Африканың иң зур һәм алга киткән иле – Алжирда яшәүче Евгения Стасаид тумышы белән Мәскәүдән. Ял итәргә барган җирендә Алжир егете белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.
Скопировать ссылку
Африканың иң зур һәм алга киткән иле – Алжирда яшәүче Евгения Стасаид тумышы белән Мәскәүдән. Ял итәргә барган җирендә Алжир егете белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.
Буш кул белән йөрмиләр
– Алжирда кунакчыл, ягымлы кешеләр яши. Алар кунакка йөрергә һәм үзләренә дә кунакка чакырырга ярата. Кисәтеп тормыйча килү гадәтләре дә бар. Буш кул белән йөрмиләр. Ике генә сүз алышу өчен кергәндә дә, берәр күчтәнәч бирәләр. Тавык йомыркасы белән керүчеләр дә бар. Туганнар һәм күршеләр белән дустанә йөрешүләр үзенә күрә бер социаль тормыш нигезе булып тора, – ди ул.
Чүп тәрәзәдән генә оча
– Яңа илдә иң ошамаганы – чүп-чарга күмелеп яшәүләре. Өйләрен хлор белән яхшылап юып чыгаралар, ә менә чүп-чарны өй яки машина тәрәзәсеннән генә атучылар да бар. Табигатькә ял итәргә яки пляжга баргач, үзләреннән соң бөтен чүпне бер дә кыенсынмыйча калдырып китәләр. Бөтен җирдә тәмәке төпчеге аунап ята, каһвә эчкәннән калган стаканнарны агач куышына гына кыстырып китәләр. Алжир кибетләрендә шырпы тартмасын да пакетка салып бирәләр. Кая карама, пакет очып йөри.
Су канаулары сырадан бушаган пыяла һәм пластик шешәләргә күмелгән. Яңгыр явып китсә, юлларны, торак пунктларын су баса, чөнки чүп аркасында ул агып китә алмый. Чүп савытларын Россиядәге кебек җиргә түгел, ә кул сузымы биеклегендә урнаштыралар. Бу да чүп савытына иелеп тормас өчен эшләнгән, әмма аңа да карамыйлар, чүпләр аяк астында ята. Ни гаҗәп, балаларны да тәртипкә өйрәтмиләр һәм бу проблема гаиләнең матди-социаль статусына бөтенләй карамый.
Суыткыч тулы ипи
– Чүплек тирәсендә пакетларга салынган ипи кисәкләре дә бик күп була, чөнки монда ипи яраталар. Бер генә ашау да аңардан башка узмый. Хәтта макарон һәм кус-кус белән дә ашыйлар. Урам буйлап барганда, икмәк кибетеннән унлап багет тотып чыккан кешене күреп аптырарга кирәкми. Әйе, монда гаиләләр зур, әмма икмәкне кирәгеннән артык алу гадәте дә бар. Танышым ире белән икәү генә яши, ул ипине бөтенләй ашамый, шулай булса да, ире өйгә һәр көнне өчәр багет күтәреп кайта. Минем ирем белән дә шул ук хәл. Монда артык ипине суыткычка катырырга куя торган гадәт тә бар әле. Суыту камерасы 90 процентка ипи белән тулган вакытлар да була. Иске ипине ыргытып булмый, шуңа да аны пакетка салып, чүплек савытлары янына чыгарып куялар. Терлеге булганнар аны алып китә. Рәсми статистикага караганда, һәр елны 50 млн багетның 10 миллионы ыргыта. Рамазан аенда бу сан 13 миллионга җитә.
Комментарийлар