16+

Алмаштырыр чак җитте: кышын көпчәк саклау буенча 5 киңәш

Һава торышы үзгәрә башлауга, машина хуҗалары да җәйге көпчәкләрне кышкыга алмаштырырга ашыга.

Алмаштырыр чак җитте: кышын көпчәк саклау буенча 5 киңәш

Һава торышы үзгәрә башлауга, машина хуҗалары да җәйге көпчәкләрне кышкыга алмаштырырга ашыга.

Дөрес, кыш буе җәйге көпчәкләр белән йөрүчеләр дә очраштыргалый. Әмма көпчәкләрне сезонына карап алмаштырмау үзеңнең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә гомеренә куркыныч тудыруы көн кебек ачык. Бу атнада һава температурасы кисәк кенә түбәнәйде. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре дә көпчәкләрне вакытында алмаштырырга өнди. Казанлылар көпчәкләрен кышкыга алмаштырганмы? «Шәһри Казан» шул хакта белеште.

Нурзадә, җырчы:

– Көпчәкләрне дүшәмбе үк алмаштырдым инде. Яңа машина алдым, көпчәкләрне дә яңаны алган идем. Һава торышы үзгәргәнгә түгел, октябрь азагы бит инде, дип, буш вакытым булганда алмаштырып куйдым. Узган ел, һава торышы үзгәрсә дә, алмаштырмаган идем. Хәтерлим, юллар бик нык тайгакланды, бөтен шиномонтажда чират һәм Җиңү проспектындагы шиномонтажга көч-хәл белән, бик куркып кына барып җиткән идем. Гәрчә рульдә ун елдан артык йөрсәм дә бик курыктым. Бер елны яз аенда көпчәкләрне җәйгегә алмаштыргач, һава торышы яңадан үзгәреп, алай азапланган идек. Төрле елны төрлечә була шул. Әмма көпчәкләрне ел да вакытында алмаштырырга тырышам.

Алмаз Гыйльметдинов, «ТМТВ» телеканалының баш мөхәррире:

 – Көпчәкләрне узган атна ахырында ук алмаштырдым. Көпчәкләр безнең авылда – Әтнәдә саклана. Шуңа да анда кайткач, эшне бетереп килдем. Хәзер бер гаиләдә кимендә ике машина бит. Шуңа да, район җирлеге булса да, шиномонтажда чират иде. Өстәвенә, кышка кергәндә суыта башласа, бар халык бергә көпчәк алмаштырырга тотына. Яз көнендә әле алай ук түгел, чөнки күчеш чоры сузыла. Хатынныкын Казанда алмаштырдым. Шәһәрдә көпчәкне алмаштырып кына калмыйча, машинаны юып, чистартып та бирәләр. Шуңа да кыйммәткәрәк чыга. Ә районда күпкә арзанрак.

Гөлзифа Садриева, бала ялында утыручы яшь әни:

– Машинаның көпчәкләре әле алмаштырылмаган. Миңа калса иртәрәк, өлгерермен дип уйлыйм.

Алсу Сафина, журналист:

– Әле дүшәмбе генә алмаштырдым. Шиномонтажга хәзер якын килерлек түгел, бөтен җирдә чират. Шуңа да танышларым алмаштырып бирде. Шиномонтажга гадәттә алдан язылам, чөнки бер елны өч сәгатькә якын чиратта торырга туры килгән иде. Шуннан бирле алдан сөйләшеп эш итәм. Көпчәкләрне ел саен вакытында алмаштырырга тырышам. Машина йөртү тәҗрибәм зур булса да, кагыйдәләрне бозмау якылымын.

Динар Әхмәтшин, оешма хезмәткәре:

– Көпчәкләрне алмаштырырга өлгермәдем әле. Гадәттә, көннәр суыта башлауга, кышкыга күчәм. Быел ноябрь башында бәйрәмнәр көтелә. Шул ялларда алмаштырырга исәп.

Шиномонтажларда хәлләр ничегрәк икәнен белү өчен кайберләренә шалтыратып, чират булу-булмавын белештек.

Ямашев проспектындагы шиномонтаж хезмәткәрләре:
– Соңгы ике көндә кеше бик күп. Ял итәргә дә вакыт юк. Сезнең белән дә сөйләшә алмыйм, гафу итегез. Бик тыгыз чак.

Казанның башка шиномонтажларында да шундыйрак хәл күзәтелә булып чыкты. Кар төшәргә өлгермәде, ә «боз кузгалган» да инде.
Сез дә машина көпчәкләрегезне алмаштырырга онытмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Иминлек – үзебезнең кулда!


Кышын көпчәк саклау буенча 5 киңәш

Кышка кергәндә, җәйге көпчәкләрне ничек һәм кайда сакларга? Шәһәр кешесе өчен бу бигрәк тә «катлаулы» тема, чөнки күпләр көпчәкләрне фатирда (балконда яисә чоланда) саклый. Болай эшләргә була, әмма берничә кагыйдәне истән чыгармаска кирәк.

1. Әгәр дә көпчәкләрне балконда саклыйсыз икән (шул исәптән ачык балконда да рөхсәт ителә), иң мөһиме ультрашәмәхә нурлардан капларга кирәк. Чөнки кояш астында резинаның структурасы бик нык үзгәрә.

2. Хәзер көпчәкләр өчен махсус тышлыклар да чыгаралар. Аларны шунда салып сакларга мөмкин.

3. Кышлыкка алып куяр алдыннан, көпчәкләрне яхшылап юу киңәш ителә. Бу, ярыкларга кергән вак ташларны чистартудан тыш, шинаның кабарынкы урыннары булу-булмауны да ачыкларга ярдәм итәчәк.

4. Әгәр дә көпчәкне дискадан чыгарып саклыйсыз икән, берүк элеп куя күрмәгез, чөнки шинаның формасы үзгәрәчәк.

5. Финанс мөмкинлеге булганнар көпчәкләрен сезонлы саклау урынына тапшыра ала. Көпчәкнең зурлыгына бәйле рәвештә, мондый ысул Казанда 950-1500 сумга төшә.

Лилия Локманова

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading