– 12 яшемдә мине тәрбиягә альпинист алды. Шуңа күрә «нинди спорт белән шөгыльләним икән?» дип сайлау мөмкинлегем булмады. Үз гомеремдә менгән иң биек тау – Кабардино-Балкариядәге Дыхтау. Биеклеге – 5204 метр. Тауларның җирдә йөргән бөҗәгенә кадәр яратам. Иң биек ноктада чәй эчүләрнең рәхәтлеген әйтеп бетергесез. Таулар куркыныч булуы, анда менү һәркемнең дә кулыннан килмәве белән кызыктыра. Ничектер, тормыш белән бәхәскә керәсең кебек, – ди альпинист.
Станислав сүзләренчә, илдә иң көчле альпинизм мәктәбе Советлар Союзыныкы булган. Әле дә Россия беренчелектә бара.
– АКШ, Канада, Европа альпинизмы акчага корылган. Акчаңны гына түлә – чемоданнарың белән, комфортлы шартларда тау башына алып менгезеп куялар. Ә бездә аның кадәр акча юк. Шуңа да, телисеңме-теләмисеңме, тауга үзеңә менәргә туры килә, – дип елмая ул.
Мондый спорт кызлар өчен түгел дип уйласак та, 36 катнашучы арасында сигез кыз да бар иде. Казан кызы Лилия Насыйрова да альпинизм белән 2003 елдан бирле шөгыльләнә.
– Без студент вакытта йөгерү, чаңгы кебек спорт төрләре алга китмәгән иде әле. УНИКС спорт залында альпинистлар өчен секция ачылды да, без кызлар белән шунда киттек. Дөрес, хәзер кызлардан бер мин генә калдым инде. Иң беренче чиратта альпинизм – тауларга менү мөмкинлеге белән кызыксындыра. тау башына бер менсәң, гомерлек гашыйк буласың. Ике ел элек Эльбруска мендем. Ни дисәң дә, бу иң матур, иң романтик спорт төре, – ди Лилия Насыйрова.
Киләчәктә альпинизмның бу төре кышкы Олимпия уеннарына да кертелергә мөмкин.
Комментарийлар