16+

Америкада яшәүче татар журналисты Гөлгенә Лотфуллина: «Анда ипотека алу өчен 20 минут вакыт китә»

Җир җимертеп эшләп торганда, журналист дустыбыз Гөлгенә Лотфуллина Америкага кияүгә китеп барды. Уңган-булган кызыбызга монда да рәтле генә кияү табылыр иде табылуын, тик Гөлгенәнең чит илне яулау теләге көчлерәк булып чыкты. Өстәвенә инглиз телен өйрәнүне дә максат итеп алган иде ул.

Америкада яшәүче татар журналисты Гөлгенә Лотфуллина: «Анда ипотека алу өчен 20 минут вакыт китә»

Җир җимертеп эшләп торганда, журналист дустыбыз Гөлгенә Лотфуллина Америкага кияүгә китеп барды. Уңган-булган кызыбызга монда да рәтле генә кияү табылыр иде табылуын, тик Гөлгенәнең чит илне яулау теләге көчлерәк булып чыкты. Өстәвенә инглиз телен өйрәнүне дә максат итеп алган иде ул.

Әлеге вакыйгадан соң дистәдән артык ел узды. Китте дә онытты түгел, Гөлгенә Миссури штаты белән Азнакай арасын шулкадәр якынайтты. Бер елны үзләре кайтсалар, икенче елны әти белән әнисен кунакка чакыра башладылар. Романтика эзләп читкә киткән кешенең фикерләре үзгәргәнме, кайда яхшырак – бүгенге әңгәмәбез шул хакта.

– Гөлгенә, туган якларга ел саен диярлек кайтып торасыз. Әле узган ел гына күрешкән идек. Казан бер ел эчендә  үзгәргәнме?
– Казан матур. Бу юлы тагы да чистарак тоелды, үзебез дә шуңа игътибар иттек. Без Финляндия аша кайттык, Хельсинки алай ук чиста түгел. Аларның шәһәрләре искереп бара. Безнең Казан өр-яңа кебек. Юлларны төзекләндереп торалар, яңа асфальт җәяләр.

– Казаннан күченеп киткәнеңә 13 елдан артык. Читтә үзеңне таптыңмы?
– 13 ел эчендә чит илдә төпләнеп калдым дип әйтә алам инде. Үземнең эшем, дус-ишләр, гаилә дусларыбыз бар. Башта бер җирдән икенче җиргә күченгәндә кыен була инде. Хәзер ничектер җиңелләште. Бакчада,  өемдә мәш киләм.  Кечкенә эт алдык. Балалар мәктәптә укый. Тормыш шунда җайлашып килә. Әти-әнием, туганнарым монда, кайтмыйча да тора алмыйбыз.

– Америка белән Россияне һаман да чагыштырасыңмы, кайда яхшырак?
– Бар нәрсә дә анда яхшырак дип әйтмим. Хәзер Татарстанда да уңайлыклар күп. Табигатебез шулкадәр матур. Тегендә табигать ул кадәр үк матур дип әйтмәс идем. Без торган урыннар калкулыклар да түгел, тигезрәк урыннар. Урманнар да чатырманлык кебек. Барыбер юлда йөргәч игътибар итәсең: республикада күп кенә җирләрдә яхшы итеп утыртылган агачлыклар кала, полоса-полоса булып каеннар, наратлар үсеп утыра.
Яшәү уңайлыклары, әлбәттә, анда күпкә яхшырак. Барысы да кешегә уңайлы булсын дип төзелгән. Биредә аңа өйрәнеп кенә киләләр, уңайлык­лар ясарга тырышалар. Юлларны да яхшырталар, инвалидлар өчен дә шартлар тудыралар хәзер.

– Ә шулай да, Гөлгенә, кайсы өлкәләрдә калышабыз әле без?
– Беләсеңме, анда барыбер менталитет икенче төрле. Менә без, кайтканда-киткәндә, документ эшләре белән йөрибез. Ә анда мондый эшләр күпкә җиңеләйтелгән. Паспорт ясатам ди­сәң, интернеттан тутырып җибәрәсең, аны поч­та аша китереп тә бирәләр. Башка документларны, фатир-йортларны рәсмиләштергәндә, гомумән, нинди генә кәгазь эше булмасын, барысы да уңайлы, ягъни интернеттан гына эшлибез. Татарстанда да хәзер «госуслуга» кебек уңайлы порталлар бар. Әмма барыбер дә барып аласы, чират торасы бар. Тегендә барасы, монда барасы – шул яклары кыенрак. Бюрократия белән адым саен очрашасың. Америкада бөтенесе бер тәртипкә салынган. Конституциягә бөтенесе яраклашкан, һәрбер нәрсәдә кешенең хокукын боз­мыйча ясалырга тиеш дип эш алып барыла. Без дә бер оешмадан икенче оешмага нәрсә өчен йөргәнебезне дә белмәдек. Пичәт  суктырыр­гамы икән дип, башта «паспорт өстәле»нә бардык. Анда бездән бер кочак кәгазь тутырттылар. Әле тегесен, әле монысын. Ә алар кирәк тә булмаган икән...

– Документ эше башкачарак куелган булып чыга, димәк?
– Җиңелрәк, анда мондый кәгазь эше юк. Бер-ике документ җыям дип, күпме чабарга кирәк. Әгәр дә ипотека алам дип йөри башласаң, аның да очына чыгып җитеп булмый. Ә тегендә ипотека дип банкка барасың, утырып сөйләшәсең. Моңа барлыгы 20 минут вакыт китә. Аннары документлар электрон почта­га килә, шуның белән бетте-китте. Шуннан соң инде йорт карый башлыйсың, риэлтор белән килешеп, шунда ук хәл итәсең. Килешү төзисең. Ә монда сатып ала башласаң, күпме чабарга кирәк. Килештерергә, теркәү эшләрен алып барырга...

– Алдау-йолдаулар бармы? Мәсәлән, фатир алганда да бит кәкре каенга терәтеп калдырырга мөмкиннәр...
– Америкада алдау-йолдауга күп урын калмый, чөнки анда бөтен нәрсә тикшерелә. Тикшерелү генә түгел, мин болай эшләсәм, лицензиямнән колак кагармын, дип курка кеше.

– Гөлгенә, журналист гаделсезлекләрне күрә, нәрсәне дә булса язып үзгәртергә тырыша. Бөтен уңайлыкларга ияләшкәч, журналист та буласың килми торгандыр.
– Теләк бар, язасы килә. Вакыт калса, язармын дигән уем бар. Әлегә башка төрле өлкәдә эшкә чумдым. Бала тәрбияләүгә, гаиләне карауга да вакыт күп китә. Эштән кайткач, китап укырга яратам. Инглиз телендә. Эштәге стрессларны бетерү өчен, кайбер кеше кинога йөри, кемдер телевизордан кино карый, ә мин китап укыйм.

– Азнакай районы Әсәй авылында яшәүче әти-әниең кайтканыңны көтеп тора. Туган яклар ничек каршы алды?
– Азнакай районы да яңарып тора. Тик, кызганыч, авыллар бетеп килә, элеккеге кебек фермалар да, эш тә юк. Күп кеше район үзәгенә, якындагы төрле оешмаларга йөреп эшли. Шунысы бар: әле авылдан китәргә теләмәүчеләр күп. Алар төзиләр. Ә безнекеләргә, җәй җитсә, оныклар кайтып тула.

– Әти-әниләрең Америкада ничә тапкыр булды инде?
– Өч тапкыр килделәр. Аларны илнең төрле штатларына сәяхәткә алып чыктык, илне күрсәтеп кайттык. Хәзер безнең кайда яшәгәнне ишетеп кенә белми. Андагы тормышны мондагысы белән дә чагыштыралар. Офыклар киңәйде. Монда яшәгән башка кешегә караганда икенче төрлерәк инде алар хәзер. Алар безне күбрәк аңлый, киңрәк фикер йөртәләр.

– Беренче килгәндә ку­рык­тылармы?
– Килер алдыннан булды андый хәл. Ничек кенә очарбыз икән дигән курку хисе бар иде. Бер тапкыр самолетлары дөрес җиргә бармыйча, Лондонга кадәр үк барып чыктылар. Бүген әтием Әсхәм белән әнием Нурия үзләре генә Япониягә дә бара алалар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading