16+

Җан тартмаса, кан тарта...

Авылыбыз борынгы, зираты да зур. Мәйданын һаман да арттырып торалар. Әйе, дөньяга килү булган кебек, дөньядан китү дә табигый хәл. Беркем дә мәңгелек түгел. Һәркайсыбызның соңгы урыны – 3 аршын җир.

Җан тартмаса, кан тарта...

Авылыбыз борынгы, зираты да зур. Мәйданын һаман да арттырып торалар. Әйе, дөньяга килү булган кебек, дөньядан китү дә табигый хәл. Беркем дә мәңгелек түгел. Һәркайсыбызның соңгы урыны – 3 аршын җир.

Шул 3 аршын җиребезнең кайда икәнен генә тәгаен беребез дә белми. Менә хәзер үзем гомер көзләремнән кышларга якынлашып килгәндә, элеккеге әбиләрнең: «Йа Раббым, каберләремне үз зиратларыбызда насыйп кыл», – дип сораганнарын бик әйбәт аңлыйм.

Саҗидә әнием, җан яратылганда, бер уч туфрак алыныр, шул туфрак кайдан алынса, каберең шунда булыр, дип әйтә иде. Аллага тапшырдык, кайлардан алынгандыр инде бер уч туфракларыбыз.

Кайвакытта нигә ул монда күмелгән, нигә анда күмелгән дигән булабыз да бит... Безнең теләктән генә тормый торган эшләр дә бар шул бу фани дөньяларда. Кешене дөньяда басасы туфрагы, эчәсе суы йөртә.

Ә ризык күчеп йөри икән шул менә. Эчәр сулары читтә язган бик күпләр ахыр сулышларында: «Авылыма алып кайтып җирләгез», – дип васыять әйтеп калдыралар. Әйе, кешенең соңгы теләген үтәмичә калдырырга ярамый. Авылның читтә гомер иткән бик күп газиз балаларының соңгы урыннары үз авылыбыз зиратында, Аллага шөкер. Зиратыбызда Исмәгыйль Кәримов дигән кеше дә җирләнгән. Язмышы бик тә аянычлы булган ул абзыйның. Үги әнисенең кыерсытуына чыдый алмыйча, өйдән чыгып качкан бер документсыз апалы-энеле ике сабыйны рәхимле бәндәләр балалар йортына урнаштыралар. Ваня Соловьёв дигән исем белән. Шул исем-фамилия белән бик озак яши ул, Ульяновск шәһәрендә. Шул кешенең ничек туган җирен эзләп тапканын, ничек туганнары белән табышканын тәгаен генә белүче булмады. Нәрсәләрдер хәтерендә калган булгандыр инде, күрәсең. Ә аларның төп нигезе Шәмәй күпереннән чыккач та сул якта. 1980 елда авылга кайтып, үзенең шушы авыл кешесе икәнен аңлатып, Исмәгыйль Кәримов дип документлар алган.

Телне дә оныткан булгандыр инде, хатыны да башка дин кешесе булган булса кирәк. Кан тартуы шундый көчле булгандыр инде, 2000 елда: «Мине авылымда җирләрсез», – дип, Тау башы мәчетенә шактый гына акча калдырып китә. 2014 елда балалары, әтиләренең васыятен истә тотып, авыл зиратына алып кайтып җирлиләр. Шуннан соң да ел саен кайтып, әтиләре каберен зиярәт кылып, мәчеткә 5 мең хәер-сәдака калдырып китәләр.

Балалар йортларында үссә дә, күпме кыерсытылулар күрсә дә, менә дигән гаилә кора алган, тәртипле балалар үстергән кеше булган икән Исмәгыйль абзый. Соңгы урыны үзебезнең авыл зиратында, кабере өстендә ак сирень үсә. Монысы инде авылдашлардан бүләк.
Язмыш, язмыш дибез. Ә ул җан яратылганда алынган бер уч туфрак икән шул, ахыр чиктә...

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading