16+

«Алтын каләм»дә ни эшләдек? Беләсезме?

Быел «Алтын каләм» фестивале үз ишекләрен 27 нче тапкыр ачты! Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан оста телле, үткен сүзле, сәләтле яшьләре җыелган иде. «Алтын каләм» фестивале яшь журналистлар әзерләүгә үз көчен куйган фестивальләрнең берсе. Нәкъ менә ул әлеге һөнәрнең барлык нечкәлекләрен ачарга ярдәм итә, эшнең икенче ягы белән таныштыра.

«Алтын каләм»дә ни эшләдек? Беләсезме?

Быел «Алтын каләм» фестивале үз ишекләрен 27 нче тапкыр ачты! Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан оста телле, үткен сүзле, сәләтле яшьләре җыелган иде. «Алтын каләм» фестивале яшь журналистлар әзерләүгә үз көчен куйган фестивальләрнең берсе. Нәкъ менә ул әлеге һөнәрнең барлык нечкәлекләрен ачарга ярдәм итә, эшнең икенче ягы белән таныштыра.

Бирегә килгәнсең икән, син инде җиңүче дип юкка гына әйтмиләр! Быел фестивальдә җиде юнәлештә эш алып барылды. Татар һәм рус басмалары, телевидение, SMM, радио, фотожурналистика, дизайн һәм вёрстка буенча шөгыльләнделәр. Шуны да ассызыклап узарга кирәк, һәрбер куратор да үз эшенә гашыйк остазлар иде!

Икенче көнне үк каләмчеләр үзләренең иҗади продуктларын ясау өстендә эшли башлады. Басма журналистика вәкилләре, әлбәттә, үз эшләрен кызыклы темаларга материаллар язудан башлап җибәрде. Ә нәкъ менә шулар газетага туплана да инде! Шулай ук каләмчеләр өчен уздырылган остаханәләрне дә әйтеп узмыйча булмый. Аларны Түбән Кама районының җәмәгатьчелек һәм ГМЧ белән элемтә бүлеге башлыгы Яна Енькова, КазГИК профессоры Миләүшә Айтуганова, К. Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, Татарстан Республикасының  атказанган артисткасы Лия Заһидуллина, «Yummy music» проектына нигез салучы Ильяс Гафаров һәм «Микулай» фильмы командасы оештырды. 

Фестивальның өченче көне шулай ук очрашуларга бай булды. 20 июнь көнне яшьләр үзәгенә КФУ журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский, ТР Дәүләт Советы депутаты  Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева, ТР Президент матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова килде. Булачак журналистлар хөрмәтле кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды, «Алтын каләм»нең киләчәге турында сорашты. Фестивальдә Сабантуй турында да онытмадылар! Яшүсмерләр төрле милли уеннар уйнады, татарның күркәм гадәтләре белән танышты. Кич белән төркемнәргә бүлеп, «Dance Battle» уздырылды. Басма татар һәм рус журналистикасының газеталары дөнья күрде! Һәр кичне булачак телевидение юнәлеше йолдызларының тапшыруларын карап бардык.

Һәр юнәлеш аерым остаханәләрдә эшләвен дәвам итте. Безгә, ягъни, татар басма журналистикасы юнәлеше катнашучыларына татар драматургы Данил Салихов белән очрашу насыйп булды. Барлык яктан да белемле булган остаз каләмчеләргә файдалы киңәшләр бирде. Шулай ук кызыклы чаралар турында да онытмадык. Мәсәлән, президент булырга теләүче катнашучылар үзләренең идеялары белән таныштырды, «иң яхшы комментатор» бәйгесе булды һәм остазыбыз Айназ Сөләйманова каләмчеләр өчен кейс-чемпионат уздырды. Әлеге чарада татар басма журналистикасы өченче урынга лаек булды!

«Алтын каләм» нең бишенче көне тыныч рухта узды. Чөнки 22 нче июнь - Хәтер көне. Катнашучылар төрле остаханәләрдә булудан тыш, сугышта вафат булганнарны искә алды. Алар патриотик шигырьләр, җырлар башкарды. Бу көнне газеталарда күңелле темаларга язылган эшләр урын алмады, телевидение юнәлешендәге каләмчеләр дә Хәтер көненә багышлаган тапшырулар әзерләде. Кич белән исә «Волга» яшьләр үзәге каршына җыелып, Хәтер шәме кабызылды. 
Фестивальгә 6 нчы көнендә төрле юнәлешләр буенча остазлар килде. Татар басмасында көч сынашучыларны «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Чулпан Гарифуллина сәламләде. Аның чыгышы каләм тибрәтүчеләргә нык ошады! Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та фестивальнең катнашучылары белән аралашты. Очрашу пресс-конференция форматында узды!  Әлеге көннең төп яңалыгы – фестивальнең Президентын сайлаулары булды. Барлык катнашучы да үзенә ошаган кандидат өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә, «Алтын каләм» - 2022 президенты – рус басма журналистикасы юнәлешендәге Софья Волостнова булды. 

Фестивальнең соңгы көне! Ниһаять, төп бүләк, гран-при ияләре аталды. Татар басма журналистика юнәлешеннән Гөлназ Әхмәдиева, рус басма журналистика юнәлешеннән Софья Волостнова зур җиңүгә лаек булды. Әлеге җиңү аларга КФУ журналистика факультетында бушлай уку хокукы бирә! 

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, әлеге фестивальгә нигез салучыларга, барлык оештыручыларга катнашучылар исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә «Алтын каләм» үзенә журналистика белән кызыксынучыларны Россиянең барлык төбәкләреннән җыяр дип ышанып калам!

Алсу Касыймова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading