16+

АН-148 очкычында һәлак булган Казан кызы турында якыннары: «Катя якты кеше иде»

Якшәмбе көнне “Мәскәү – Орск” рейсын башкаручы самолет Мәскәү астында һәлакәткә очрап, 71 кешенең гомере өзелде.

Якшәмбе көнне “Мәскәү – Орск” рейсын башкаручы самолет Мәскәү астында һәлакәткә очрап, 71 кешенең гомере өзелде.

АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан очып китеп, дүрт минут үткәч шартлаган. Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.

АН-148 лайнеры төшкән урында самолетның фрагментлары кыр буйлап чәчелгән, әлеге факт аның һавада ук шартлавын раслый. Тикшерүчеләр очкычның кара тартмаларын да тапкан, алар төзек хәлдә. Тикшерүчеләр эзләү операциясе барышында һәлак булучыларның 400 фрагментына юлыккан.

«Коммерсант» газетасы язуынча, самолетның һәлакәткә очрау сәбәбе двигателе януда, шулай ук тизлек датчигы да эшләмәгән булырга мөмкин диелә. Пилотның хатасы аркасында да килеп чыккан дигән версия юк түгел. Баштарак сыйфатсыз ягулык нәтиҗәсендә шартлаган дисәләр, ул дөреслеккә туры килми булып чыкты. Һәлакәт буласы көнне дистәләгән самолет шул ук ягулыкны кулланган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.

Һәлакәткә юлыккан Ан-148 самолетында үлүчеләр арасында Казан кызы Екатерина Насыйрова да булган. 31 яшьлек Екатеринаның әтисе белән әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга, Мәскәүгә очкан. Екатерина да бер ел элек ире белән Мәскәүгә күчеп киткән булган.
“ТНВ” телеканалында эшләгән Лия Сергеева Екатерина Насыйрова белән бер мәктәптә укыган. Ул безгә, аның бик якты кеше булуын, зур планнар белән янып йөрүен әйтте.  

Кызның туганы Дмитрий үзенең инстаграм битенә Екатеринаның фотоларын куеп, безнең күңелләрдә гел шулай чибәр булып калырсың, дип язган.

Сочи кешесе Максим Коломейцев та шул рейс белән очарга тиеш булган. Бәхетенә, ул билетларын кире тапшырган. Орск егете Максим туган шәһәренә кайтып туган көнен уздырырга һәм машина сатып алырга уйлаган. Әмма автомобильне кайтарып җиткерә алмаганнар. Шуның белән Максимның планнары үзгәргән. Алдан алып куйган билетларын кире тапшырган, дип яза РИА «Новости».
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading