16+

Амазонкалар үстермик ...

Амазонка дигәч, ат өстендә җилдән җитез җилдерүче, ук, сөңгене мәргәннәрчә төз атучы, сугыш балтасын, кылыч, хәнҗәрне көчле кулларында бик оста уйнатучы сугышчы хатын- кыз образы күз алдыбызга килеп баса.

Амазонкалар үстермик ...

Амазонка дигәч, ат өстендә җилдән җитез җилдерүче, ук, сөңгене мәргәннәрчә төз атучы, сугыш балтасын, кылыч, хәнҗәрне көчле кулларында бик оста уйнатучы сугышчы хатын- кыз образы күз алдыбызга килеп баса.


Алар турында берсеннән-берсе кызыклырак риваятьләр, серле мифлар, гыйбрәтле кыйссалар сакланып калган.


Амазонкалар безнең эрага кадәр IV гасырга караган Борынгы Рим һәм грек әдәбиятында тәүге мәртәбә искә алына. Шуннан чыгып, кайбер тарихчылар аларны борынгы грек фифологиясе геройлары дип санаса, икенчеләре азатлык сөючән, башбирмәс, физик һәм рухи яктан гаҗәеп көчле хатын-кызлар чыннан да булган, дип исәпли.


...Кырыс холыклы, башбирмәс амазонкалар каян килеп чыккан соң?- дигән урынлы сорау туа. Бәлки гасырлар дәвамында ир- атлар тарафыннан бик нык изелеп яшәүләре аркасында, хатын-кызлар кавемендә кыерсытучы, кимсетүчеләргә карата көчле нәфрәт хисләре туплангандыр? Түземлекләре төкәнеп, кайгы-хәсрәт касәләре тулып ташу сәбәпле әлеге хисләре тышка бәреп чыкмадымы икән? 


Башкалар ничек уйлыйдыр, шәхсән үземдә амазонкалар каршылыклы хисләр уята. Вакыйгалар кайсы заманда булса да, ир затлары белән дошманлашып, сугышып, кеше үтереп йөрү-табигатьнең асылына хыянәт итү, Аллаһ тарафыннан хатын-кыз өчен билгеләнгән төп миссиягә каршы чыгу кебек тоела миңа. Хатын-кызның төп вазифасы - нурлы йөзле балалар табып, аларга күркәм тәрбия биреп үстерү түгел мени?


Үзебезнең мохиткә, бүгенге көнгә әйләнеп кайтыйк. Көчле рухлы, акыллы, максатчан, гыйлемле, алдынгы карашлы хатын-кызларыбыз ирләр белән беррәттән космоска оча, фәнни ачышлар ясый, катлаулы машиналар йөртә, зур корпорацияләрдә җаваплы вазифалар башкара...


Көчсез зат булып саналып, гасырлар дәвамында ирләргә буйсынырга мәҗбүр ителгән хатын-кызларны “көчле затлар”белән чагыштырып тикшеренгән-өйрәнгән Европа галимнәре бик кызыклы нәтиҗәгә килгән. “Хатын-кызлар тетрәндергеч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда югалып калмыйлар, авырлыкларны җиңелрәк кичерәләр.

Яңа мәгълүматны тизрәк үзләштерәләр, хәтерләрендә озаграк саклыйлар. Авыртуны җиңелрәк кичерәләр, чөнки аңа сизгерлекләре кимрәк. Яңа шартларга тизрәк яраклашалар, яңалыкларны уңай кабул итәләр”, – ди алар.


Хатын-кызларыбыз матди һәм рухи яктан күп нәрсәгә ирешсә дә, бик күпләренең Аллаһ тарафыннан бүләк булып бирелгән Ана булу, бала сөю, ир канаты астында иркәләнеп-назланып яшәү бәхетеннән мәхрүм калуы кызганыч. Тормыш йөген нәфис иңнәре белән җигелеп тарткан хәлдә, җебек “әни малайларын”, максатсыз, юаш ирләрне үзләренә пар итәргә, алардан бала табарга ашкынып тормыйлар шул. 


Авыл ягына күз салсак та, шул ук әттәхият. Хатын-кызлар кайвакытта ирләрне дә уздырып җибәрә. Балык Бистәсе,Саба хатын-кызлары Сабантуйларда үзара бил алыша. Бер газетага язганнар: Питрәч районы Шәле авылында уздырылган татарча көрәш турнирында унбиш яшьлек кыз бала 14-16 яшьлек үсмерләрне җиңеп батыр калган. Менә сиңа мә! “Кыз үзе көрәшергә атлыгып тора. Әзерлеге яхшы. Әти- әнисе каршы түгел”, - дип бу гамәлне акларга маташсалар да, бу хәлгә бөтен вөҗүдем каршы.


Йошкар Оладан килгән 18 яшьлек Рудия Габдуллина Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда милли спорт төрләре белән шөгыльләнә. Мари иле чемпионкасына бүгенге көндә ир-егетләрне биленнән умырып тотып, җилкә аша чөю берни түгел, ди.


Көрәшче кызның сылу сөлектәй гәүдәсе имгәнмәсме? Рухы зәгыйфь ирдәүкәгә әверелмәсме ул? Көрәшә торгач, сәламәтлеге какшап, буыннары имгәнеп, эчке органнары төшеп, киләчәктә бала таба алырмы? Бу кыю кызлар амазонкалардан кайсы ягы белән аерыла? Нәфис затлар ир-егетләрне дыңкылдатып кабыргасы белән келәмгәгә сылаган мәлдә, төрле трибуналарда сүз алып: “Демографияне ничек яхшыртырга?” - дип баш ваткан булып кыланабыз.

Кызларыбызны кече яшьтән башкаларны ярата, кичерә, кайгырта белә торган, гаилә тормышына яраклы мәрхәмәтле гүзәл затлар, улларыбызны көчле холыклы, эшчән, булдыклы чын ирләр итеп тәрбияләп үстерәсе урында, газиз балаларыбызның Алла язмаган шөгыльләренә бармак аша карыйбыз. Ничек кенә булмасын, гүзәл затлар ирләргә охшарга тырышмасын, табигать тарафыннан үзләренә бирелгән мәртәбәле - Ана булу вазифасы беренче урында икәнлеген онытмасын иде, дигән изге теләктә калам. 


 Хәмидә Гарипова,
Казан

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ама чуваш теленнэн женси орган

    Мөһим

    loading