“Шәһри Казан. Язмыш”ның бүгенге саны 1 апрель – Көлке көненә туры килде. Бу уңайдан әңгәмәбезнең герое – танылган юморист, сүз остасы, язучы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин. Сүз уңаеннан, 18 сентябрьдә Алмаз Хәмзин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
– Алмаз абый, ни өчен соңлап – 32 яшьтә генә өйләндегез?
– Язмышыма шулай язылгандыр, күрәсең... “Саз” ансамбленә йөргәндә, унбиш кызның берсе дә миңа карамады. Тулай торакка кайткач, болай булмый бит, өйләнергә кирәк, дип түшәмгә карап уйлап ята идем. Берзаман ансамбльгә бик тә чибәр бер кыз килде. “Монысы миңа! Берегез дә якын килмәгез”, – дип өйләнмәгән дус егетләргә әйтеп куйдым.
– Тәнзилә апаның күңелен ничек яуладыгыз?
– Менә монысы җиңел булмады. Беренче озата барганда ук: “Егетем бар, – диде. Аннары мин Вафирә Гыйззәтуллина белән өч айга гастрольләргә киттем. Шуннан кайттым да, тагын аның янына бардым. “Егетең белән йөрисеңме?” - дим. “Әйе”, – ди. “Сәлам әйт миннән!.. Миңа кияүгә чыгасыңмы?” – дип сорыйм. “Юк”, – ди. Һәм шулай берничә тапкыр дәвам итте. Чираттагы кайтуымда, мин риза, диде. Коелып төштем, чөнки юк дигән җавабына күнеккән идем инде. ЗАГСка гариза тапшырдык. Мин тагын гастрольгә киттем. Шуннан күлмәгенә, туфлига, балдакларга акча җибәрдем. 1980 елның 5 апрелендә өйләнештек.
– Туегыз кайда узды?
– Зурлап туйлар ясап тормадык. Язылышканнан соң, апаның 17 квадрат метрлы бүлмәсенә кайттык. Мәҗлескә Рафаэль Сәхәбиев, Разил Вәлиев, Римма Ибраһимова кебек танылган шәхесләр, туганнар, дуслар чакырылган иде.
– Тәнзилә апа белән 40 елдан артык яшисез. Хәзер дә арагызда мәхәббәт бармы?
– Мин гашыйк булам икән, бу хис бик озак дәвам итә. Яшь чагымда да гашыйк булып, аннары аерылышсак, биш ел буе оныта алмыйча йөри идем. Гомеремдә бер өйләндем, хатынымны яратып, ихтирам итеп яшим. Ярату булмаса, өч бала алып кайтмаган булыр идек.
– Алмаз Хәмзин гел елмаеп, көлеп кенә йөри дип уйлаучылар күп. Әмма аның да тормышында югалтулар булмаган түгел...
– Бертуган энем фаҗигале төстә вафат булды. Аның үлеме бик үкенечле. Әтине җирләдек. Ун елдан соң әни вафат булды. Әни 38 ел буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Разил белән (язучы шагыйрь Разил Вәлиев – Ред.) безне дә укытты. Аның укучылары арасында нинди генә танылган шәхесләр юк. Әмма әнигә бер генә Мактау грамотасы да бирүче булмады. Әти-әни үзләренә беркайчан да дәрәҗәләр сорап йөрмәде, безне дә шулай өйрәттеләр.
– Әниегез нәрсәдән вафат булды?
– Инсульт булды. Реанимациядә ятканда, янына кердем. Ул инде аңында түгел иде. Шулай да ишетмәсме икән дип, кулыннан тоттым да: “Әни!” – дип кычкырдым. Ул ым да какмады... Әнине соңгы юлга озатырга чиктән тыш күп халык килде. Менә ул нинди аңа карата хөрмәт, олылау, дәрәҗә, абруй! Соңгы сүзне әйткәндә, тамакка төер тыгылды, тавыш бетте. Күктә ап-ак болыт, янәшәдә генә күбәләк оча иде...
– Сезне Разил Вәлиевкә иптәшкә тапканнар, диләр...
– Гыйнвар аенда Разил туганнан соң, әтисе Исмәгыйль абый минем әтигә: “Разилгә иптәш кирәк бит, бер малай алып кайтыгыз”, – дигән. Шуннан соң тугыз айдан, ягъни сентябрьдә мин туганмын. Мин – гаиләдә беренче бала, тагын өч бертуган энем бар.
– Алмаз абый – сез өч бала әтисе. Балаларыгыз да әтиләре кебек үк талантлы...
– Улым Адель элек миңа: “Әти, син дөрес түгел”, – дия иде, ягъни яшәешкә, җәмгыять торышына сәяси карашыма. Ләкин үсә төшкәч, минемчә сукалый, минемчә уйлый башлады. Сокланып карыйм аңа. Минем: “Әгәр дә әти кебек була алсам, мин иң бәхетле кеше булачакмын”, – дигән сүзем бар. Әтием чын коммунист иде, начар гадәтләре булмады. Адель аранжировка белән шөгыльләнә. Татар телен белсен, авыл баласы булып үссен дип аны махсус авылда укыттым. Ул анда әти-әни, энекәш һәм киленебез тәрбиясендә яшәде. Көн саен берәр сәгать баянда уйнарга куштым. Музыка факультетына укырга кергәндә, минем малай икәнеңне әйтмә, үзем өйрәндем, дип әйт, дидем. “Ай-яй, шәп уйный бу егет”, – дигәннәр. Укырга кергәч кенә минем малай икәнен белгәннәр. Кызым Алия дә – музыкаль белемле артист. Кече кызым Алсуның да музыкага сәләте бар. Ләкин әнисе: “Бөтенегез дә музыкант булып беттегез, бәлки башка һөнәр буенча китәр?” – дигәч, аны тыңладым. Алсу хәзер милли китапханәдә эшли, Сәет исемле улы, Сәминә исемле кызы бар. Оныгым тугач:
“Инде хәзер туды
Сәет оныгым,
Пенсиягә чыктым
сөртергә борынын”, – дип шигырь язган идем.
Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Газетаны сату нокталарында сорагыз.
Комментарийлар