16+

“Ананас 20 айда өлгерә”

Идел буе төбәкләрендә көньяк җимешләрен үстерүчеләр хәзер сирәк күренеш түгел.

“Ананас 20 айда өлгерә”

Идел буе төбәкләрендә көньяк җимешләрен үстерүчеләр хәзер сирәк күренеш түгел.

Абрикос, сливаның җылы якларда үсә торган сортлары белән инде шаккаттырып булмый. Уңган хуҗабикәләр инде мандарин, әфлисун, лимон гына түгел, анар, ананасны да тәрәзә төбендә үстерә башлады. Күбесе кызык өчен генә утыртып карый.

Башкортстанның Ярмәкәй районы Искешах авылында яшәүче Флюзә Халиуллина да шулай кызык өчен утырткан була ананасны.

– Мин ул ананасны Гоадан күчтәнәчкә алып кайткан идем. Ананасны ашагач яшел өлешен суга утырттым. Бик матур гына тамыр җәйде. Бу февраль айлары иде. Җәй айларында теплицада утырды. Кыярларга су сипкәндә аңа да сиптердем. Ашламалар кулланмадым. Шунда матур итеп чәчкә атты. Чәчәге әкрен генә җимешкә әйләнде, сабагы озынга үсеп китте. Көзге салкыннар башлангач өйдә тәрәзә төбендә үсте. Җимеше әкрен генә зурайды, тәмле исләр чыга башлады. Тора-тора җимеше кырыная башлады (шиңгән кебек), сабагы да кибә башлады. Бу инде җитешкәнне аңлата дип кисергә булдык. Бер ел да сигез ай дигәндә җитеште, – ди Флюзә апа ананас үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашып.

Үзләре үстергән ананасның да яшел өлешен утырткан булган. Әмма үзе өйдә булмаганда суны күбрәк сипкәннәр ахры, анысының тамыры череде, ди. Шулай булгач, ананас үстерергә ниятлисез икән, суны чама белән генә сибәргә кирәк.

Флюзә ханым биолог та, агроном да түгел. Әмма чәчәкләр бик ярата. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә нинди генә чәчкәләр юк!

– Чәчкәләр бик тә яратам. Анысы әниемнән күчкәндер миңа. Ул да гөлләр үстерергә ярата иде. Соңгы елларда хризантемалар үрчетәм. Инде аларны кар базыннан теплицага чыгардык. Яфраклары чыккач, үстергәч, шуларны тамыр җәйдереп кешеләргә дә сатам. Хәзергә үземдә хрезантеманың 50 төре бар, – ди чәчәкләргә гашыйк ханым.

Еш кына зур кибетләрдә чүлмәктә хризантемалар саталар. Әмма аларны бакчага утыртсаң, шунда тамыр җибәрә алмый. Бу чәчәкнең сортына бәйле икән.

– Кибеттә сатыла торган хризантемалар чүлмәктә үстерелә торган була. Андыйлар күбрәк өйдә үсәргә тиеш. Мин дә “корейка” һәм “мультифлора” дигән хризантемалар бар. “Корейка”лары җирдә кышлый, ә “мультифлора”ларын кар базында саклыйм. Аларын җирдә утыртып та, чүлмәктә утыртып та үстереп була. Җәй уртасына кадәр мочевиналы су сибәргә кирәк (яшеллек үстерер өчен). Аннан соң монофосфат калияле су сибәргә. Анысы чәчәк аттыра. Менә шул гына. Бер кыенлыгы да юк, – ди Флюзә апа.

Ананас үстерергә теләүчеләргә берничә киңәш:

Туфракны кибеттән сатып алырга яисә бакчадан алырга мөмкин. Торфтан эшләнелгән чүлмәкнең 2/3 өлешенә туфрак салабыз, яхшылап су сибәбез. Ананасның яшел өлешен алып, аскы яфракларын чистартабыз һәм туфракка утыртабыз.

Чүлмәкне үтәкүренмәле пакет белән чорнап, тәрәзә төбенә куябыз. Пакеттагы тамчылар кибә башласа, су сибегез. Суны үсентенең нәкъ үзәгенә сибәргә кирәк. Әмма кирәксә-кирәкмәсә дә пакетны салдырырга ярамый.

Үсемлек үзәгеннән яңара башлый. Яңа яфраклар чыга икән, димәк, ананас тамырга киткән, дигән сүз. Әмма пакетны шунда ук алып атарга ярамый. Башта аз гына ачып, аннан ябыгыз. Аннан яртышар сәгатькә ачып торыгыз.

Тамырга киткән ананасны елның теләсә кайсы вакытында күчереп утыртырга була. Әмма күзәтүләрдән күренгәнчә, яз күчереп утырткан үсемлек тизрәк китә. Иң мөһиме – туфракта иске яфраклар булмасын. Ананас алардан чериячәк. Шулай ук күп итеп су сибәргә дә ярамый.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туймазыда торсакта Флюза ханымнын чэчэклэре белэн сокланабыз, анын кебек унган хужабикэлэр бик сирэк калды, жэй азагында барып хризантема чэчэклэре выставкасын тошереп курсэтегез?.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт,зур сезгә!?

      Мөһим

      loading