16+

«Анда ничек соң хәлләр, башка ата казлар янында оялып торырлык түгелме?»

Кыйгак-кыйгак... Казлар кайткан, ахры. Капка ябык микәнни? Тизрәк ишегалдыңа куып кертмәсәң, хәзер тирә-күрше буенча биләмләп китәләр, кемнең капкасы ачык, шунда килеп төртеләләр. Көш-көш диеп куа башласаң, «как-как, как это так, без ялгыш кердекмени, гафу итегез» дия-дия, чыгу юлына борылалар.

Кыйгак-кыйгак... Казлар кайткан, ахры. Капка ябык микәнни? Тизрәк ишегалдыңа куып кертмәсәң, хәзер тирә-күрше буенча биләмләп китәләр, кемнең капкасы ачык, шунда килеп төртеләләр. Көш-көш диеп куа башласаң, «как-как, как это так, без ялгыш кердекмени, гафу итегез» дия-дия, чыгу юлына борылалар.

Белмәс, ялгышыр сиңа хәзер, көтеп тор, каз хәтле үткен-оста кош-корт булмас ул дөнья йөзләрендә... Ярар, үзләре кайтканда тизрәк ябып куярга кирәк, аннары урам бетереп эзләп йөргәнче.

Бар иде заманнар, ул казлар белән башлар әйләнгән чаклар. Борынгыдан калган сүз бит инде ул, каз ите – табан ите дигән сүз. Шулай булмыйча, каз бит ул – үзе аяк­лы, үзе канатлы җан иясе. Кеше бакчасына барып керә, сине күршеләрең белән дошманлаштырырга. Казың бакчаларына керсә, бөтен эшләре шул бер оя каз гына булган әбиләрдән выговор эләгә инде, кәнишне. Карамыйсыз казларыгызны! Ниндиләр карамаган инде, нинди карамаган!

Эштән кайтуга, балаларга иң беренче сүз шул инде, казларны ашаттыгызмы, кеше бакчасына кермәгәннәрме, бозауга су эчерттегезме? Каз чынлап та биләмче бит ул, инештә суы-чирәме бар, әле өйдән табак белән алып төшеп көненә ике-өч мәртәбә умач итеп уган ипи-бәрәңге ашатасың, юк, аңа гына риза түгел, тагын нидер кирәк инде менә. Ахырдан асраган ана казыбыз менә гүпчим дә биләмче булды. Үзе әллә кая да китми, тыкрык­тан тыкрыкка гына сәяхәт кыла, Бану тыкрыгыннан кайта да урамга чыккач туры өйгә таба борылмый, урам аша чыга, Габделгалим тыкрыгыннан туры Минегали бакчасына кайтып керә. Минегали бакчасында инде дә, мин сиңа әйтим – тәм-том. Яшел суган кыя­гы, сусыл кәбестә яфрагы. Шундый тәм-том булганда, инештәге картаеп беткән чирәм чүпләп йөрерсеңме? Шулай уйлап, бәпкәләрен ияртеп, Минегали бакчасына десант булып төшкәндер инде бу биләмче. Ә син, Минегали казларыңны куып китергәндә, һай, бүген тагын барлап ала алмадым бит диеп, үзең оялып, челтәр кырыеннан гына карап каласың.

Ике җәй шулай азапланганнан соң, инде балалар да таралып бетте дип, Ләйсән хәзер Сәрдек инешендә каз куа, Алмаз да дәү булды, студент, каз куып йөрергә вакыты юк, бабай инде ул машина руленә береккән, момент келәе белән сылаганнан ким түгел, монда бер мин калам икән аксаклап каз куып йөрер­гә дип уйладым да, асрамадык түгел, җитәрлек асрадык инде бу каз дигән җир-су кошын, шушы урында нокта куеп карарга булдык. Бетерүе җиңел бит ул, булдыруы гына авыррак. Көз көне бәпкәләре белән бергә аналарын да суйдык та... теге кем әйтмеш­ли, эшең бетте кодагый.

Ә барыбер дә, әле үзең яшь, ә балалар янда чакта каз асравы күңелле инде. Ул бәпкә чыккан көн бигрәк тә, ишелеп чыкса, шундый күңелле. Казың тышта, абзарда утырса, кичтән бер бәпкәң борынлап калса, төн буе йокламыйсың инде. Әледән-әле чыгып, теге йомыркадан чыга торган бибине барлыйсың, хәлсезләнеп китмәсен дип, авыздан авызга төкрек йоттырасың, чатнаган йомырка кабыкларын сак кына алгалыйсың. Биби чыгарга бик ашыкмый икән, борчымыйсың, димәк, әле эче кереп бетмәгән, ашыгып инде борын төрткән бәпкәне кабыгыннан әрчисе түгел, биби әкрен генә бер тәүлек арына әле ул йомырка-оясыннан. Ана канаты астында кипкән бибине күтәреп өйгә керәсең дә, бисмиллаңны әйтеп, җылымса судан авыз иттереп, җылыга, иске бүреккә, кичә чыккан абый-апалары янына салып куясың.

Ә каз чыннан да бик акыллы кош ул! Яз башында 12-15 йомырка салганнан соң, оясында озаграк итеп утырып, артына салам-печән ата башласа, булган дисең, бу утырырга маташа, астына иң беренче салган йомыркасын салып калдырасың, ә берничә көннән, казың гөж итеп мамык койгач, бүтән йомыркаларын саласың. Казның бер айлык вахтасы башлана, арып-талып, хәлсезләнеп бетә, бичара. Кызу гына бер-ике шакмак ипи кабып, бер-ике йотым су эчеп, һава сулап алган арада, ата каз белән дә хәл белешеп ала, арган-талган башын сөеклесенең озын муенына куеп. Ә ата каз сөеклесен назлап, колагына матур сүзләр пышылдый. «Түз инде, җаным, түз, тагын әз генә калды бит. Анда ничек соң хәлләр, башка ата казлар янында оялып торырлык түгелме?» «Юк, җаным, юк, шактый булыр төсле».

И хатын-кыз, күп тә кирәк түгел инде сиңа! Шушы җылы сүзләр белән рухланып, ана каз кабат караңгы абзарга, кызган түше белән йомыркалар җылытып, нәсел дәвам итәргә кереп китә. Әйе, бер җылы сүз, бер җылы күз карашы җитә безгә, әгәр дә ул нәкъ кирәк кенә вакытта әйтелсә. Нәнә мәрхүмә, яратам дигән бер сүз өчен хатын-кыз кар өстеннән 40 чакрым яланаяк йөгергән, дия иде. Һе, 40 чакрымга ук көч җитмәстер, ахры. Хәер, яшь вакыт булса, белмәссең тагын...
Каз хакында сөйләшә идек бит. Нәрсәсен әйтәсең инде каз турында. Акыллы булгач акыллы инде. Йомыркаларын бер атна җылытып утырганнан соң, ут яктысына куеп тикшереп карыйсың. Рәт бармы-юкмы дәлше дә бу казны утыртудан. Бер атнадан тучны күренә инде, кайсысысы – бәпкәле, кайсысы – буш. Туктале, бу йомырка читтәрәк ятмады микән, бәлки тигез җылынмагандыр дип, теге буш булып күренгән йомыркага тамга салып, уртага куеп карыйсың. Һе, алдарсың казны, бар, көтеп тор!
Икенче көнне теге тамгалы йо­мыр­каны кырыйга тәгәрәтеп төшергән була ул, кайвакыт шулай өчәр көн сынап караган булды, юк булгач юк инде. Ярар, буш йомыркаларны алып ташлап, казны тынычлыкта калдырасың. Каз хәлен аңламаган кешемени, ул да ана, син дә ана.
Аңлыйм, казым, хәлләреңне, татып караган бар төрлесен, исән-­имин генә утырып бетер инде, ­дия-дия, иртә белән иң беренче эш итеп, казның хәлен беләсең.

Без каз асраган заманнар артта калды инде, хәзер бәпкәне инкубатордан гына алалар да кайталар. Каз үстерү барыбер дә бик җиңел түгел. Тырышып үстергән кеше игелеген күрсен инде, берүк.
Ярар, дуслар, каз үстерү турында диссертация үк булмаса да, рефератка тартадыр бу, име. Иренмичә вакыт табып укуыгызга зур рәхмәт инде.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading