16+

Ана капиталы турында 10 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе җитәкчесе урынбасары Асия Вәлиуллина җавап бирә.

Ана капиталы турында 10 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе җитәкчесе урынбасары Асия Вәлиуллина җавап бирә.

1. Гаиләдә икенче туган балага ана капиталы бирелә. Аны балага ничә яшь тулганчы файдаланырга рөхсәт ителә? Айсинә Сафиуллина, Казан.
 
– Ана капиталын файдалану буенча чикләүләр юк. Сертификатны баланың укуы өчен файдаланырга уйлыйсың икән, моны балага 21 яшь тулганчы гына эшләп булачак.

2. Әгәр дә ана капиталы белән баланың укуы өчен түлим икән, ул чыгымнардан салым акчасын кайтарып буламы? Зәринә Сабирова, Чаллы.

– Юк, ана капиталы буенча бирелгән акчалар дәүләт ярдәме булып санала. Алардан салым акчасын кайтарып булмый.

3. Ана капиталын өлешләп алып була дип ишеттем. Аена 20 мең сум түлиләр икән. Мин 14 яшьлек малайны уллыкка алган идем. Ул – гаиләдә икенче бала. Аның өчен миңа ана капиталы тиешме? Ана капиталын өлешләп алып булачакмы? Фирая Фәхуллина, Кама Тамагы.

– Мөгаен, сез элек гамәлдә булган, ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган 25 мең сум акча алу мөмкинлеге турында әйтәсездер. Хәзер исә ана капиталын ай саен өлешләп түләү мөмкинлеге булдырылды, айлык пособиенең суммасы 8896 сум. Әмма ул акча балага яшь ярым тулганчы гына түләнә. Сезнең уллыкка алынган балагыз өчен ана капиталы тиеш, әмма сез аны өлешләп ала алмаячаксыз.

4. Ана капиталын кемнәр ай саен өлешләп алырга хаклы? Сабир Хәсәншин, Казан.

– Ана капиталын өлешләп алу өчен баланың 2018 елдан соң туган булуы һәм гаиләнең аз керемле булуы шарт. Аз керемле булуны ничек исәпләргә? Моның өчен соңгы 12 ай эчендәге гаилә керемен кушып 12гә бүләсең, шул рәвешле айлык уртача керем килеп чыга. Шуннан килеп чыккан сумманы гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк (бу исәпкә яңа туган сабый да керә). Әгәр дә килеп чыккан сумма 14034 сумнан артмаса, сез айлык түләүләргә дәгъва кыла аласыз. Ай саен ана капиталыннан 8896 сум акча бирелеп барачак.

5. Яңа елдан ана капиталын өлешләп алучыларга пособие суммасы артты. Тик мин һаман элеккеге сумманы алам? Гүзәл Сәлахова, Яшел Үзән.

 – Яшәү минимумы арттырылу сәбәпле, айлык түләү суммасы да артты. Хәзер ана капиталыннан өлешләп түләнә торган пособие суммасы 8896 сум. Әмма гаризаны 2018 елда тапшырган гаиләләр элеккечә 8490 сум пособие ала. Документларны бер ел узгач яңартырга була. Шуннан соң, яңа гариза нигезендә, пособие арттырылган суммада түләнә башлаячак.

6. Ана капиталына ия әни кеше вафат булса, ул сертификат кем исеменә күчә?
Булат Сәлахов, Әтнә.

– Әгәр дә сертификатка ия кеше вафат булса, ана капиталы аның балаларына күчә. Балаларны опекунлыкка рәсмиләштерсәләр, опека органнары рөхсәте белән, балага 18 яшь тулганчы акчадан опекуннары да файдалана ала.

7. Ана капиталы белән шәхси балалар бакчасы өчен түләп була дип ишеттем. Бу дөресме?
Динар Мифтахов, Саба.

– Әйе. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, сертификат иясенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә юнәлдерергә, инвалид балаларның җәмгыятькә җайлашуы, яраклашуы өчен кирәкле чараларны алганда файдаланырга була. Моннан тыш, акчаларны баланың югары уку йортында белем алуы, шул исәптән мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен киткән чыгымнарны түләү, шәхси балалар бакчасы өчен дә кулланырга мөмкин.

8. Игезәкләр туды. Икенче балага ана капиталы тиешме?
Марсель Садыйков, Казан.

– Әйе, игезәк сыңары гаиләдәге икенче бала булып санала. Һәм аңа закон нигезендә ана капиталы тиеш.

9. Ана капиталы кайчан индексацияләнәчәк?
– Ана капиталының суммасы хәзер
453 026 сум. 2020 елда ул 470 241 сум булыр дип көтелә.

10. Ана капиталы программасына кагылышлы сораулар туганда, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Аяз Сафин, Казан.

– Борчыган сорауларыгызны теркәлү урыны буенча пенсия бүлекләре хезмәткәрләренә, шулай ук (843) 279-27-27 номеры буенча Татарстан пенсия бүлегенең контакт үзәгенә һәм Россия Пенсия фондының 8 800 302-23-02 «кайнар элемтә» номерына шалтыратып әйтергә мөмкин.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading