16+

«Сөембикә» премьерасы аншлаг белән үтте

Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар дөньясы өчен күптән көтелгән “Сөембикә” операсы премьерасы булды. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында тормыш иптәше белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та бар иде.

«Сөембикә» премьерасы аншлаг белән үтте

Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар дөньясы өчен күптән көтелгән “Сөембикә” операсы премьерасы булды. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында тормыш иптәше белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та бар иде.

Спектакльнең либреттосын шагырь Ренат Харис, көен танылган композитор Резидә Әхиярова язган. Сөембикә образын тудыру Резидә Әхиярованың күптәнге хыялы булган.

- Инде “Шагырь мәхәббәте”нә алынганчы мин Сөембикә темасын яктыртыйк дигән идем. Ләкин ул вакытта җитәкчелек Габдулла Тукайга тукталырга булды. Мин тарихи теманы яратам. Анда фактларга таянып фантазияне уятасың, - ди композитора.

Операның куючы режиссеры Юрий Александровка да Сөембикә темасына иҗат итү ошаган.


- Һәрвакыт юкны бар итү кызыграк миңа. Миңа спектакль куярга тәкъдим иткәндә әле аның сүзләре дә, көе дә юк иде. Без бергә иҗат иттек. Операның киләчәк тормышы беренче куелыштан тора, - диде ул.

Ике көн генә барачак спектакльгә билетлар инде күптән сатылып беткән иде. Шуңа да театр балконнарында тамашаны басып караучылар күп булды.

Операның актерлар составы да игътибарга лаек. Аны барлыгы дүрт состав башкарачак. Премьераның беренче көнендә Сөембикәне – Гөлнора Гатина, Явыз Иванны – Әхмәт Агади, Кошчакны – Артур Исмаилов, Шаһгалине – Филүс Каһиров, бала караучыны – Венера Ганиева, Үтәмешне – Арслан Сибгатуллин уйнады.

- Безгә бер рольне башкару өчен дүрт актер бирделәр. Актерлар бөтен Россия буенча сайлап алынды. Төп рольләргә иң иңнәрен генә сайлап алу мөмкинлеге булды. Минемчә бу Казан опера һәм балет театрының дәрәҗәсен күрсәтә, - ди Юрий Александров.

Бүген “Сөембикә” операсының икенче көне. Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.

Премьераны караучылар фикере:

Фото: Реальное время

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading