16+

Җанисәп: “егып сала” торган сораулар

Башланды бит бу, җәмәгать! Җанисәпне әйтәм әле! Ничә тапкыр вакыты күчкәннән соң, тәки уздырырга булдылар! Инде 2020 елда ук үткәрелергә тиеш иде дә ул. Хәер, акцияне үткәрүчеләр бу вакыт эчендә ныклап әзерләнә алгандыр, дип өметләнгән идем.

Җанисәп: “егып сала” торган сораулар

Башланды бит бу, җәмәгать! Җанисәпне әйтәм әле! Ничә тапкыр вакыты күчкәннән соң, тәки уздырырга булдылар! Инде 2020 елда ук үткәрелергә тиеш иде дә ул. Хәер, акцияне үткәрүчеләр бу вакыт эчендә ныклап әзерләнә алгандыр, дип өметләнгән идем.

Алга китеп әйтим әле: танышларым арасында җанисәптә “Дәүләт хезмәте порталы” аша катнашырга теләүчеләр шактый булган. Тик... Күбесенең түземлеге җитмәгән. “Яртысына җиткәч ташлап калдырдым. Түземлегем җитмәде”, – диючеләр аз булмады. Ай нервный да инде үзебез! Анкеталарны төзүчеләр дә тырышкан анысы. Әмма мин бит үҗәт! БДИ биргән кешегә җанисәп анкетасы нәрсә ул!?

Татарчага ни булган?
“Чеп-чи” татар кызы буларак, анкетаны да татарча тутырырга булдым. Соңрак бераз үкендем үкенүен. Тик артка юл юк иде инде. Исем-фамилия, туган көн һәм башкасы – бар да стандарт буенча. Сорауларны татарчага тәрҗемә иткәннәр итүен, әмма җавапларны тәрҗемә итәргә онытканнар. Мисал өчен, торган урыныгыз дигән сорауга татарча җавап Татарстан Республикасы булыр иде. Ә анкетада “Республика Татарстан” варианты гына бар. Торакка кагылган сорауларда да шулай ук. Бу эшне башкарган кеше уч тутырып акча да алган булса, ничек тыныч йоклый икән инде? Оятына көч килерлек бит бу!

Анкеталарның торакка бәйле өлешендә сорауларны да тәрҗемә итеп “арыганнар” булып чыкты. “Виды благоустройства жилого помещения и санитарно-гигиенические условия проживания” дип кенә җибәргәннәр! Ә җавапларга “электр плитасы” дип сырлаганнар.

Сүз уңаеннан, анкетаны үзегез өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә тутыра аласыз. Аның өчен “пустырник”ны күбрәк алып килегез. Чөнки кимендә берәр сәгать җәфаланасы булачак. Хәер, Җир шарында татар халкын арттыруның мондый ысулы эшли икән, бер сәгать тә утырыр идең әле. Катнаш гаиләләрдә җанисәп аркасында гаугалар гына чыкмасын. Яңа ел алдыннан Россиядә аерылу очраклары арткан дип язарга туры килмәгәе аннары.

Бер анкетада гаиләдәге 5-6 кешене язу җайлы да инде ул. Икенче яктан, һәр кеше үзе турында мәгълүматны үзе тутырса дөресрәктер, мөгаен.

“Егып сала” торган сораулар
Әллә нинди кәмит сораулар да уйлап тапкан җанисәп алучылар. Кайберләре егып салып, кире торгызырлык. Берсен генә сезгә дә тәкъдим итәм.
“Сезгә мартның соңгы атнасында туры килә торган эш тәкъдим итсәләр, сез кайчан эшкә керешә алыр идегез?”. Нормаль сорау инде үзе. Дәүләт бәлки миңа күп эшләми генә, кешечә хезмәт хакы ала торган эш әзерләп куйгандыр дип уйлыйсың.

Җавабы гына үтерә торган! Вариантлар өчәү. “24 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр”, “1 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр”, “Бу чорда эшкә керешә алмас идем”. Беренче ике вариантны кем, нинди мантыйктан чыгып язды икән ул?! Университетта укыганда “мантыйк” фәненнән минем ныклы ук булмаса да, “5”ле иде. Әмма бу мәсьәләне мин бер укудан гына җавап бирү түгел, аңлап та бетерә алмадым. Нәрсә күздә тоткан анкета төзүче? Бу рәвешле халыкның нинди серен белергә тели дәүләт? Әллә бу чыннан да логик биримме? Кыскасы, тиз генә үзегезне Россия тарихында калдырам дип порталга керәсез икән, берәр чынаяк чәй, чәй янына печенье да алып утырыгыз!

Монда да бирәләр
Ә иң күңелле әйбер беләсезме кайчан? Анкетаны тутырып бетереп, “Җибәрергә” дигән төймәгә басканнан соң. Сезгә, соңгы вакытта күпләрне тилмерткән QR-код киләчәк! Дөрес, аның белән беркая да барып булмый. Чөнки бу код җанисәп алып йөрүчеләргә күрсәтергә генә кирәк. Шул кодны күрсәтеп, алар сез биргән мәгълүматларны чагыштырып караячак. Халык санын алып йөрүчеләр булгач, мәгълүматны порталда тутыруның нинди мәгънәсе бар икәнен генә аңлап җиткермәдем. Миннән акыллыраклар бәлки аңлар әле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading