльләнгән хуҗалыкларда бүген алманың килосын 20 сумнан алырга була. Ә шул вакытта читтән кайтартылган алманың килосы кимендә 80 сум тора.

Элек Татарстанда алма бакчалары шактый булган. Тәмле алмалары белән дан казанган Арча, Кайбыч совхозларын сагынып искә алалар. Яшел Үзән районындагы Норлат совхозы алмагач бакчасын үзем дә яхшы хәтерлим. Мәктәп укучыларын, уку елы башлангач, алма җыярга җибәрәләр иде, моның өчен аз булса да акча түлиләр иде, кызганыч, ул бакчалар бүген ташландык хәлдә. Алма бакчаларының акрынлап юкка чыгуында бәлки нәкъ менә алманы саклау урыннары юклыгы, бизнесның отышлы түгеллеге дә сәбәпче булгандыр. Хәер, моннан тыш та проблемалар җитәрлек. Алмагачта очрый торган авырулар, уңышны җыяр өчен эшче куллар җитмәү, алма эшкәртү заводлары булмау... Казанда бер кечкенә генә шәхси заводтан кала, алма эшкәртү урыннары юк та кебек.

Ничек кенә булмасын, җиләк-җимеш бизнесы Татарстанда акрынлап уяна бара. Әнә Чүпрәледә яшәүче Альфред Хәйруллин алманы отышлы бизнес дип саный. «Тәтештә, Кайбычта элек алма эшкәртү заводлары бар иде, анда алма соклары, кайнатмалар әзерләнә иде, хәзер дә бу эшне торгызырга кирәк. Үзебездә булган әйберне сатарга мөмкин», – ди Альфред. Былтыр ул крестьян фермер хуҗалыгында 41 мең төп алмагач утырткан. Дөрес, бу алмагачлар әле дүрт-биш елдан соң гына беренче уңышлары белән сөендерәчәк. Ә менә саклау урынына килгәндә, Альфред хәстәрен хәзердән үк күрә башлаган. 2,5 тонна алма сыйдырышлы саклау урыны өчен җирне әзерләгән инде ул. Төзелеш эшләре этаплап барыр дип уйлый. Хәзергә җиләк-җимешнең башка төрләрен үстерү белән мәшгуль. Быел бакча җиләген сатып акча эшләгән. Хәзер әнә кура җиләкләре өлгереп килә. Аның килосын 300-350 сумнан тәкъдим итәргә җыена.

«Җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүне киңәйтергә кирәк. Әле менә Чүпрәле техникумында бакчачылык серләренә өйрәтә торган курслар оештырырга дигән фикер дә уема килгән иде, кызганыч, бездә бу эшкә өйрәтүчеләр юк диярлек. Үзебез дә җиләк-җимеш үстерергә өйрәнеп кенә киләбез шул әле», – ди фермер.
«Заря» агрофирмасының алма үстерүдә тәҗрибәсе җитәрлек. Ул бар республикага үзенең җиләк-җимеш бакчалары белән дан казанган. 150 гектар җирдә алмагач утырталар. Монда эшне оештыра беләләр. Элегрәк җиргә коелган алмаларны да әрәм итмиләр, «Бөреле» җәнлекләр совхозына озаталар иде. Ә хәзер алма согы ясау өчен Чувашия Республикасындагы заводка тапшыралар икән. Дөрес, килосын бары 6-7 сумнан гына. Сатылганда, сатып калырга кирәк, диләр. Агрохуҗалык генераль директорының бакчачылык буенча урынбасары Ринат Миначев әйтүенчә, инвесторлар ярдәме белән, 1 тонна алма сыешлы заманча саклау урынын булдырганнар. Быел 1500 тоннага якын уңыш җыелыр дип уйлыйлар. Аның 1000 тоннасы саклауга куелачак. Гадәттә, алма март аена кадәр тора ала икән, дөрес, кышка барысы да диярлек сатылып бетә. Тиздән Татарстан алмаларын ярминкәләрдә тәкъдим итәчәкләр. Хәзер алманың килосын 20 сумнан сатсалар, көзгә таба бәясе 35-40 сум булыр дип көтелә.

Алма үстерү белән Мамадыш районында да ныклап шөгыльләнә башлаганнар. Бездә җитештерелгән җиләк-җимеш республика халкын тәэмин итәргә җитмәсә дә, киләчәктә хәл уңайланыр дигән өмет бар. Алма бүген утырттың да, икенче елга уңыш ала торган бизнес түгел. Көтеп карыйк...

Ә сез алма яратасызмы?

Илназ Баһ, Татарстанның атказанган артисты:
– Алма яратабыз, өстәлдә һәрчак алма. Пирогын да пешерәбез, компотын да ясыйбыз, кайнатмасын да дигәндәй. Быел җиләк-җимешләрдән иң мул уңыш биргәне – алмадыр, мөгаен. Алмагач ботаклары сыгылып тора бит. Күршеләр дә чиләге белән бирәләр. Авылда да алма күп. «Пар алма» дигән җырыбызга махсус алмалы костюмнар да тектердек бит әле. Кайчак, халык махсус шул костюмны сорый. Алмалары бигрәк аппетитный, тотып карыйсы килә, диләр.
 

Салих Бәдретдинов, пенсионер:
– Алманы нишләтергә дә белмим быел, капчыгы белән күршеләремә бүләк итәм. Нәрсә генә эшләмәдем алмадан, как, компот, кайнатма, хәтта шәрапка кадәр ясадык. Кызганыч, җилле көннәрдә алмалар коела. Җирдә череп әрәм була.

Алма рак күзәнәкләрен үтерә
Алма А, В2 витаминына бай. Ул организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта,кандагы холестеринны киметә. Гемоглобин түбән булганда яшел алма ашарга киңәш итәләр. Галимнәр алма рак авыруын булдырмый калуны кисәтә дип тә ачыклаганнар. Ашказанында җәрәхәт булганнарга алманы чи килеш ашарга киңәш ителми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading