16+

«Анда аяк басуга, күздән яшьләр тәгәрәде»

Бүгенге көндә чит илләргә барып кайту белән беркемне дә гаҗәпләндермисең.

«Анда аяк басуга, күздән  яшьләр тәгәрәде»

Бүгенге көндә чит илләргә барып кайту белән беркемне дә гаҗәпләндермисең.

Ә менә 90 яшендә  ялгызы гына тәвәккәлләп, Согуд Гарәбстанына чыгып киткән кешегә шаккатмый мөмкин түгел. 

Бервакыт Финә апаның  Мисырдан кунакка кайткан оныгы Зәринә  әбисенә  кече хаҗ кылырга юллама алып, анда үзенә генә барырга туры киләчәген  әйтә. Бу хакта ишеткән  таныш-белешләре аңа: “Шушы яшеңдә ничек  ерак  юлга чыгып китәргә җыенасың?”,  “Кан басымың күтәрелеп, авырып  китсәң  нишләрсең?” дип,  аңа  бер-бер артлы  сораулар  яудыра башлыйлар, үгетләп тә карыйлар. Аларның үгетләүләренә карамастан, үзе күрергә җыенган изге урыннарга чыгып китү куркытмый аны. Җитмәсә, Мәскәүгә барып җиткәч тә 10 сәгать буе аэропортта утырырга туры килә. Бер тәүлек эчендә өч самолетка утырып, ниһаять изге Гарәбстанга  барып җитә ул. Мисырдан килгән оныгы белән дә шунда очраша алар. Ике атнадан соң  Казанга кабат үзе генә  кайтып җитте ул. Финә апа изге җирләрдә  күргәннәрен  сөйләп  туймый:

─  Мәккә, Мәдинәдә  күргәннәрем татлы төш кенә кебек булды. Шушы яшемә  җитеп, шундый бәхетле мизгелләр кичерермен, дип уйламаган  идем. Тел белмәгән килеш, үзем генә  шулай ерак  юлга чыгып китәчәгемә башта борчылган идем. Анда кешеләрнең  ярдәм итәргә генә торулары куандырды. Кая барырга икәнен сораганда,  ишарәләр белән аңлатырга туры килде. Эшләгән чакта күп кенә шәһәрләрдә ял иткәнем булса да, ул  изге җирләрне берсе дә алыштырмый икән. Анда  аяк басуга, күздән  яшьләр тәгәрәде, - ди ул. 

Әнә шундый, гомер буе үз-үзенә ышанып, куйган максатына ирешеп яшәүче көчле затларның берсе  ул.

Финә апага Ходай  нинди  генә  авыр сынаулар  бирмәсен, ул сабыр холыклы, көчле рухлы булып калган, тик йөзләренә генә моңсулык иңгән.

Финә апа Нуретдинова Кама Тамагы районының  Даныш авылыннан.  Гаиләдә биш бала арасында  уртанчысы булып дөньяга аваз салган.  Кызга  8 яшь тулганда, Бөек  Ватан сугышы башлана. Әтиләре Җамалетдин абзый фронтка киткән җиреннән Суслонгер лагерена эләгә. Бибисара апа ачлыктан интеккән балаларына нәрсә ашатырга белми аптырый. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйлар, аш пешерү өчен, әниләренә  урманнан кычыткан  җыеп  кайта торган була. 

Көннәрдән бер көнне аларга әтиләреннән хат килеп төшә. “Бибисара, Суслонгирга килә алсаң,  хәлләребезне күреп китәр идең”, − дип яза ул. Бибисарага Суслонгер юлларын берничә тапкыр таптарга туры килә. Анда барып җиткәч, ир-егетләрнең аяк атлап йөрерлек хәлләре юклыгын күргәннән соң, ул лагерьдан йөрәге әрнеп кайтып китә. Бибисарага Суслонгер юлларын берничә тапкыр таптарга туры килә. Ире үзен фронтка җибәрүләрен бик үтенеп  сораса да, аңа колак салмыйлар. Ул шунда җан бирә.  

1951 елның апрелендә салкын тидереп, әниләре дә авырый башлый һәм  берничә айдан якты дөньядан китеп бара. Бу вакытта олы кызларына ─21яшь  була.

 ─ Әнине җирләгәннән соң, колхоз рәисе килеп, 13 яшьлек Хәбир энемне балалар йортына җибәрергә кушты. Без каршы килдек. Миңа паспорт биреп, Казанга китәргә тәкъдим итте. ”Син туры Бишбалтага бар, анда татарлар яши. Фатирга кертүче табылыр әле, эшкә урнашырсың”, − диде. Капчыгыма иске мендәр салып, тишек итекләрдән, бер кат киемнән пароходка утырып, елый-елый китеп бардым. Барып сыенырга таныш-белеш тә юк бит, ичмаса. Колхоз рәисе әйткәнчә, Бишбалтага барып, бер йортның ишек төбенә утырудан башка чара калмады. Шунда судан кайтучы бер хатынның миңа күзе төшеп, якынрак  килде дә, хәлләремне  сораша башлады. Мин эшкә урнашырга килүемне сөйләп бирдем,─ ди Финә апа. 

Юлында очраган әлеге изге күңелле  бу хатынны гомер буе онытмый яши ул. Аның ярдәме белән кыз төзелешкә эшкә урнаша. Аннан соң йон фабрикасында  эшли. Хезмәт хакы алган саен авылда калган туганнарына җибәреп торганлыктан, үзенә кием-салымга җиткерә алмый. Шуңа күрә иптәшләре белән күңел ачу урыннарына да барасы килми аның. Егетләргә дә исе китми.

Үзенең булачак  ире белән бер елдан артык дуслашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Нургали кызның мәхәббәтен тиз яулый. Үз бәхете өчен көрәшә торган үткен егет булып чыга.  Бер- бер артлы дөньяга аваз салган уллары Гомәр белән Әнвәр  кечкенәдән сәләтле балалар  булып үсә. Аларның тормышта үз тиңнәрен табып, тату гына яшәүләренә сөенеп йөргәндә, бер-бер артлы кайгы килеп кенә тора. Башта Финә апаның ире Нургалигә инфаркт булып хастаханәгә салалар. Шул вакытта Чаллы шәһәреннән кайтканда  33 яшьлек Әнвәр юл фаҗигасенә очрап үлә.

Энесеннән соң, ике ел үткәч,  37 яшьлек Гомәргә дә машинада инсульт була. Ни кызганыч, табиблар аны коткарып кала алмый. Финә апаның соңгы өмете дә өзелә. Шундый кайгы-хәсрәтләргә түзә  ана йөрәге. Тагын ике елдан авыру ире Нургали гүр иясе була. 

Финә апа ярты саулыгын  эшендә югалтып, дүрт операция кичергән. Озак еллар дары заводында хезмәт куйган эшче, күп кенә медальләргә ия булган.

Бүгенге көндә ялгызы гына яшәсә дә, оныгы Марат аны ярдәменнән ташламый. Финә апа җәй көне бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кышка салатларын, кайнатмаларын үзе ясый. Кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән ул. Гомер буе тегү, чигү бәйләү белән мавыккан. Уллары истәлегенә  фатирының бер бүлмәсендә булдырган гаилә музеенда барысы да урын алган. Уллары уйнаган баян, гитара... Аларның  өстәлдәге шахматлары да Әнвәр белән Гомәрне көтеп торалар сыман. 

Финә апа, заманында әтисе вафат булган Суслонгирга да берничә мәртәбә барып, аның рухына  догалар укып кайткан.
Бүгенге көндә  үзенең  газизләрен догасыннан калдырмый ул. 

Люция Хәбибуллина

Язмага реакция белдерегез

22

0

6

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading