16+

Алмаз һәм Айдар Юнысовлар: «Беренче гонорар – 300әр сум акча, носки һәм кулъяулык»

Айдар һәм Алмаз Юнысовлар – Башкортстанның талантлы игезәк җырчылары, композиторлары, баянчылары, тальянчылары... Егетләрне, аларның иҗатын күптәннән белгәч, бүгенге популярлыкка үз тырышлыклары белән килүләренә иманым камил.

Алмаз һәм Айдар Юнысовлар: «Беренче гонорар –  300әр сум акча, носки һәм кулъяулык»

Айдар һәм Алмаз Юнысовлар – Башкортстанның талантлы игезәк җырчылары, композиторлары, баянчылары, тальянчылары... Егетләрне, аларның иҗатын күптәннән белгәч, бүгенге популярлыкка үз тырышлыклары белән килүләренә иманым камил.

Алар һәрвакыт эзләнүдә, бер дә тик тормыйлар. Студент вакытларында ук, берсеннән-берсе популяр җырлар иҗат итеп, зур киләчәкләренә нигез салдылар.

– Кайчан карама, сез елмаеп кына торасыз. Үзара һәрвакыт дус­танә мөнәсәбәттә, аерылгысыз дуслар... Ә шулай да, ачуланышкан чакларыгыз буламы?
Айдар:
– Ачуланышсак та, бер-беребезгә ачу тотып түгел. Дөресрәге, без бәхәсләшәбез. Әле сугышып та алабыз. Кан коеп түгел инде. Ә йодрык белән чак кына бәреп, эмоцияләребезне чыгарабыз. Әмма бар да тиз хәл ителә. Иң күбе – 5 минут үпкәләшеп торабыздыр.
Алмаз:
– Ни өчен без ачуланышабыз? Безнең һәркайсыбызга билгеле вазифалар йөкләтелгән. Әгәр дә ул вазифаларны тиешлечә башкармыйбыз икән, канәгатьсезлекне белдерәбез. Мәсәлән, Айдар күпчелек оештыру мәшәкатьләре белән шөгыльләнә, ә мин – иҗат өчен җавап­лы. Мәсәлән, студиягә килеп керәм, ә анда Айдар, рәхәтләнеп, инстаграмда «утыра». Ә бит ул бу вакытта афишалар җибәрү белән шөгыльләнергә тиеш иде. Аннан китә инде...

– Икегез арасында кем баш та кем муен?
Айдар:
– 10 минутка иртәрәк тугач, моңарчы мин дип уйлый идем. Ә хәзер башкача. Алмаз да була ала, мин дә. Хәлдән дә тора. Һәрвакыт киңәшләшәбез.
Алмаз:
– Айдар усалрак, ә мин йомшаг­рак. Әмма мине чыгырымнан чыгарсалар, Айдарга караганда да усалрак була алам.

– Икегез бер-бер артлы гаилә дә кордыгыз...
Айдар:
– Әйе, башта Алмаз өйләнде, аннары мин. Уфа сәнгать училищесында укыганда, тулай торакта кызлар яши торган этажда тордык. Күрше бүлмәдәге кызларга гел чәй эчәргә йөри идек. Нәкъ шул кызлар белән гаилә корырбыз дип бер дә уйламадык.
Алмаз:
– Минем хатын да, Айдарныкы да биергә яраталар. Тәүге сольный концертыбызда бар биюләрне дә алар куйдылар, биеделәр. Бүгенге көндә безнең икебезнең дә улларыбыз бар.

– Үзегезнең дә балаларыгызның игезәк булуын телисезме?
Айдар:
– Хатыным теләгән иде.
Алмаз:
– Нык телим дип әйтә алмыйм. Ходай ничек яза инде. Тусалар да, аларны тәрбияләү артык авыр булыр дип уйламыйм, чөнки киңәшләшер өчен тәҗрибәле әти-­әниебез бар.

– Әти-әниегез балачагыгызның кайсы мизгелләрен сагынып искә ала?
Алмаз:
–Безнең балачак бит бик авыр булган. Беренчедән, әни игезәкләр туасын белмәгән. Ул вакытта тикшерер­гә УЗИ булмаган бит инде. Әмма бала табар алдыннан әнигә төшендә алгы ике теше ялтырап торган бала карап торган. Шул төштән соң «Бәлки игезәкләрдер дә» дип уйланган ул. Айдар исән-имин туган да, табиблар эшен бетереп, чәй эчәргә киткәннәр. Икенче бала туар дип табибларның башына да килмәгән. Шулчак бонус булып, мин туганмын (көлә).
Айдар:
– 1,5 килограмм авырлык белән тугач, табиблар безнең сәламәт булуыбызга шикләнгән. «Бу балалар үләчәк. Исән калган очракта да, гарип булачаклар, йөри алмаячаклар», – дип, үзләренчә, киләчәгебезне юраган булган. Әмма әни бары тик үз-үзенә генә ышанган. Табибларга ачуланып, безне өйгә алып кайтып киткән. Үзе безгә массажлар ясап, файдалы үләннәр белән аякка бас­тырган. Аннары табиблар безне күреп шаккаткан булган.
Алмаз:
– Гел авырганбыз. Әле колак, әле борын белән азап­ланганбыз. Шулай бервакыт хастаханәдә ятканбыз, инде терелеп беттек, өйгә кайтабыз дигәндә, Айдар урындык­тан кафель идәнгә егылып төшеп, аңын югалткан. Анда сөйләсәң, тарихлар бик күп. Әнигә җиңел булмаган инде.

– Ә шулай да берәр кы­зык­­лы хәл булгандыр бит?
Айдар:
– Җыр-моңга сәләтебезне күргәч, әти-әни сигез-тугыз яшьләрдә безне районга музыка мәктәбенә алып барган. Безне алыр­гамы-юкмы икәнен хәл итәр өчен, жюри әгъзалары осталыгыбызны тикшерә. Моңарчы өйдә урындыкка басып җырлаганда, без җырны бергә башласын өчен, әни: «три, четыре!» – дия торган булган, шуннан җырлый башлаганбыз. Биредә әнинең: «Три, четыре!» – диюе булган, Алмаз белән бер-беребезгә караганбыз да икәү бергә үкереп елап җибәргәнбез. Күрәсең, чит кешедән куркыпмы-оя­лыпмы җырламаганбыз.

– Ә ирләр елыймы? Бүген сезне нәрсә елата ала?
Айдар:
– Әлбәттә, елый. Без дә җан ияләре бит. Мин 30 яшькә кадәр елаганмындыр, хәзер генә катыландым. Күптән елаган юк.
Алмаз:
– Мин дә элек нык елый идем. Кайчак җыр тыңлаганда да күңел тула. Мәсәлән, Салават Фәтхетдиновның «Кадерле, сөекле картларым»ны күз яшьләрсез тыңлаганым юк иде. Шулкадәр күңел түренә үтә торган җыр!

– Игезәкләр булуның уңай һәм тискәре яклары?
Айдар:
– Иң зур «плюс» – яныңда һәрвакыт терәк булырдай кешең булу. Тормышта нинди генә хәлләр булмасын, ул кешенең һәрвакыт синең яныңда икәнен белеп торасың. Син аңа ышанасың, ул сиңа ышана. Аны фәрештә дип атарга да була.
Алмаз:
– Тискәре якларына килгәндә, икебезнең дә лидер буласы килә һәм без һәрвакыт ярышабыз. Бәлки бу берникадәр уңай якка да керәдер, чөнки ярыш, узыш, конкуренция булганда гына кеше үсештә.

– Беренче гонорарыгыз хәтерегездәме?
Алмаз:
– Әйе. Мәктәп еллары иде... Авылда туй гөрли, безне шунда баянда уйнарга чакырдылар. Дәрестән алып чыгып киткәннәрен дә хәтерлим. Төне буе гармун суздык. Туйның икенче көнендә дә халыкны биеттек. Ул кадәр озак уйнап өйрәнмәгәч, беләкләр бик талган иде. Әле бит үзебез кечкенә, баян артыннан баш та күренми. Ә ул баянны һәрчак күтәреп йөртергә кирәк. Шунда безгә 300әр сум акча, носки һәм кулъяулык бирделәр. 300 сум ул заман өчен бик күп акча иде!

– Сәхнәдә киемнәрегез бертөсле, көнкүрештә ничек?
Алмаз:
– 18 яшькә кадәр бер­төрле киенеп йөрдек. Ә соңыннан инде, иреккә чыгып, рәхәтләнеп, һәрберебез үз зәвыгынча киенә башлады. Зәвыкларыбыз ту­ры килми. Шуңа да кибеттә аерым-аерым йөрибез. Концерт костюм­нарын эзләгәндә, әлбәттә, бергәләп чыгабыз. Кайчак, икебезгә бер үк төсле кием эзләп, хәлдән таябыз, чөнки бер үк үлчәмдәге икебезнең дә күңеленә хуш килгән киемне табу бик авыр.
Айдар:
– Бер вакыйга хәтердә калган. Холкым буенча мин бераз җитезрәк, ә Алмаз әкренрәк. Шуңа да, аны көтеп тормыйча, мәктәпкә алданрак киттем, ә ул күпмедер вакыт үткәч килде. Карасам, киеме минекеннән аерыла. Шуннан өйгә кайтып, яңадан киенеп килергә туры килде.

– Йортыгыз бар, улларыгыз үсеп килә, сез утырт­кан агачлар җимеш бирәдер инде... Киләчәккә планнарыгыз?
Айдар:
– Чын ир-атлар булып калырга! Җаваплы булып, гаиләбезне матди яктан тәэмин итеп, рухи һәм физик сәламәтлекне саклап, баетып, гаиләдәге гармонияне сакларга иде.
Алмаз:
– Ә иҗатка килгәндә, Башкортстанда күптәннән концертлар куябыз, хәзер Татарстан тамашачысы белән дә якыннанрак танышасыбыз килә. Әлбәттә, тальян, баян моңнарын тагы да зуррак үрләргә күтәрергә иде, чөнки аларны бер генә заманча уен коралы да алыштыра алмый.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading