Узган ел ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның концертын карыйсым килеп калган иде.
Барып күрүчеләрнең: “Бер сулышта карый торган искиткеч концерт булды ул. Тын алырга да куркып утырдык”, - дигән фикерләрен ишеткәч, ел башыннан ук: “Быел һичшиксез барам, Аллаһы боерса!” - дип үз-үземә сүз дә биргән идем. Аллаһ теләсә колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Мине дә, билет сатып алганчы ук быелгы тамашасына Айдар абый үзе чакырды.
Айдар Фәйзрахмановның концертлары Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ике көн шыгрым тулы заллар белән узды. Билет алу мәшәкатьләрен ахыргы көнгәрәк калдырган кайбер тамашачыларга үкенергә дә туры килгән дип ишеттем, чөнки алар тамашага берничә көн алдан ук сатылып беткән иделәр. Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан, үзе башкаруындагы татар халкының данлыклы шагыйрьләренең шигырьләреннән торган үткән сезонның беренче концерты да әнә шундый аншлаг белән узган иде. “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән концерт әнә шул “Олы юл әйтте...” циклының дәвамы буларак тәкъдим ителде. Ул чагында концертта шушы ук исемдәге җырлар китабы сатудан кергән акчалар балалар церебраль параличы белән авыручы балага тапшырылды.
Күңелне парә-парә китерә, җаннарны кузгата, елата, елмайта, уйландыра, сагындыра торган кичәләр бик-бик сирәк була. Ә мондый әдәби-музыкаль кимәлдәгеләр гомумән юк диярлек. Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, әлеге концертлар татар әдәбиятының иң күркәм әсәрләрен пропагандалауга, яңа исемнәр ачуга, профессиональ музыка сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән. Куелган максат-бурычларына тулысынча ирешкәндер дип уйлыйсы килә. Концерт тәмамлангач та, озаклап аягүрә басып алкышлаган, уч төпләре ут булып кызышканчы кул чапкан тамшачы бер мин генә түгел идем.
- Кеше олыгая-олыгая мондый фәлсәфәгә тирәнрәк керә. Балаларга, оныкларга нинди дөнья кала, аларда миллилек, татарлык каламы, дип уйлый башлыйсың. Бүген бу аеруча актуаль. Балалар нинди чорда яшиләр? Минем балачагым печән исләрен тоеп, кулга чалгы тотып, “уфалла арбасы”н тартып узды. Ә хәзерге балачакка боларның берсе дә хас түгел. Моның, әлбәттә, уңай яклары да бар. Ләкин икенче ягын да онытырга ярамый. Хәзерге балалар печән чапканда аның арасыннан җиләк җыеп ашамый, әтисенә бер җан, бер тән булып “уфалла арба”сын тартырга ярдәм итми, печәнлеккә менеп тавык йормыркасын җыя алмыйлар, су буена үрдәк бәбкәләрен озатып йөрми, каз көтүләре көтмиләр. Болар безнең буын кешеләренең һәрберсенең җанына, канына сеңгән әйберләр. Хәзерге балалар бүрәнәгә утырып, матур күккә карап, йолдызлар санап, айны күзәтеп утырудан мәхрүм. Шушыларның барысын уйлыйм да, шушы дәвер кешеләреннән безнең оныкларыбыз бик нык аерыла дигән фикергә киләм. Шулай булганда да аларда, ничек кенә булса да, татар җанлылыкны саклап каласы иде. Бу күренешләр барлык халыкларга хас дип әйтерләр, ләкин болар - безнең моңыбызга, телебезгә, яшәү рәвешебезгә сеңгән, тамырларыбызга таралган чыганаклар. Хәзер мәгълүмат бик күп, ә алар арсында милләткә хезмәт итә торганы бик аз. Концертта шушыларның барысына да басым ясыйсым килде, - диде Айдар Фәйзрахманов.
Концертның буеннан-буена Гомер, Өмет, Юл, Язмыш, Әни образлары аша тулы бер сюжет барлыкка килде. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге концертның сценарий авторы да Айдар Фәйзрахманов үзе.
- Сценарийга Әни образының керүе гаҗәп түгел, чөнки ул безгә Габдулла Тукай әкиятләрен яттан сөйли, үзе шигырьләр укып-яза, безнең белән милли уеннар уйный торган иде. Балага миллилек орлыклары гаиләдә салына. Әти дә җырларга игътибар иттерә торган нәкъ шундый кеше иде. Гаилә - безнең оябыз. Сандугач баласы оядан очып чыккач та сандугач баласы булып кала. Һәр кошның үз теле, һәр чәчәкнең үз исе бар, - ди ул.
Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә – концертның әйтеп, аңлатып бетергесез бизәге, затлы йөзек кашы булды. Үзләре җырлап, үзләре биегән, халык уен коралларында уйнаган егет-кызларга чын күңелдән “Афәрин!” диясе генә кала.
- Ансамбльләр бик күп, әмма фольклор ансамбле аерылып тора. Аның кыйбласы – милли сәнгатьне дөньякүләм пропагандалау. Бер ай эчендә генә Мәскәүдә, Ленинградта булып кайттык. Берничә көннән Гарәп Әмирлекләренә бер айлык гастрольгә юл тотабыз. Бу бит никадәрле кешегә татар сәнгатен күрсәтәбез дигән сүз, - дип планнары белән уртаклашты ансамбль җитәкчесе.
«Алып калыр өмет» концертында Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри; Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, «Мирас» инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин), халыкара конкурслар лауреатлары Екатерина Коврикова (фортепиано), Ильяс Камал (виолончель) катнашты. Аларның һәрберсен, оялмыйча, “Менә болар татар сәнгатен әйдәп баручы җырчылар” дип күрсәтерлек дәрәҗәдә шул.
Тамашачылар концертта Рөстәм Мингалим, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәрис Әгъләм шигырьләрен Айдар Фәйзрахманов башкаруында ишеттеләр. Артист ни өчен нәкъ менә шушы шагыйрьләрнең иҗатларына тукталган соң? Бу сорауга Айдар абый менә нәрсә дип җавап бирде:
- Еллар узгач, шушы шагыйрьләрнең иҗатларына кабаттан әйләнеп кайттым. Мин аларның иҗатында үземнең чагылышларымны, хис-кичерешләремне күрәм. Аларның иҗаты миңа бик якын. Шуларны күңелем аша уздырып, тамашачыга җиткерә алдым. Яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен дә укыйм, ләкин аларның фәлсәфәсен, дөньяга карашын аңлар өчен миңа бик күп тапкыр укырга кирәк. Килер бер көн, аларны да аңлый башлармын әле.
Шулай ук ул әлеге шагыйрьләрнең шигырьләренә җырлар да иҗат иткән. Әлеге иҗат әсәрләренең күпчелеге тамашада беренче тапкыр яңгырады. Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, алар шушы ике концерт арасында иҗат ителгән җырлар.
- Беренче концерттан соң өч-дүрт көн узгач ук мин шушы программаны күзаллап куйган идем инде. Гомумән, соңгы ике-өч ел эчендә йөзгә якын җыр язылды. Аларның күпчелеге тамашачыга барып иреште инде, - диде Айдар Фәйзрахманов.
Башта язганча, концерт “Алып калыр өмет” дип исемләнгән иде. Программаның фәлсәфи фикере салынган әлеге җырны Филүс Каһиров башкарды. Ә Айдар Фәйзрахманов өчен Өмет менә нәрсәне аңлата:
- Мин шушы концертым тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгәндер дип өметләнәм. Алга таба да шундый тамашалар куеп, анысы да матур узар дип өметләнәм. Моннан тыш, татар халкы алга таба чәчәк атар дигән өмет белән яшим. Безнең республикабыз сәясәте, икътисады белән танылды. Без үз җырыбыз, моңыбыз, иҗатыбыз белән дә танылырга лаеклы халык. Оныкларымның татар милләтенә хезмәт итүләрен күрәсем килә. Мине менә шушы өмет яшәтә...
Комментарийлар
0
0
Бик дэрэс язылган,чын татарча ,милли концерт булды.Туган якларга ,яшьлеккэ алып кайтты.Рэхмэт!
0
0
0
0
Афәрин, Айдар әфәнде!!!! Барлык язганнарга кушылам. Концертны тамаша кылуым белән бәхетле мин!!!!!
0
0