26-27 сентябрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар дөньясы өчен күптән көтелгән «Сөембикә» операсы премьерасы булды.
Скопировать ссылку
26-27 сентябрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар дөньясы өчен күптән көтелгән «Сөембикә» операсы премьерасы булды.
Ике көн генә барган спектакльгә билетлар инде җәй айларында ук таралып беткән иде. Шуңа да театрның балконнарында тамашаны басып караучылар шактый булды.
Спектакльне кую өчен танылган Россия режиссеры Юрий Александров чакырылган иде.
– Һәрвакыт юкны бар итү кызыграк. Классик әсәрләргә алынсаң, барыбер нәрсәгә дә булса таянып эшлисең. Ә монда мин спектакльнең сүзләре һәм көе «туганда» ук катнаштым. Операның киләчәк тормышы беренче куелышта ук хәл ителәчәк. Шуңа да бик җаваплы эш булды бу, – ди режиссер.
Спектакль алты картина, өч бүлектән тора. Юрий Александров сүзләренчә, бу – замана спектакле өчен бик зур адым.
– Тамашачыларны спектакль ахырына кадәр тотып тору бик зур проблема хәзер. Шуңа да театрлар хәзер ике бүлек белән генә чикләнә. Ә без өчне эшләргә батырчылык иттек. Мин ышанып әйтә алам, «Сөембикә»не тамашачы ахырына кадәр караячак, – ди Юрий Александров.
Спектакльдә татарлар – татар, руслар рус телендә сөйләште.
– Явыз Иван үзе дә татарча бик яхшы белгән. Сөембикә дә атасы белән русча хатлар язышкан. Шуңа күрә безнең рус телле актерлар да татар телендәге сүзләрен чип-чиста башкарырга өйрәнде. Тамашачы Иванга 23 яшь икәнен дә исәпкә алсын иде. Тарихта ул гадәттә ак чәчле, карт кеше буларак чагылган бит, – ди Юрий Александров.
– Мин тарихи тематиканы яратам. Анда, фактларга таянып, фантазияне уйнатасың. Без бит Сөембикә турында бик аз беләбез. Аның хәтта кабере кайда икәне билгесез, – ди Резеда Ахиярова.
Авторлар да, режиссер да Сөембикәне ханбикә итеп түгел, ә беренче чиратта хатын-кыз, ана буларак чагылдыру максатын куйган. Шулай да тәхеттә утырган хатын-кыз гади тормыш белән яши алмый дигән фикер дә уза. Тикмәгә генә, Явыз Иван хатыны Анастасия: «Сөембикәне кызган, аны җәберләмә», – дигәч, «Хатын-кызны мин кызганыр идем, ханбикәне кызгана алмыйм», – дип әйтми.
– Либреттода шундый сүзләр бар: «Бәхеткә дип туган дала кызын, тәхет биреп, газап чиктердең!» операның бөтен асылы, Сөембикәнең бөтен трагедиясе менә шушы юлларда инде, – ди Ренат Харис.
Сер түгел, операдан Казан – Мәскәү арасында барган сәяси вакыйгалар чагылышын эзләүчеләр дә булды тамаша залында. Авторлар өчен дә бу бик четерекле мәсьәлә булган.
– Безгә ике якны да кимсетмичә, алтын урталыкны табып эшләргә туры килде. Без сират күперен чыктык. Уңга, сулга борылсак, упкынга төшеп китәр идек. Ләкин фикерле кеше барыбер бүгенге көн чагылышын табачак анда, – диде Ренат Харис.
Режиссер финалны тыныч, матур итеп ясарга тырышкан.
– Казанны уттан саклап калам дип, Сөембикә үзен Мәскәү патшасына корбан итә, коллыкка төшә. Без, ничек тәмамларга икән, дип озак уйладык. Финал якты булырга тиеш дигән карарга килдем, – ди Юрий Александров.
Казан тамашачысы «Сөембикә» операсын кабаттан тиз генә карый алмаячак әле.
– Февральгә кадәр безнең репертуар тупланган инде, анда «Сөембикә» операсы юк. Ничек булса да, аны бу сезонда кабат куячаклар. Ул февраль яки июнь-июль айларында булырга мөмкин. Әлегә төгәл вакыты билгеләнмәгән, – ди опера һәм балет академия театры матбугат хезмәте җитәкчесе Елена Остроумова.
Комментарийлар