16+

Җанатар паспорты белән Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак. Моның өчен җанатар паспорты – Fan-IDны күрсәтергә кирәк.

Җанатар паспорты белән Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак. Моның өчен җанатар паспорты – Fan-IDны күрсәтергә кирәк.

Акция 14 июнь-6 июль аралыгындагы чемпионат вакытында тәкъдим ителгән спектакльләргә генә кагыла. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, билетларны инде бүгеннән ала башларга мөмкин. Футбол бәйрәменә театр барлыгы 11 спектакль әзерләгән.

– Мондый зур чараларны Казан беренче генә кабул итми инде. Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында да Камал театры спектакльләр куйды. Инде бүгеннән театрда туристлар саны артуы күзәтелә. Бу синхрон тәрҗемә өчен кулланылган колакчыкларны алучылар саны артудан күренә. Безнең театрда спектакльләр татар, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителә. Хәтта Мәскәү театрларының күбесендә мондый тәҗрибә юк, – ди Илфир Якупов.

Читтә яшәүче татарлар өчен дә театр сезонын озынайту – зур мөмкинлек, ди театр директоры. Чемпионат аларның якыннары, туганнарына кунакка килә торган чорга туры килә.
Татарстан Республикасының атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова сүзләренчә, театрның да үз футбол җанатарлары бар.
– Футбол чемпионаты – гомергә бер генә була торган зур вакыйга. Без милли культураны дөньяга чыгару өчен бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга тиеш түгел. Чемпионат узган 11 шәһәрнең тугызы рус телле, Саранск белән Казан гына милли республикаларны тәкъдим итә. Шуңа да безнең өстә – миллилекне күрсәтү. Театр белән футбол охшаш, икесендә дә уйныйлар. Спортчыларның үз җанатарлары булса, театрларның да үз сөючеләре бар. Илдус Габдрахманов, Әсхәт Хисмәтов, Наил абый Дунаев белән без теләсә кайсы вакытта үз футбол клубларыбыз өчен җан атарга йөрибез. Миңа футболда тренерның режиссер кебек спортчыларны ачуы, уенны куюы ошый. Матч барышында ахыры ничек бетәсен белмәсәк тә, күп нәрсә тренердан тора. Футбол ул – тере спектакль, – ди Миләүшә Шәйхетдинова.
Актриса үзе дә ике матчка билет алган.
Чемпионат вакытында театр репертуары татар театрының классик әсәрләреннән торачак. Халык «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), «Тормышмы бу?» (Г.Исхакый), «Сөясеңме, сөймисеңме...» (Ф.Бүләков), «Әтәч менгән читәнгә» (А.Гыйләҗев) кебек спектакльләрне тамаша кылачак.

Алисә ШӘРӘФИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading