Укыту 9 этаптан тора. Белгечләр аны тугыз дәрәҗәле баскыч буларак бәялиләр. Баштагы чорда укучылар исәпкә алынса, бүген әлеге проекттагылар саны саналмый. Беренче елларда Мәгариф министрлыгы әлеге курсларны балалар бакчалары тәрбиячеләренә, мәктәп укытучыларына, мәктәп укучылары һәм студентларга тәкъдим итте. Онлайн мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә кызыклы алымнар, эш төрләре бар. Бу – үзе бер дөнья. Татар теле укытучыларына, укыту барышын өйрәнеп, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, мәкаләләр язарга да тәкъдим ителгән була. Инглиз теле укытучылары да әлеге курслар белән кызыксына. Һәрхәлдә, әлеге мәктәптә укыту һәрвакыт алып барыла. Мәсәлән, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә дә «Ана теле – онлайн мәктәбе»нә теркәлеп, үзләренең белемнәрен ныгытырга кушалар. Татар телен өйрәнеп, билгеле бер дәрәҗә үтүче һәр укучы компьютер төймәсенә басып, сертификат ала ала. Беренче дәрәҗәдә өйрәнүчеләр шактый күп, ә менә тугызынчы дәрәҗәгә барып җитүчеләр азрак икән. Телне өйрәнү бик күп көч таләп итә.
Санкт-Петербург, Самара, Тольятти, Иваново һәм башка шәһәрләрдән укыйлар. Якын һәм чит илләргә килсәк, Казахстаннан өйрәнүчеләр бар. «Телне өйрәнергә аерым мохит юк икән, туган телләрен белергә теләп керүчеләр күп, – дип сөйли Кадрия Сөнгат кызы. – Чит илләрдән Канада, Германия, Австралия, Испания вәкилләре бар, димәк, география шактый зур. Укучылар белән җанлы аралашулар да алып барыла. Тугызынчы дәрәҗәгә җиттем, алга таба мин нишли алам, дип тә сорыйлар. Татар телен камилләштерү өчен татар әдәбияты белән танышырга тәкъдим итәбез. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укырга киңәш бирәбез».
Аның сөйләвенчә, әлеге проект Татарстанны танытуга да үз өлешен кертә. Укулар барышында татар дөньясы турында мәгълүмат җиткерелә. Укучылар Татарстан турында белеп, татар халкының күренекле шәхесләре турында мәгълүмат алалар. Аннан Казаныбызга гашыйк булып, экскурсияләргә киләләр. Мәскәү, Иваново, Тверьдан шулай килүчеләр шактый булган.
– Цифрлы технологияләр заманында да без телләрне өйрәтү өлкәсендә яңадан-яңа мөмкинлекләрне кулланырга тиешбез. Җәмгыятьтә ихтыяҗ бар. Безнең татар телен өйрәнүчеләр, нинди электрон курслар бар, дип сорыйлар. Без онлайн-мәктәпнең эшләвен әйтәбез. Россиядә бер генә милләттә дә бу юк, интернетта тел өйрәтүне татар халкының бер казанышы дип атарга була. Һәм бу мәктәпне популярлаштыру өчен төрле форумнарда катнашабыз, презентацияләр күрсәтәбез.
Телне өйрәнергә ихтыяҗ бар
Бу проекттан тыш КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел саен халык өчен түләүсез татар теле курслары эшләп килә. Курслар, сентябрь аенда башланып, декабрь уртасына кадәр дәвам итә. Һәм анда укучылар, татар телен белү дәрәҗәсеннән чыгып, төркемнәргә бүленә.
– Быел биш төркемне укытабыз икән, шуларның өчесе – башлап өйрәнүчеләр. Алар иң күбе. Бер төркем – дәвам итүчеләр. Бишенче төркем татар телен белә, әмма алар грамматиканы белми. Яза алмыйлар. Шулай итеп, үз теләкләре белән килгән төрле яшьтәге кешеләрне татар теленә өйрәтәбез. Курсларга пенсионерлар да йөри. Яшьләр арасында вуз студентлары, мәдрәсәләрдә укучылар, төрле һөнәр ияләре бар. Бик актив һәм позитив кешеләр. Курсларда эшләү безгә ошый, чөнки алар белән аралашып, уңай энергия алабыз. Халык өчен оештырыла торган курслар телләрне гамәлгә кую дәүләт программасы нигезендә башкарыла, – ди Кадрия Фәтхуллова. – Төрле-төрле вакыйгалар булса да, мәктәпләрдә татар теле укытылу киметелсә дә, кискен адымнар эшләнсә дә, минемчә, татар теленә өйрәнүгә ихтыяҗ кимеми.
Комментарийлар