Балык Бистәсендә яшәүче Виталий Семеновның капка төбенә тукталмыйча узып китеп булмый, диләр. Шул турыда ишетеп, әкияти матурлыкны күрми китә алмадык.
Скопировать ссылку
Балык Бистәсендә яшәүче Виталий Семеновның капка төбенә тукталмыйча узып китеп булмый, диләр. Шул турыда ишетеп, әкияти матурлыкны күрми китә алмадык.
Без килгәндә, Виталий дәдәй капка төбендә Сөембикәсе янында утыра иде. Борчуы да бар икән. Сөембикәнең сәгатен урлап киткәннәр. Ярый әле беләзеге калган, ди ул.
Көянтә белән чиләк тотып, кое янында басып торган Сөембикәнең кулында да, муенында да әллә нинди ялтыравыклы, матур ташлы беләзек-муенсалар бар. Татар хатын-кызларына хас рәвештә эчтән калфак киеп, өстеннән чуклы шәл-яулык ябынган. Билле ак алъяпкычы да бар аның. Озын бала итәкле күлмәк киеп куйган. Күлмәген Виталий дәдәй махсус үзе кибеттән алып кайтып кидергән...
Сөембикә йорт хуҗасының хатыны түгел. Кем дисезме?! 79 яшьлек йорт хуҗасы җан өргән агач сын ул. Сөембикә-ханбикәнең иреннәре белән тырнакларын кызартырга да, сүстән ясалган чәчләрен икегә бүлеп үреп куярга да иренмәгән. Аңардан читтә генә Ханбикәне саклап Батый хан белән себерке тоткан, шулай ук бала итәкле күлмәк белән ыштан киеп куйган Убырлы карчык басып тора... Тик менә сәгатен генә урлаттырганнар шул. Суы таудан агып төшкән ясалма күл янында утырып торучы балыкчы да күрми калган угрыны. Балыгы шәп чирткәндер. Виталий дәдәй анда чын кәрәкә балыкларын җибәргән бит. Су тирәсендә крокодил да, үрдәкләр дә урын алган.
Капка төбе читән белән уратып алынган тулы бер композиция итеп эшләнгән. 200әр литрлы пластик кисмәкләрне берсе өстенә берсен өеп, замок та ясаган. Шунда ук пальма агачлары да үсә. Тал чыбыкларыннан үрелгән зур оясында ләкләк утыра. Читтәрәк эт оясына да урын табылган. «Сак бул, эт!» дип язылганга игътибар да итәргә кирәкми. Мөлаем ак эт утырып тора анда. Кое янында чып-чын камышлар үсә. Ә чәчәкләр турында әйтеп тә торасы юк. Аллы-гөлле петунияләр, бәрхет гөлләрен Виталий дәдәйнең хатыны утырткан.
– Менә шулай үз күңелебезне күреп, башкаларга да матурлык бүләк итеп яшибез инде. Гомер буе кызыктым кулдан әйберләр эшләргә. Пенсиягә чыккач кына буш вакыт күбәйде. Башта мин аларны өй артындагы бакчада тота идем, нишләп аларны яшереп ятарга дип, капка төбенә чыгарып куйдым. Безнең өйне махсус эзләп килеп, фотога төшәләр. Смоленскидагы «100 советов» журналыннан да килеп, фотога төшереп киттеләр, – ди оста.
Виталий дәдәй 1940 елгы. Бала вакыты авыр сугыш елларына туры килгән.
– Авырлыклар белән үстек. Ач-ялангач идек, рәхәтләнеп ипи дә ашый алмадык, кая инде анда матурлык күрергә. Тал чыбыгыннан кәрҗин үреп, аны 5 сумга сатып, кинога керергә акча эшли идем. Читәннәр дә үрергә туры килде. Хәзерге балалар бик бәхетле. Нәрсә телиләр – шул бар. Шулай гына була күрсен, – ди ул.
Балалар бу капка төбен читләтеп үтми. Алар өчен монда таган белән комлык та бар бит.
– Убырлы карчык искерде, киләсе елга аны яңартып эшлисем бар, зур гына җил тегермәне дә бастырып куясым килә әле, – дип, планнары белән уртаклашты алтын куллы оста.
Комментарийлар