Яз килдеме, күңел яңалык, яктылык таләп итә башлый. Бу бигрәк тә хатын-кыз гардеробында чагыла.
Күлмәк, пальто алырлык акча булмаса, ачык төстәге яулык булса да алып бәйлисең. Ә күңелгә күп кирәкмени? Шул да җитә, күбәләктәй җилкенеп, кәефләр күтәрелеп китә.
Без хатын-кызларның ике бәла инде: кияргә кием юк, шкафка әйбер куя башласаң, урын табып булмый. Шәһәр халкының күбесе искерә башлаган яисә инде киеп туйган киемнәрен дачага яисә авылга алып кайта. Әмма анда да чорма башы резина түгел бит, бер көнне ул да тула...
Өйдә иске, кулланылмый торган әйберләрне тотмау хәерлерәк, дип ишеткәнем бар. Шул принципка тугры калырга тырышам. Әгәр әйбер ватылган һәм аны ясап булмый икән, тизрәк ташлау ягын карыйм. Ай-яй, бай икән бу димәгез. Өйдә артык, кирәкмәс әйберләр булуын яратмыйм. Искегә тимә, исең китәр дигән мәкаль юкка гына барлыкка килмәгән бит инде.
...Менә бүген дә шкафны барларга булдым әле. Юкса, ишеген ачкан саен, «коткар мине бу авырлыктан» дигән сыман, авыр сулый төсле тоела ул миңа. Бала киемнәре аеруча күбәйде. Балалар бик тиз үсә, киемнең берсен алырга өлгермисең, икенчесе кирәк. Шулай җыя торгач, ике зур тартма кием җыелды. Әле кыш башланыр алдыннан гына аралаган идем югыйсә.
Аралавын араладым да, тик кая куярга аларны? Күбесе бик яхшы хәлдә. Тотындым интернетта актарынырга...
Беренче булып социаль челтәрләргә тукталдым. Биредә киемнәрне бушка бирергә дә, сатарга да мөмкинлек бирә торган төрле төркемнәр бар. Бәяләр 150-200 сумнан алып, 2500гә кадәр. Киемнең нинди хәлдә булуына бәйле, билгеле. Балалар киемнәрен аеруча да күп саталар. Хәтта өр-яңа, биркалары да алынмаган, чит илдән кайтартылган кием-салым табарга була биредә.
Акча эшләргә теләгәннәргә Казанда «комиссионкалар» шактый. Аларның төрлесендә шартлар төрле. Мин шалтыратканында бары тик яхшы хәлдәге киемнәрне генә кабул итәләр икән. «Арзан кием-салымны алмыйм, алдан ук кисәтеп куям», – диде миңа кибет хуҗасы. Биредә киемнәрне бер айга калдырырга мөмкин. Ничә сумга сатарга теләвегездән чыгып, хуҗага 10 процент комиссия түлисе булачак.
Әгәр дә кемгә дә булса ярдәм күрсәтеп, кием-салымыгызны бушка гына бирергә телисез икән, башкалада андый оешмалар да күп. Мисалга, «Хорошие руки» хәйрия склады. Биредә кием-салым гына түгел, савыт-саба, китаплар да кабул итәләр. Склад Казанның Калинин урамы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан. Иң мөһиме – киемнәр дә, башка әйберләр дә кулланырга яраклы булсын.
Моннан берничә ел элек, «Зәкәт» фонды каршында ачылган кибет тә мохтаҗларга ярдәм итүне күздә тотып оештырылган иде. Узган 2018 елда гына да фондка китерелгән киемнәр 1525 кешегә барып ирешкән. Алар арасында катлаулы финанс хәлендә калучылар да, күп балалы гаиләләр дә, ялгыз гына бала үстерүчеләр дә, пенсионерлар, ирегеннән мәхрүм ителгәннәр дә шактый. Фондның кабул итү пункты Лобачевский урамы, 6нчы йортта урнашкан. Җомга һәм шимбә көннәрендә – ял.
Күрмәүчеләргә һәм күз күреме начар булучыларга ярдәм итә торган үзәк буларак танылган «Ярдәм» мәчетенә дә кием-салым китерергә мөмкин. Аларга үземнең дә берничә тапкыр киемнәр илткәнем булды. Пакетларны мәчет эчендәге сакчы янында гына да калдырырга була, кирәкле бүлмәне эзләп йөрисе дә түгел, бик җайлы.
PS. Мәрхүмә әбием еш кына яшьлегендәге бер хатирәсен сөйли иде. Күрәсең, үзәгенә үткән булгандыр. Әбинең әтисен, спекулянт дип, Аксубайның Тимошкино базарында кулга алганнар. Ул төрмәдән кайтмаган, вафат булган. Әбиләр әниләре белән генә үскән: ачлык-ялангачлыкның ачысын шактый татыган алар. Әби укырга теләсә дә, өстенә киеп барырга күлмәге булмагач, мәктәпкә йөрүне туктаткан. Шул чагында әбинең укытучысы көнбагыш чәчәге төшкән кара сатин күлмәген үз өстеннән салып, әбигә китереп биргән. Әби шуннан соң укырга йөри башлаган. Минем тел төбен аңлагансыздыр инде. Булган тормышыбызга шөкер итеп яшәргә өйрәник, җәмәгать! Андый көннәрне күрергә язмасын!
Лилия Минсафина
Комментарийлар