16+

Алсу Әбелханова: "Ызгышларның мәгънәсе юк"

Ул тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә тәрбиялелеге, сәхнәдә үз-үзен тотышы һәм репутациясе белән дә ханбикәләргә охшаш. Юкка гына фамилиясендә дә “хан” сүзе кулланылмагандыр.

Алсу Әбелханова: "Ызгышларның мәгънәсе юк"

Ул тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә тәрбиялелеге, сәхнәдә үз-үзен тотышы һәм репутациясе белән дә ханбикәләргә охшаш. Юкка гына фамилиясендә дә “хан” сүзе кулланылмагандыр.

Алсу Әбелханова хакында бер гайбәт тә йөрмәү җырчының холкына һәм тәрбиясенә бәйле, күрәсең.

- Минем сәхнәдәге ызгыш-талашларга нерваларым түзми. Әгәр дә син катнашып, сөйли башласаң, аның чиге булмый. Бераздан ул ничек тә булса начар яктан үзеңә кайтачак. Ызгышның мәгънәсе вакыт узу белән югала, ә синең исемеңдә табы кала. Шуңа күрә иң яхшысы: түзем һәм сабыр булырга. Минем иң зур терәгем — ул Ходай Тәгалә. Тормышта булган киртәләр, сүзгә килүләр кайчан да булса ул барыбер тигезләнә. Әгәр дә тавыш чыгарган кешегә ияреп, зурга җибәреп, нерваңны бетереп, исемеңне пычрата башласаң, анда инде Ходай ничек “хәл” итәчәк, - ди ул.

Алсу ханым фикеренчә, әгәр дә кеше үпкәне күңеленә якын ала торган икән, ул теләсә кайда да үпкәләр әйбер табарга мөмкин. Гел кемдер гаепле, кемгәдер ачуланып йөри торган кешеләр минем тирәдә дә бар алар, ди җырчы.

- Бөтен кеше гаепле булып, син генә ак була алмыйсың. Димәк, синдә ниндидер сәбәп бар һәм үзеңдәге сыйфатларны карарга кирәк. Икенче яктан, хаксызлык та - адым саен. Шуңа да яисә син түзәсең дә, алга барасың, яисә инде гел шундый очраклар белән очрашачаксың. Минем күңелдә дә авыр юшкыннар калган бар. Андый очракларда миңа ирем бик нык ярдәм итә. Мин үзем ачык булсам да, аралашканда, бик күп нәрсәне сөйләмим. Әти-әни миннән нәрсә сораса да, алар өчен дә бар да әйбәт. Ә иремә бөтен нәрсәне сөйлим. Ул миңа “төкер барысына!” гына ди. Шунда ук хәлем җиңеләеп китә, - ди Алсу.

Алсу Әбелханова белән әңгәмәне тулысынча чәршәмбе санында укырга мөмкин
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алсу,афарин,гел шулай бул!!!.

    Мөһим

    loading