16+

«Анты белән көчле бу егет» (Муса Җәлил шигырьләре)

1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә әсирлеккә төшкән, «Идел-Урал» легионында катнашкан 11 татар җәзалап үтерелә.

«Анты белән көчле бу егет» (Муса Җәлил шигырьләре)

1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә әсирлеккә төшкән, «Идел-Урал» легионында катнашкан 11 татар җәзалап үтерелә.

Тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, 1942-1943 елларда «Идел-Урал» легионы составында җиде батальонда якынча 7 мең татар әсире булган. Легионның төрле структураларын кушсаң, әсирлектәге татарлар саны 25-30 меңгә үк җитәргә мөмкин икән.

Кама Тамагы районының Чаллы авылында да Муса Җәлилне, Абдулла Алишны якыннан күргән, «Идел -Урал» легионында катнашкан Гайнан бабай Насыйров яши иде. Хәзер ул мәрхүм. Исән чагында аның белән легион хакында берничә тапкыр сөйләшкәнебез дә булды. «Бу легион төрле милләт халыкларыннан төзелгән җиде батальоннан тора иде. Батальон җитәкчебез Шәфи Алмас башта ук: «Безнең алга бару өметебез юк. Иң мөһиме – үзегезне саклагыз», – дип кисәтеп куйды. Ачтан үлмәс өчен, без дә легионга кердек. Ашарга юк. Лагерьга кайту юлында чүплекләр очрый иде. Һәркем шуннан нәрсәдер эләктереп калырга ашыга. Лагерьга кайткач, табышны чистартабыз, запаска әзерләп куябыз. Ике батальон Көнбатыш Украинада сугышкан чакта, күп солдатлар, партизаннар белән бергә, үзебезнең якка чыгып беткәннәр. Ә безгә андый бәхет насыйп булмады. Немецлар корал бирмәде. Без окоп казыдык, күперләр сакладык», – дип сөйләгәне истә Гайнан бабайның.

Муса Җәлилне якташым горурлык хисләре белән искә ала иде. Фашист концлагерьларының коточкыч шартлары да Муса Җәлилнең рухын сындыра алмаган. Тарихтан билгеле булганча, ул иптәшләре белән «Идел-Урал» легионында яшерен оешма булдырган, шунда дошманга каршы көрәш алып барган. Татар, башкорт әсирләре өчен концертлар куйганнар, беррәттән концлагерьларда фашистларга каршы яшерен төркемнәр оештырганнар. Моннан дүрт еллар элек Германиядә татар тоткыннарының җырлары яздырылган тәлинкә дә табылган иде. Пластинкада лагерьларда оештырылган ансамбльләрнең чыгышлары яздырылган.

Гайнан бабай туган якларына 1947 елда гына кайткан. Тик аны, халык дошманы дип, 25 елга төрмәгә япканнар. Гайнан бабай кебек сатлыкҗан ярлыгы тагылганнар, гаепсезгә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр өметен өзми, амнистия көтеп яшәгәннәр. Гайнан бабай бары 1957 елны гына азат ителгән. Озак еллар ул авыл мулласы булып торды. Чаллы авылындагы совет заманында ук ябылган мәчетне халык ярдәме белән төзекләндереп ачтырды.

Һәр ел 25 август көнне «Идел-Урал» легионында катнашкан бөек шагыйребез Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровны искә алабыз. Республикада, чит төбәкләрдә бу уңайдан төрле чаралар уза. Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салына. Бөек шагыйрьнең Казандагы музей-фатирында искә алу чаралары уза. Мәскәүдә исә быел Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле урнашкан урынны «Җиңү скверы» итеп төзекләндерергә җыеналар. Биредәге диварларга Муса Җәлилнең шигырьләрен уеп язачаклар.

Эльвира МОЗАФФАР.


Муса ҖӘЛИЛ

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт
Күрешмәсне сизеп аерылу;
Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә
Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән
Багланганда керсез күңелләр,
Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен
Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле
Аера сине якын дусыңнан.
Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше
Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,
Күпме иде сөйгән иптәшем,
Калдым ялгыз саклап яңагымда
Һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагын нинди упкыннарда
Мин чайкалып шулай йөзәрмен.
Тик һәркайчан сулган яңагымда
Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын
Үзәк өзгеч авыр сагышның.
Елатып һәм кайнар үбештереп,
Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар... авыр хәсрәт
Тавы булып торды йөрәктә.
Бер минутлык күрешү бәхете белән
Инде, язмыш, мине бүләклә!

1942, октябрь.

Сөю

Өзелеп сөйде егет,
Кыяр-кыймас
Ачты аңа беркөн йөрәген.
– Сөям... – диде, ләкин назлы кызның
Ишетмәде: «Мин дә!» – дигәнен.

Кыз яратып юри әйтмәдеме,
Әллә чынлап яратмадымы?!
Тик көчәйде егет йөрәгенең
Сөю белән канатлануы.

Сугыш килде... Аерып иркәсеннән
Ут чүленә тартып китерде.
Сөю аны алга җитәкләде,
Ярасыннан канын киптерде.

Кызы өчен, туган йорты өчен
Ул алдында булды көрәшнең.
Егетлеген шунда күрсәтмәсә,
«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?

Сөю белән үзен көчле сизеп,
Ул атлады дәртле, өмитле.
Җиңү таңы җирдә кабынганда,
Ядрә екты ахыры егетне.

Ул саташты соңгы сулышында,
Үлем исе аны исертте.
– Сөям... – диде, һәм ул иркәсенең:
– Мин дә! – дигән тавышын ишетте.

1943, 30 ноябрь.


Егет көче

Ул, кабатлап лачын йөрәгенең
Изге антын сөйгән халкына,
Автоматын асты аркасына
Һәм атланды акбүз атына.

Егет үткән юлда сафлар сынды,
Туплар ауды, танклар ватылды.
Кайдан алды егет мондый көчне,
Кайдан алды мондый ялкынны?

Байрак итеп илгә турылыкны,
Утны-суны кичте бу егет,
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.

1943, 19 ноябрь.


Двинага

Двина, әгәр синең агымыңны
Борып булса иде кирегә,
Дулкыныңа төреп бу гәүдәмне
Алып китәр идең илемә.

Мин теләдем көрәш давылында
Колач җәеп батыр йөзәргә,
Тик чикләнде гомрем коллык белән,
Бу хурлыкка ничек түзәргә?

Агымыңны түгел, мөмкин булса,
Бөтен үткән тормыш юлымны
Мин кайтарыр идем кире борып,
Бирер өчен илгә җырымны.

Күңлем риза туган туфрагымда
Бөтен авырлыкка түзәргә,
Теләр идем илдә мин иректә
Иҗат дәрьясында йөзәргә.

Мин үкенмим, илгә кайтып үлсәм,
Җир яшерсә туган баласын.
Соң беләм бит кабрем эргәсендә
Һәйкәл булып җырым каласын.

Килешә алмый күңлем коллык белән
Башны һаман шушы уй баса.
Йөгерек дулкыннарың кочагына
Ал син, Двина, мине булмаса.

Табар идем, бәлки, мин юаныч,
Дулкыныңда синең чайкалып,
Күрсен халкым үле гәүдәмнең дә
Аны сагынып илгә кайтканын.

Двина, Двина, көчле агымыңны
Борып булса иде кирегә,
Җырым белән бергә бу гәүдәмне
Алып китәр идең илемә.

1943, октябрь.


Сугыштан соң

Май аенда тагын җыйналырбыз,
Кызыл шәраб килер табынга.
Бокалларның көмеш чыңы белән,
Табын җыры яңрар тагын да.

Өстәл тулар җанлы чәчәк белән,
Чәчәк төсле кызлар, усаллар!
Каш кырыен гына үпкән булып,
Котлап безнең кулны кысарлар.

Кайберәүләр булмас бу табында,
Алар урыны шулай буш калыр.
Һәм беренче бокал күтәрелер
Исеме белән батыр дусларның.
Бик күңелле булыр бу очрашу,
Шундый авыр көннәр кичереп.
Без шәрабтан түгел,
ә шатлыктан
Җырлашырбыз, бәлки, исереп.

Тик күп түгел,
каплап бокалларны,
Без табыннан бергә кузгалып,
Юнәлербез дуслар каны тамган
Киң кырларга, җиңне сызганып.

Ватык юллар, янган зур калалар
Без килгәнне көтеп яталар.
Уянсыннар батыр тракторлар,
Уйнасыннар кулда балталар.

Кырны тутрып алтын бодай үссен,
Ауган йортлар торып бассыннар.
Җиңгән илнең хезмәт тире белән
Кырлар, көлеп, чәчәк атсыннар.

1943, октябрь.


Авырудан соң

Авыру үтте. Башны айлар буе
Чолгап торган томан сүтелде.
Маңгайда тир... гүя җәйге таңның
Беренче саф чыгы шикелле.

Мин күземне ачтым, дөнья якты,
Шатлык аңкый һәрбер сулышта.
Шундый сәер миңа, беренче кат
Аяк баскан төсле тормышка.

Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең
Шат сурәте булып каршымда
Басып тора көләч больниц кызы,
Мамык кулы минем башымда.

1943, октябрь.


Яулык

Аерылганда миңа йөрәк дустым
Бүләк итте ефәк яулыгын;
Мин ярама яптым ул яулыкны
Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә
Яулык минем йөрәк турында,
Сөйли миңа аның җылы назы
Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,
Батырларча алга атладым.
Яулык шаһит: сине һәм илемне
Йөрәк каным белән сакладым.

1942, июль.


Катыйльгә*

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә
Юк итәлдем синең сыңарның,
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин, тезләнеп, гафу сорармын.

1943, ноябрь.

*Катыйльгә – үтерүче, палач.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading